Җәйнең үзенә генә хас бер яме булган, кайнар кояш нурлары елга буена чакырган, йомшак җиле чәчләрне сыйпап иркәләгән күңелле көне. Чытыр буенда сабантуй. Яше-карты шунда киткән, ә бала-чага, челләгә чыдамый, инде бәйрәмнең күңелләренә хуш килгән өлешен карап арыгач, Үзән буена җыелышкан. Аларның үз гаме: төсле пыяла ватыклары аша карыйлар, сыер ябагасыннан ясалган туп белән уйныйлар, җырлап-биеп тә алалар, малайлар көч сынаша. Елга буенда эшсез йөрү килешми – кемдер каз бәбкәләрен көтә, кайберәүләр җиз самавырларны ком белән ышкып ялтыратып куя...
– Сугыш!.. Сугыш башланган!..
Әллә чын, әллә ялган хәбәрне алып килгән малайны уратып алалар. Кызлар куркышып елый, ә малайлар үзләрендә алпамша көче тоеп: “Без ул нимесләрне менә шулай, менә шулай кырабыз!” – дип, талчыбык белән селтәнергә тотыналар. Хәбәрнең дөреслегенә ышанмыйча, шулай да күңелләренә шик тулып, өйләренә таралышалар.
Кызганычка каршы, бу дөрес хәбәр иде. Әле генә тормышның матурлыгына куанып, җырлап-биеп утырган балалар каһәрле сугышның 1418 көн барачагын да, күпләренең ятим калачагын да, алда ачлык-ялангачлык көтүен дә, буыннары да ныгып бетмәгән малайлар-кызлар “нужа арба”сын үз җилкәләрендә тартачагын бу минутта башларына да китерми иде...
– Йоклап ята идек, ишек кагудан уянып киттек. Әтиебезгә сугышка китәргә повестка китергәннәр. Йокы качты. Әниебез елый. Без, балалар, әле барысын да аңлап җитмибез. Иртән-иртүк әтиебез һәм тагы ике кеше атка утырып киттеләр. Урам тулы халык, елаш, ә без, бала-чага, авыл очына кадәр йөгереп барып озатып калдык. Миңа ул вакытта 5 яшь иде. Сугышның нәрсә икәнен белмәгәч, олы кешеләрнең елавына аптырап карыйм. Әти кайдадыр еракка эшкә китәдер кебек иде. Бу вакытта мин әтиемне соңгы тапкыр күрүемне белми идем. 1945 елның гыйнвар башында хаты килде. Анда: “Мин терелдем, кабат сугышка китәм”, – дип язган ул. Әтиемнең соңгы хаты... Күп тә үтми “хәбәрсез югалды” дигән язу алдык. Без аны сугыш беткәч тә бик озак еллар көттек, исәндер, кайтыр дип өметләндек. Ләкин ул кайтмады...
Ачлык. Икмәк, он юк. Ашка бәрәңгене әрчеми генә салабыз, яки кыргычтан кырып суга бутыйбыз. Ул шулай суда гына пешә. Җәйгә бәрәңге калмый, яңасы үскәнче үләнгә күчәбез. Кияргә кием юк, аякта чабата. Яз җитү белән ялан тәпи чабабыз. Кар төшеп туңдырганчы яланаяк йөрибез. Урып-җыю эшләре – барысы да хатын-кызлар иңендә. Алар көлтә бәйли. Ә без, 1-2нче сыйныф укучылары коелган башакларның бөртеген дә калдырмаска тырышып җыеп, иген келәтенә тапшырабыз. Зуррак сыйныфтагылар чүп утарга, колхоз бәрәңгесен җыярга йөрде. Ул еллардагы баштан үткәннәрне балаларга сөйлибез. Кайберләре ышанмый, кайберләре витаминлы үләннәр ашап үскәч, шуңа чирләмисез инде, диләр, – дип хәтерли ул вакытларны Вәсим Абдулла улы Хәбибуллин.
