+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 Августа 2025, 04:52

“Әле булса баштан кичкәннәрем Төшләремә кереп йөдәтә...”

Дәһшәтле еллар язмышларында тирән эз, мәңге төзәлмәс яра калдырган сугыш чоры балаларының истәлекләреКүренекле журналист һәм шагыйрә Зөһрә Котлыгилдина Бөек Җиңүнең 80 еллыгына “Без – сугыш балалары” дигән китабын әзерләде. Анда Башкортстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше Татарстан Республикасыннан, Курган, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән 115 сугыш чоры баласының хатирәләре тупланган. Сезнең игътибарга шул истәлекләрнең чираттагысын тәкъдим итәбез.

“Әле булса баштан кичкәннәрем Төшләремә кереп йөдәтә...”“Әле булса баштан кичкәннәрем Төшләремә кереп йөдәтә...”
“Әле булса баштан кичкәннәрем Төшләремә кереп йөдәтә...”

Дания Лотфулла кызы Баязитова (хәзер Гәрәйшина). 1935 елның 9 июнендә Илеш районының Янтуган авылында туган. Сугыш башланганда аңа 6 яшь була.
“Бервакыт уянып китсәм, әнием Фәүзия төнлә ай яктысында оекбаш бәйләп утыра. “Ник йокламыйсың?” – дисәм: “Эй, балам, аяклары өшидер, солдатларга бәйләдем”, – ди. Керосин бетә, дип сукыр лампаны кабызырга жәлли, ай яктысында утыра.
Дүрт сарыгыбыз бар иде. Мин йон тетәм, эрлим. Җәй көне сараебызга бүреләр кереп, өч сарыгыбызның канын эчкән дә, берсе өстенә икенчесен, шуннан өченчесен өеп, тишектән чыгып киткәннәр.
Сыерыбыз бик акыллы иде. Артын читәнгә терәгән дә, мөгезе белән селтәнеп, бүреләрне якын җибәрмәгән. Койрык өсте суелып беткән. Сыерыбыз сөтле булды. Сөтен дә, сары маен да тапшырып тордык.

Элек сыерларны өйгә кертеп савалар иде. Берсендә сыер, тоягы белән сайгакка (базга төшә торган сайгак) басып, базга егылып төште. Чыгарып булмый. Аптырагач, апа авылдагы ирләрне чакырып, сыерны корсагыннан да, күкрәк турысына да дилбегә урап, чак күтәреп чыгардылар. Шуннан сыерны башкача өйгә кертмәдек. Баздагы бәрәңге изелеп беткән, малга, тавыкларга ашатырга туры килде.
1943 елда Габдулла абзыйны сугышка алып киттеләр. Япония чигенә җибәргәннәр. Аның белән бергә әтинең энесе Әлмәгый абзыйны да алдылар. Алар икесе дә 1926 елгы иде. Ул япон сугышына эләккән. Ә Газизҗан абый сугыш вакытында хезмәт армиясендә һәлак булган. 1930 елгы Мөбарәкҗан исемле улы армиядән соң безгә кайтты, өйләнгәнче бездә яшәде.

Җәй көне Ленинградтан кешеләр китер­деләр. Күршедә бер апа белән малае торды. Тетя Шура дия идек әнисенә. Малае Юра исемле иде. Без аның белән уйный идек. Зур төргәк белән килделәр. Әйберләрен сәндерә астына куялар иде. Миңа оек төшмәсен өчен резинка бирде. Әлеге кебек резинка түгел, ә җепкә уралган.
Андрей исемле бер аксак ир дә бар иде. Култык таягы белән йөрде. Конторада эшләде. Үзара сөйләшеп утырганда кемдер: “Монда Әндри казнасы бармы әллә”, – дигән икән, бу: “Че, че, Андрей?” – дип сикереп торган ди. Тик алар бездә озак яшәмәде, китте.
1928 елгы Фәйрүзә апамны Белоретка урман кисәргә язганнар. Хәзинә исемле иптәш кызы белән качып ятканнар. Шунда башак ашаганнар. Кыш чыккан агулы башак булган ул. Авырый башлагач, кайтканнар. Танавы канап бер көн ятты да үлде. Көтү кайткан чак, үгез мөгрәп кычкыра. Апа, Фәйрүзә юк бит, ди дә елый. Апа янына утырып мин дә елыйм. Унҗиденче май иде, апама чак 16 яшь тулган. Ихатадан алып чыгып киткәннәре һаман күз алдымда...

