

Балачагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән кешеләргә яшьтән чыныгып үсәргә, язмыш дигәннең әчесен-төчесен иртә татырга туры килгән. Җиңелләрдән булмаган балачак, үсмерлек еллары кичерергә туры килсә дә, алар сынмаган, сыгылмаган, тормышта лаеклы урыннарын тапкан. Бу искиткеч кешеләр арасында иҗат итүчеләр дә җитәрлек, алар безнең редакциягә дә еш килеп йөри. Мәсәлән, бик күп шигырьләр авторы Виниса Фәттахова.
Беркөн ул “Кызыл таң”га яңа китабын тотып килеп керде. “Виниса апа, быел Бөек Җиңүгә 80 ел, әйдәгез балачак хатирәләрегезне барлыйбыз, гәзиткә берәр язма әзерлик”, – дигән идек, “Менә монда язылган инде”, – диде, яңа китабына күрсәтеп. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллинаның язмасын “Кызыл таң” укучыларына да тәкъдим итәбез.
Шагыйрә Виниса Фәттахованың иҗаты белән күптәннән таныш мин. Аның сүзләренә язылган “Кышкы чия” (Илгиз Закиров көе), “Торналар киткәндә” (Зөфәр Хәйретдинов көе), “Гармунчыга” (Роберт Тимербаев көе), “Зәңгәр чәчкә” (Марат Шәйбәков көе) һәм башка бик күп популяр җырларны тыңлап, җырлап яшәгән бер укучы булам. Миңа авторның үзе белән якыннан танышу бәхете дә насыйп булды. Виниса апа һәр сорауга шигырь юллары аша җавап бирү остасы буларак үзенә җәлеп итте һәм гадилеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән күңелем түрендә серле бер якты маяк булып урын алды.
Алтын яфраклар коелып,
Салкын карлар яуганда,
Дәһшәтле сугыш барганда,
Туганмын мин дөньяга.(“Үзем турында”)
Менә, нәкъ шигъри юлларда язылганча, Виниса Шаһизадә кызы Фәттахова 1941 елның 14 ноябрендә Башкортстанның Илеш районы Этәй авылында туа. Сабыйлыкның беренче көннәреннән үк ачлык, ялангачлык, юклыкны үз җилкәсендә татый Виниса.
– Ул елларда безнең төп азык үлән булды. Шул алабута безне ач үлемнән алып калды, – ди, сагышланып.
Сугыш елларының төп азыгы булган алабутаны ул шигъри юлларга да кертү җаен таба:
Күрдек бик күп авырлыклар,
Ипи тәмен оныттык.
Алабута һәм кычыткан
Булды безнең бар туклык.
(“Әле дә көйри йөрәктә”)
Виниса әтисен бөтенләй белми. Баласы туганчы сугышка киткән әти кешенең хәбәрсез югалды дигән кәгазе генә килә. Ләкин туачак баласына ул исем табып калдыра. Кыз булса – Виниса, ди. Ни өчен Виниса? Бу бик сирәк исем бит, дигән сорауга да аның җавабы әзер. Әтинең тавышы матур булган, җырларга яраткан, ди, һәм, ялындырып та тормый, җырлап ук җибәрә:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Виниса.
Берне түгел, икене сөй,
Куеннарыңа сыйса.
Менә шушы такмакта искә алынган исем яңа туган сабыйга да кушыла.
Виниса “Әти” сүзен әйтә алмый үсә. “Әниемнең тырышлыгы исән калдырды, һәрвакыт ипиле итте”, – ди ул. Шул еллар хатирәсе һәрвакыт аның күңелендә яши, шигырь юлларына төшә:
Җанны асрарлык азык
Каян тапкандыр әнкәй.
Ятып калды мәңгелеккә
Сугыш кырында әткәй.
(“Үзем турында”)
Виниса Фәттахова 1949 елда беренче сыйныфка укырга бара.
– Бүгенгедәй хәтеремдә, шул елны туйганчы ипи ашадым. Әни ипи пешергән көнне, мәктәптә дәрес беткәнне көтеп тора алмый, сәбәп табып, өйгә кайтып килдем. Өйдә яңа пешкән ипи исе... Әнием бер телем ипи кисеп бирде. Бер телем. Зур булып күз алдымда калган. Аны кечкенә кулларыма саклык белән алуым, тәмен сеңдереп калдырырга тырышып, озак-озак итеп ашап утыруым әле дә истә. Алай гына да түгел, ул ипинең тәмен бүген дә хәтерлим. Хәзерге көндә дә ипи алып, авызыма якын китергәндә һәрдаим шул ипи исен, аның тәмен тоясым килә, – дип искә ала ул.
Ипи тәме, ипигә булган хөрмәт, аның күңел түреннән шытып чыгып, шигырь юлларына күчә.
Беренче сыйныфта бер чирек укыган баланы әнисе туган авылы Исәнбайга әти-әнисе йортына алып кайта.Үзе, нәни кызын әнисенә калдырып, Свердловск (хәзерге көндә Екатеринбург) шәһәренә китә. Торыр урын булгач, сине үз яныма алдырам, дип, бик тиз очрашуга өмет итеп саубуллаша алар. Бу аерылышу ана белән бала өчен бик озын җиде елга сузыла. Җиденче сыйныфны тәмамлаганда, әнисе кайтып, аны үзе белән алып китә.
Эшсез тормагансың, беләм, әни,
Бу кулларың таулар актарган.
Йөрәгеңдә сугыш җәрәхәте,
Ә җилкәңдә булдым мин – балаң,
– дип искә ала Виниса апа “Әниемә” шигырендә.
Яшьлегенең иң матур, гүзәл хатирәләр белән тулган чоры Свердловск шәһәрендә үтә аның. Ул монда хисапчылар әзерли торган берьеллык уку йортын тәмамлый. Ләкин тиктормас холыклы кыз хисапчы булып утыра алмый. Виниса Фәттахова хезмәт юлының егерме өч елын “Гидравлика” заводында инженер-мастер булып эшли. Заводта эшләгән елларында җыр түгәрәгенә йөри, район, республика күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулый.
Әнисе лаеклы ялга чыккач, 1971 елда Виниса апа әнисен карарга туган якларына кайта. Ә 1974 елда аны язмыш Уфа шәһәренә китерә. Әнисе соңгы көнгәчә кызы белән бергә яши, 88 яшендә бакыйлыкка күчә. Әнисенә булган мәхәббәтен кыз шигырь юлларына сала:
Җырым аша рәхмәтемне
Җиткерим, әнкәй, сиңа.
Чын кеше булып үссен, дип,
Күпме көч салдың миңа.
(“Рәхмәтлемен сиңа”)
Виниса Фәттахова – шигырьләр, хикәяләр, юморескалар авторы. Аның 2004, 2009 елларда аерым җыентыклары басыла. Соңрак Башкортстан “Китап” нәшриятында “Кышкы чия” (2014), “Сандугачым, кун учыма” (2016), “Мәхәббәт бураны” (2023) китаплары дөнья күрә. Аның сүзләренә язылган кырык дүрт популяр җыр тупланган компакт-диск чыга. Виниса Фәттахова – “Татар җыры” бәйгесенең 2000, 2003 еллардагы лауреаты, “Туган тел” каналының Рәхмәт хатына лаек шәхес. “Гәлсәр сандугач” бәйгесе лауреаты, 2019 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
“Яшәп туйганым юк” җыентыгында автор ашыкмый гына алтын көзләренә кереп барса да, могҗизалы дөньяда яшәп туймаганын шигъри юлларында ассызыклап үтә. Шулай булсын!
Роза Хәмидуллина.