“Печән чабарга, борчак йолкырга йөрдем. Көлтә бәйлибез, аларны күбә ясап, өеп калдырабыз да кыш молотилка белән сугабыз. Бер эскерттә унар кеше кулдан-кулга биреп торган көлтәләрне кисеп өлгерергә җитезлек тә, уңганлык та кирәк. Ничек өлгергәнмендер, әле аптырыйм. Бу эшләр бетүгә Архангельга барып урман кисү эше көтеп тора. Ябык кына ат бирделәр, аны жәлләп, арбага утырмыйча, җәяү атлыйбыз. Байтак көннәр эшләгәч, үзебез белән алган бәрәңге бетте. Ач көе урман кисеп булмый, хәл юк. Без өч кызны кайтарып җибәрделәр. Озыннар дигән авыл урманыннан жәяүләп кайтып киттек. Көне-төне атлап, көч-хәл белән авылга кайтып җиттек җитүен, тик өчебез дә салкын тидереп чирләп байтак яттык... Шулай кышның бер көнендә булган тагын бер вакыйга күңелгә әрнү катыш сеңеп калды. Күрше әби белән Ракитовка дигән совхоз басуына туң бәрәңге җыярга бардык. Юлыбыз уңды. Өем төпләреннән байтак бәрәңге җыеп, чаналарыбызга салып кайтырга чыктык. Кулларыбызның үзәккә үтеп туңуы да шатлыгыбызны җиңә алмый. Тамакларыбыз туяр, байтакка җитәр дип, сөенешеп авылга таба атлыйбыз. Арыганлык та сизелми. Шул вакыт ике атлы килеп чыкты да бәрәңгеләребезне дә, чаналарыбызны да алып киттеләр. Тапкан азык өчен еламадым, чана жәл булды. Кемнән эшләтеп аласың, ничек утын ташырбыз, дип үрсәләнеп еладым. Әле булса йөрәгем әрни – ул кешеләр каргыштан да, бала рәнҗешеннән дә курыкмаган. Туң бәрәңге барыбер шул басуда череп кала иде.
Бу каһәрле сугыштан абыем да, әтием дә әйләнеп кайталмады, хәбәрсез югалдылар”, – дип уртаклашты үз хатирәләре белән 1932 елгы Флүрә Зөлфәр кызы Шәңгәрәева.
Сәвия Габделхәй кызы Сәгыйтованың хатирәләрен дә тыныч кына тыңлап булмый:
– Бәләкәй булсам да әтием сугышка киткән көн хәтеремә нык сеңеп калган. Кич ир-атлар безгә җыелды, мич яктысында сөйләшеп утырдылар. Сугышка китәбез, диләр. Әнием елый, ә әтием хромкасында бик озак уйнады да, миңа тоттырды. Иртән-иртүк тордым. Урамда кыңгыраулы пар атлар, гармун тавышлары ишетелә. Әнием мине күтәреп чыкканчы атлар кузгалып киткән иде. Атлар артыннан әле бер очка, әле икенче очка йөгерәбез, тик өлгермибез. Бала аягы белән буламы инде? Акырып елавыма карамастан, әнием мине чоланга бикләде дә үзе атлар артыннан торып чапты. Төндә генә кайтып керде. Бозаязга военкоматка кадәр барган. Подлуб аша елый-елый кайттык, – ди. Шул көннән башланды да инде безнең михнәтләр. Җәй буе утауга ияреп йөрдем. Көз ат белән таптатып иген суктылар. Хатын-кызлар хәл җыярга утырган арада кемгә хат килгән, кычкырып укый да елашып ала. Күп тә үтми “кара кәгазьләр” килә башлады. Кайгы өстенә кайгы. Бәрәңге киптергәннәре, кич утырып өч бармаклы бияләй бәйләгәннәре исемдә калган. “Нигә өч бармаклы?” – дип сорагач, мылтык тотып атарга дип аңлаттылар.
Ә бер көнне өебез эче кеше белән тулды. “Әтиең кайтты”, дип мине сәке астыннан сөйрәп чыгардылар. Озын шинель кигән, бер күзен кара чүпрәк белән бәйләгән, аягы чатан, кулы гарип, ярты яңагы кыеш бу кеше ничек минем әтием булсын?.. Мин куркып елап җибәрдем. Кулыма хромкасын тоттырып киткән әзмәвердәй әтиемне Гитлер нишләткән! Мин аны танымадым. Соңрак ничек өйрәнеп киткәнмендер, хәтерләмим? Әтием озак ял итеп тормады, эшкә чыкты. Арба, чана, тәгәрмәчләр ясады.