...Безнең авылга якын урман юк. Шуңа тизәк сугабыз. Көянтә белән су ташып иңбашлар суелып бетә. Калыбы да авыр. Салам да ягабыз. Аны колхоз яланыннан төнлә генә барып алабыз, көндез күрсәләр, рөхсәт итмиләр. Салам сыер астына салырга да кирәк.
Печәнгә, саламга Базы елгасы ягындагы акланга барабыз. Эскерттән йолкып, чаналарга салабыз, төшәсе төшеп бетсен дип, өстенә менеп сикерәбез. Юлда төшеп калса, күренә бит, тотылырга мөмкинсең. Дилбегә белән тыгыз итеп бәйләп алып кайтабыз. Ул ике-өч көнгә җитә. Шуннан көн әйбәт чакта тагын барабыз. Йөрүе авыр. Бураннар еш була. Кар күп.
Селте кайнатырга утын көлен урманлы яктан килеп сатып йөргәннәрдер, миллекне дә сатып алалар иде.
Утау утарга барганда эре чүпләрне җыеп, читкә ташлыйбыз, алар учак ягарга ярый. Үләннәрен өйгә алып кайтабыз. Алар малга печән була. Үлән орлыкларын тавыклар ашый. Бигрәк тә ат кузгалагының орлыгын яраталар. Әнием аны катыкка бутап бирә иде.

Яланда көтүдә йөргән мал тизәген дә җыябыз. Зур капчык алып китәбез дә, тутырып, сөйрәп кайтабыз. Аны кышын ягар өчен киптерәбез.
Печән вакытында аш пешерәләр. Ашап кайтсыннар дип, кешеләр балаларын да яланга алып бара.
Җәй көне Базы елгасы аша чыгып, күрше Сүлте авылы янында җиләк җыябыз. Кайткач, апа катыкка салып йә сөт янына кушып бирә. Тәмле була иде.
Әрәмәлеккә барып, җир бәрәңгесе дә җыябыз. Кузгалак, сасы көпшә, кәҗә сакалы, кычыткан, алабута алып кайтабыз. Шуларга йомырка кушып аш пешерәбез.
Күршедә Шәмсетдин бабай яшәде. Үзен дә, әбиен дә Чибәр бабай, Чибәр әби дип йөрттек. Балыкчы иде ул. Кичен безгә дип тә мурда куя. Чибәр әби чиләк белән балык кертә. Чибәр бабай бигрәк матур җырлый, мин үлеп тыңлый идем. Үскәч, бервакыт Рамазан Янбәковның җырлаганын ишеткәч: “Менә бит Чибәр бабай җырлаган җыр!” дип кычкырып җибәрдем. Шул чакта ук бездә “Уел”ны җырлаган кешеләр булган.
Чибәр әби керткән балыкны мин тазартам да апа, мичне тарткач, табага салып куя. Кичен алабыз да калаклап ашыйбыз. Бер сөяге дә калмый иде.
Күрше әби белән бабайның ихатасы ямь-яшел үлән була иде. Тузан чыга дип себертми. Эре чүпләрен генә бездән алдыра.
Хөкүмәткә тапшырганнан калган йомырканы, майны арттырып биш чакрымдагы Дөмәй базарына алып барып сатам. Тыпый авылыннан да киләләр. Суфиян Поварисов та чабата сата иде. Мин дә йомарлам май, йомырка саткан акчага әнигә дә, үземә дә чабата алып кайтам.
Чабатаны кыш та киябез. Туза башласа, юкәсе чыга, шуннан су үтә. Көзге көн булса, әни пима бастыра. Әсма исемле апа тамак хакына өйдән өйгә йөреп, пима баса иде. Аңа җыр да чыгардылар:
Асма, пиманы
Кыек басма.

Көче дә җитмәгәндер инде. Йоны озакка чыдамый, тиз тишелә иде.
Ач кешеләр үлде. Әтиләре сугышта булган Хөсәен абзыйның улы, безнең апа, дәү әти Хәйбрахман үлде. Дәү әни курайда уйный иде. Дүртөйле ягыннан килгән. Курайда уйнап күрсәтте. Безгә кызык. Бер генә ишеттем. Болар без белгән, туган тиешле кешеләр генә. Башка үлгәннәр дә күп булган.
Сугышка бәрәңге киптереп җибәрәбез. Аны башта кайнар суга тыгып алалар. Шулай итмәсәң, карая. Ә үзебез, кар эрегәч, черек бәрәңге җыеп ашыйбыз. Аннан кәлҗемә пешерә идек.

Безнең мәчебез бар иде. Бергә йоклый идек. Ул үзенә-үзе тамак хәстәрләде. Әрлән оясына су салсак, тиз генә тотып алыр иде.
Урак вакытында көндез бодайны куырып ашыйбыз да су эчеп йөрибез. Эңгер-меңгердә кайтканда әниләр, апалар аз гына булса да бодайны яулыкка салып, эчләренә бәйләп алып кайта. Без я кесәгә, я оек эченә салабыз. Хатыннар кайтканда безне алдан җибәрә. Җырлап кайтыгыз, диләр. Председатель Сәхи күренсә, җырлаудан туктарсыз, диләр. Шуннан төрле якка таралышып кайталар. Караңгы төшкән була, алар күренми.
...Сугыш беткәнне без мәктәптә ишеттек. Ишбулдин дигән абый укыта иде. “Балалар, кайтыгыз өйләрегезгә, сугыш беткән, әниләрегезне сөендерегез!” – диде.
Без “Ура!” дип кычкырып кайтып киттек. Әнием кебек, мин дә, шөкер, әле дә, 89 яшемдә, солдатларга оеклар да, өч бармаклы бияләйләр дә бәйләп җибәрәм. Иллегә якын оек бәйләдем. Һәр күзен алган саен исән-сау җиңеп кайтыгыз, дип телим...”
* * *
Нәдһәт Мөртәеф улы Фәтхиев. 1934 елның 30 сентябрендә Яңавыл районының Югары Чат авылында туган. Сугыш башланганда 7 яшь була.
“Әткәй 1942 елның февралендә сугышка китте. Кырык чакрымдагы Яңавылга озаттылар. Әнкәй, Тәкыя, әткәйнең иске пальтосыннан телогрейка тегеп бирде. Әнкәйнең тегү машинасы бар иде, тик күзләре начар күрде, шуңа мин әйләндерәм, энә саплап бирәм. Үзебезгә генә түгел, авылның бөтен кешеләренә дә текте.
1943 елда беренче сыйныфка укырга бардым. Шул елның җәендә Салават исемендәге колхозда бозаулар көттем. Кем эшкә чыга, шуңа көненә 50 грамм он бирделәр. Дүрт ел көтүгә йөрдем. Колхозның иллеләп сыеры бар иде. Нәзирә һәм Флүрә апалар көтә иде. Тик йөгереп йөрергә бер малай да кирәк бул­гандыр инде. Кигәвеннәр йончытса, сыерлар чабып китә дә бара. Шуннан, әйдә, йөгерәсең.
Сыерларны иртән фермада савалар да, шуннан алып чыгып китәбез. Төшкесен яланга килеп савалар. Кичен – тагын фермада. Сөт күп кирәк, дип өч тапкыр савалар иде.