Бервакыт “Америка ашы”, “Америка киеме” дигән нәрсә чыкты. Бала-чаганы җыеп, ярты кисәк икмәк, 200 граммлы чүмеч белән борчак ашы ашаталар. Әтием гарип булгач, миңа бер итәк белән кофта бирделәр. Әлеге тел белән әйткәндә, гуманитар ярдәм булгандыр инде.
Лира Исмәгыйль кызы Рәхимкулованың сөйләгәне йөрәкне тетрәндерә:
– Мин сугыш башланасы елның язында туганмын. Әтиемнең сугыштан кайтуын бераз хәтерлим кебек, әллә инде сөйләүләре буенча истә калган. Каты яралангач, әтиемне кайтарып җибәрәләр. Юлда бик йончып, көч-хәл белән кайтып җитә. 1947 елда баладан соң әнием вафат булды, яңа туган сеңлем дә 40 көнлек кенә булып үлде. Әтием икенчегә өйләнде. Үги әниебез бик яхшы булды, какмады, сукмады. Сугыштан соңгы еллар бик авыр булды. Һаман үлән ашыйбыз. Үги әнием Зәки энемне имезеп утыра, ә баланың авыз-борыны ямь-яшел. Ана сөте дә үлән ашаудан яшелләнә икән, – ди ул.
Әйе, яшь буынга боларны сөйләгәч, бәлки, ышанып та бетмиләрдер. Тик безнең бу хакта онытырга һич хакыбыз юк. Бу сугышта гомерләрен биргән ата-бабаларыбызга хыянәт булыр. Шушы балаларның “Уф Алла” арбасы белән ерак станцияләрдән орлык ташуын, нечкә генә кулларына урак тотып иген уруын, үгез җигеп печән әзерләвен оныту мөмкин түгел. Әйе, алар үзләре бу турыда сөйләмәсә, кем сөйләр? Кем михнәтле елларның ачысын күңелебезгә сеңдерә алсын?
Апалы-энеле ике бала әниләре кайтуга ашарга әзерли.
– Туганым, бәрәңгенең күзәнәген күбрәк калдыр, я шытып чыкмас, бәрәңгесез дә калсак ни эшләрбез?
– Апа, алай итсәң, бәрәңге бәләкәй кала бит. Тамак туймый да куя...
– Син балавыз сыга күрмә. Әни тагын сиңа үз өлешен бирер дә, үзе ач калыр. Ә ул көне-төне эштә.
Шулвакыт әниләре кайтып керә. Ул балаларын кочаклап елап җибәрә: “Сугыш беткән, балалар, сугыш беткән... Хәзер әтиегез дә кайтыр... Кызым, әтиең сине таныр да ул, ә менә туганыңны танымас. Ул бит әтиең киткәч туды. Аллаһка шөкер, сезне исән-имин саклап калдым: ачлыктан да, агулы башак чиреннән дә. Аның алдында йөзем ак. Әгәр мин эштә чакта берәр солдат кереп, сез кем балалары, дип сораса: “Мин – Гомәр кызы, ә бу Зөлфәр туганым”, – дип җавап бирерсең, яме. Миңа сөенчегә йөгерерсез. Кая әле, әтиегезнең берәр күлмәгеннән сезгә күлмәк-чалбар юнәтеп бирим әле. Буяуга манып җибәрсәк, хас та яңа булыр…”
Бу күренеш Зыядә Гомәр кызы Уразгулова сөйләгәннәрен тыңлагач, кино кадрлары кебек күз алдымнан үтте. “Хәбәрсез югалды” дигән язу килсә дә, Хәтимә әби ышанмый, ире Гомәрне көтә. Әйе, ул вакытларда “кара язу”дан соң исән кайтучылар була: кем госпитальдә яткан, кем тоткынлыкта булган. Мондый вакыйгалар күпләрдә өмет чаткысы кабызган һәм гомер буе якыннарын көттереп яшәткән. Күп хатыннар, яшь булуларына карамастан, кабат тормышка да чыкмаган бит. Ә Гомәр абзый танкист була. Күрше авылдагы бер абзый аның белән бергә атакага бара. “Бик каты сугыш булды, танкларга кадәр күккә очты. Шуларның берсе Гомәрнеке булгандыр, чөнки алыштан соң аны күрмәдем”, – дип яза ул бер хатында. Бу турыда Хәтимә әбигә бик күп еллар үткәч кенә хәбәр итәләр.