Колхозның 200дән артык сарыгы бар иде. Азат, Рәхимҗән дигән абыйлар белән бергә мин дә көттем. Сарыкларны да саудылар. Биш-алты феләккә сөтне тутырып ат белән унбер чакрымдагы Ямады авылына алып баралар. Анда май заводы бар. Көн дә ташыйлар. Кич сауганны төнлә алып китәләр. Кайвакыт аерткан каймакны, балчык чүлмәккә салып, кыек башына мендереп куялар. Бер-се – өч, икенчесе дүрт литрлы савытлар. Мин белеп калдым да каймакны ашап төштем.
Әнкәй ике ел тавык карады. Йомыркасын җыеп, атнага бер тапкыр Яңавылга илтәләр. Нәһия сеңлем дә аңа ярдәм итә, ашарга бирә, чебешләрен козгыннардан саклый. Кичен сарай эченә керткәч кенә өйгә кайталар.
Тавык фермасы булса да, йомырканы авыл халкыннан да җыйдылар. 60 йомырка, 200 литр сөт, 60 килограмм ит тапшыралар. Ел саен көчләп заемга яздыралар, көзен 50-60 килограмм бәрәңге тапшырабыз.

Тәгълимә апа яздан алып колхоз эшендә булды. Башта – утауда, аннары – печәндә. Тырма белән җыеп, эскерткә өяләр. Көзен игенне урак белән уралар. Көлтә бәйлиләр, ашлык сугалар. Кышын урман кисәргә Караиделгә җибәрәләр. Әмҗә дигән җирдә эшләгәннәр. Декабрь, гыйнвар, февраль – иң салкын вакытта урман кискәннәр. Мәрҗәмә исемле унсигез яшьлек кызны агач басып үтергән.
Окопларны каплар өчен
Урман кисте Мәрҗәмә.
Кызганмады чибәр кызны
Үзе кискән әрдәнә, – дип әнкәй бәет чыгарды.\

Ул бик дини кеше иде. Әтисе Хаҗип указлы мулла булган. Мәүлит аенда әнкәй догалар укый, ай буена кем чакыра, шуларга барып укый. Авылда шушындый өч-дүрт апа бар иде, бергә йөрделәр.
Әнкәй көненә бер тапкыр иртән бәрәңге белән оннан умач уып, ашарга пешерә. Аны 10-11ләр тирәсендә ашыйбыз. Кичен, караңгы­лана башлагач, тагын шул ук ашны ашап ятабыз. Көненә ике тапкыр гына тукланабыз.

1943 елда беренче сыйныфта укыганда мәктәпкә ронодан инспектор килде. Ул миннән урысча сорый. Укытучы Фәгыйлә Мәүлиева апа тәрҗемә итә. “Иртән ашап киләсеңме?”– дип сорый, диләр. “Мин иртән ашамыйм, олы тәнәфестә кайтып киләм”, – дидем. Мәктәп безгә ерак түгел иде, иске мәчеттә укыдык. Колхоз рәисе, бер аягы протез булып, сугышка бармаган Мөхәмәтгәрәй Хафизов, шул көннән башлап көндез аш ашатуны оештырды. Ферма өендә пешереп китереп ашаттылар. Дүрт сыйныфтан иллеләп бала булгандыр.

Әти киткәч, Аднан абый чабата үрергә өйрәнде. Өч чакрымдагы Үрги урманына барып, юкә кисеп алып кайтабыз. Сөяне утынга китә. Мин дә чабата үрергә өйрәнеп алдым. Биш чакрымдагы Тепляки дигән урыс авылында зур базар булды. Үзебездән арткан йомырканы, майны шунда илтеп сатабыз. Чабатаны да алып барабыз. Бер пары – өч тәңкә. Ике дәфтәр алырга була.
Авылга Ленинградтан ике гаилә китерделәр. Бер әби белән бабай бездән ерак икенче урамда яшәде. Бер апа малае белән безгә якын торды. 1942 елда килделәр, 1943 елда бабай үлде. Ул мөселман түгел, дип, зур кешеләр аны зиратка күмәргә рөхсәт итмәгән. Зират киртәсеннән утыз метр читтәрәк җирләделәр. 1944 елда әби кайтып китте. Кайтыр алдыннан Анна Ивановна бабайның каберенә барып, чукынып, үзенчә догаларын укып, чәчәкләр салып киткән. Ул бәрәңге чәчелә торган җир иде. Трактор сөрә башлады, шулай кабер дә югалды.
Безнең күршедә яшәгән апаның исеме Мария иде. Без аны урыс хатыны дип йөрттек. Алар торган йортта Рим исемле малай бар иде. Марияның сигез яшьлек малае шуның белән аралашты. Апа үзе колхозда эшләде, әйбәт, ачык кеше иде. Бер ел тордылар да кайтып киттеләр.
Хәер сорап йөрүчеләр Илеш якларыннан да килә иде. Ике бөртек бәрәңге биреп чыгарабыз. Бездә йоклап, бәрәңгене пешереп ашыйлар. Ике-өч көн торалар да тагын каядыр китәләр.
Авылда бер бабайның ачка үлгәнен хәтерлим. Хатыны белән ике улы калды. Мин Сталин белән бер елгы, дип әйтә торган иде.
Әнкәй, мал суйса, шуның сөяген дүрт-биш сәгать кайнатып сабын ясады. Утны чакматаштан кабыздык, я күршеләргә кердек. Керосинга кытлык булды, шәмгә капчык куйсаң, май күп китә, дип, кидерми иде. Әнкәемнең сеңлесе Хәбибә апа Яңавылда яшәде, тимер юлында эшләде. Вагон белән тоз китергәндә үзләренә дә өлеш чыгарганнар. Камай тозны безгә дә китерә иде. Үлән чәе эчтек. Кызыл чөгендерне вак итеп турап, кип­тереп, чәйгә салабыз. Кып-кызыл булып чыга, шуны эчәбез.
Сугыш вакытында бет күп булды. Көн дә кич серкә үтерәбез. Аена бер тапкыр мунча ягабыз. Ташында күлмәкләребезне кыздырып алабыз. Шул күлмәк белән ятып йоклыйбыз да, мәктәпкә дә барабыз.
Бүреләр дә күп булды. Сыер фермасына килгәннәрен күреп, ике эт каршыларына чыккан икән, бүреләр икесен дә ашап киткән.
Әткәйдән хатлар килеп торды. 1944 елда яраланып кайтты. Ике бөере дә шешкән. Куллары, аяклары юан булып шешенә иде. Ярты ел дәваланды. Сайлап кына ашарга кушканнар.

Әткәй бер пилотка белән сыбызгы алып кайткан. Ул бер үзбәкнеке булган. Орел өлкәсендә каравылда торган чакта немецлар мина төшергән, шунда ул үзбәк һәлак булган. Иртәгәсен күмгәннәр. Әткәй сыбызгысы белән пилоткасын алып калган.
Авылыбыздан сугышка 105 ир-егет киткән, 52се кайтмады. Ун егет бөтенләй өйләнмәгән булган.
9 май иртәсендә урамнан китеп бара идем, кешеләр: “Сугыш беткән!” дип кычкырыша. Сельсовет биш чакрымдагы Мәсәгуть дигән авылда иде. Анда телефон бар, күрәсең, шуннан хәбәр иткәннәрдер. Сельсоветка җиде авыл карый иде. Шатлыклы хәбәрне җиткерер өчен шул авылларга кешеләр җибәргәннәр. Безгә бер малай килгән. Кешеләр шатланды да, елады да. Күрше­бездәге Вәлиев Касыйм абыйның бер кулы юк иде. Хафизов Батыргәрәйнең – уң аягы, Нәдип Мохаев абыйның аягы тездән киселгән иде. Ә күңелдәге яралар гомер буена сызлый...”