Һәрбер хатирә йөрәгем аша үтеп, кара кайгы аша сугарылып, күз алдыма килеп баса. Ә бит барысында да бәләкәй бала язмышлары ята. Сугыш балаларының язмышы төрле, әмма аларны уртак хәсрәт – якты балачагын югалту берләштерә.
Вакытыннан алда өлкәнәйгән, акыллы һәм искиткеч ныклы рухлы бәләкәй геройлар олылар белән беррәттән жиңүне якынайтыр өчен күп көч сала. Күпме шатлыклардан, “әти” сүзен әйтүдән мәхрүм калган сабыйлар. Әтиләре сугыштан исән кайтканнарга кызыгып карап: “Их, минем дә әтием булсачы!” – дип, күпме күз яшьләре түгелгәндер? Әгәр аларның барысын да җыя барсаң, дәрья хасил булыр иде. Ә бит шулай булса да, яшәүгә көч, тормышка сөю тәрбияләнгән. Ачлык, ялангачлык, дип тормаганнар, чабата киеп булса да кичке уеннарга чыкканнар. Аулак өйләргә җыелышып челтәр, шәл бәйләгәннәр. Белмәсәләр, бер-берсеннән өйрәнгәннәр. Җырлап күңел юатканнар. Ә иртәгәсен таңнан торып эшкә барганнар. Чебек кенә кызлар да ирләр рәтеннән тракторны “җигеп”, басу сөргән. Чирәмдә аунап туп уйнар чакларында ил хәсрәтен үз иңнәрендә күтәргән бу сабыйларның һәрберсенә орден бирәсе, авыл-шәһәрләрнең һәрберсендә һәйкәлләр куясы иде дә бит, ни хәл итәсең – ул дәвер балаларының күргән михнәтләрен, батырлыкларын, әйе, әйе батырлыкларын гадәти бер күренеш итеп карарга күнектек.
Әле дә сугыш чоры балалары күңел төшенкелегенә бирелми: кемнәрдер тормыш авыр дип зарланса да, алардан беркайчан да андый сүзне ишеткәнебез юк.
Әйе, тормышны яманларга ашыкмасак иде. Өстәлләребез муллыктан сыгылып тора, өстебездә – яңадан-яңа киемнәр. Аллаһка шөкер, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Әй, кешеләр, үзебез үзгәрдек бит! Бер кашык онын да, бер чеметем чәен дә күршесе белән бүлешеп яшәгән, сугыш бетү сөенеченә, башка нәрсәсе булмагач, бер уч балтырган тотып кергән, инде яшьләре апарук булган шул әби-бабайлар алдында миңа уңайсыз булып китә. Дөнья матур, безнең үзебезнең күңелләрдә битарафлык артты, ахрысы.
1418 көн барган дәшһәтле сугыш турында күпме кинофильмнар караганым, документаль һәм әдәби әсәрләр укыганым бар. Әле дә Интернет битләрендә фашистларның явызлыклары, вәхшилекләре турында яңадан-яңа язмалар чыгып тора. Һәрбер яңа факт, һәрбер яңа истәлек йөрәгемне әрнетә, күңелемне тетрәндерә. Ничек шундый кансызлык, мәрхәмәтсезлек булырга мөмкин? Ничек кеше кешене шулай җәзалый ала? Бу сорауларга җавап табу җиңел түгел. Ләкин бер нәрсә ачык: без бу коточкыч вакыйгаларны онытырга тиеш түгел. Без киләчәк буыннарга сугышның нинди зур бәягә төшкәнен, тынычлыкның нинди кадерле икәнен аңлатырга тиеш. Чөнки тарихны белмәгән халык аны кабатларга мөмкин. Ә безгә яңа сугышлар кирәкми. Безгә тынычлык, бердәмлек һәм үзара аңлашу кирәк. Бабаларыбыз, әбиләребез, әти-әниләребез күрсәткән батырлыкларны, түземлекне, фидакарьлекне онытырга хакыбыз юк. Әгәр балаларыбызга, оныкларыбызга тарихны дөрес итеп сөйләсәк, аларга кешелек кыйммәтләрен, башка халыкларны хөрмәт итәргә өйрәтсәк, тынычлыкны саклап кала алачакбыз. Бу – безнең бурычыбыз, безнең җаваплылыгыбыз.
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Әлшәй районы.