Гөлкәй Шәрифҗан кызы Йосыпова. 1932 елның 5 ноябрендә Авыргазы районының Кешәнне авылында туган. Сугыш башланганда аңа 8 яшь була.
“Авылдан Уфага күчеп килгән әтине хезмәт армиясенә алдылар. Ырынбур өлкәсендә күмер чыгарганнар. Мин 72нче мәктәпкә укырга бардым. Бер-ике айдан мәктәпне госпиталь иттеләр. Без иртәнге җидедә, яисә кичке җидедә укырга барабыз. Сыйныфта 35 баладан 7 бала калды. Көзен кичке җидедә караңгы була, аягым суга төшеп китте. Мәктәпкә чыланып барып кердем. Укытучы сыйныфтагы бер пар пиманы кидерде. Рифкать Кодаяров дигән малай бар иде. Аның әнисе юк, әтисе гел эштә. Шуңа безгә килеп йөри. Әни аны ашата, эчерә. Әни беркемне дә ач чыгармады.
1943 елда әти кайтты. Укытучыларны кайтардылар, диде. Мәгариф министры урынбасары булып эшләгән Хаят Яфаева апа әтиемә: “Балаларың күп, икмәкле районга, Илешкә эшкә бар”, – дип киңәш иткән. Мин дә әти белән китәргә булдым. Әни өч бала белән Уфада калды.

Безне Иске Күктау авылына җибәрделәр. Мин әтинең бөтен китапларын диярлек укып беткәнмен. Тик яза белмим. Фатирга урнаштырдылар.
Әнием, Маһисәрвәр, Уфада эвакуация белән килгән кешеләрнең идәнен, керен юган. Алар моторлар төзү заводында эшләгән. Иске киемнәрен әнигә биргәннәр. Шуларны рәтләп, безгә әйбер теккән. Бер елдан соң алар да безнең янга авылга килде.
Уку елын башладык. Бер-ике сәгать укыталар да башак җыярга алып китәләр. Хатын-кызлар җыеп өлгермәгән, ярты башак җирдә калган. Җирдә ятып калса да, халыкка җыярга рөхсәт итмәделәр. Мине дә камчы белән кудылар. Кар төшә башлаганчы җыярга рөхсәт итсәләр, кешеләр шулкадәр күп үлмәс иде. Юк. Ятып калды. Яз җитеп, кар эрегәч, бар халык шуны җыярга китте. Ә ул агулы була икән. Күп кеше чирләде. Ашамаганнар исән калды.
Мәктәпне госпиталь ясадылар. Канлы ангина дигәннәр шул авыруны. Шундыйларны мәктәп ихатасына җыйдылар. Халыкның өчтән бер өлеше мәрхүм. Соңыннан хөкүмәт карар чыгарган. Кешеләр ашамасын өчен агулы башакны җыеп алып, аның урынына чиста ашлык биргәннәр.

Әҗәл белән күзгә-күз очрашу сугыш елларындагы балачагымның иң куркыныч хатирәләре булып истә калды.
Әти көндез укыта, төнлә складта каравылда тора. Бер көнне өйгә кайтмады. Кулга алганнар.
Ә эш болай булган. Берничә кеше складка төшәргә уйлаган. “Син тавыш ишетелмәсен өчен нәрсәдер шалтыратып йөргән бул, без алабыз”, – дигәннәр. Әти: “Мин моңа риза була алмыйм”, – дигән. Икенче каравылчыга барганнар, әмма тотылганнар. Шуннан болар: “Шәрифҗан ачып кертте”, – дигәннәр. Бер бала ишекне ачкан, икенче каравылчы бул­ганын сөйләп биргән, шуңа әти котылып калды.
Соңыннан әтине Биектау мәктәбенә җибәрделәр. Ул Иделгә якынрак, Яңа Аю янында. Ашлык җыя торган элеватор бар.
Без Яңа Аю дигән авылда яшәдек, шунда укыдык. Бибикәй апа белән икебезгә бер пар чабата. Утынга барырга булсак, ике пар чабата табалар. Чана сөйрәп, туңган Идел аша чыгабыз. Утынны чанага төяп, кысып бәйләп, Груздевка тавы аша менәргә кирәк. Берәрсе ярдәм итеп җибәрмәсә, анда менә алмыйбыз.
Әни Груздевкага ашлык әзерли торган җиргә эшкә урнашты.
Америкадан ярдәм килгән, дип безгә кием тараттылар. Апаема бер итәк бирделәр. Миңа ак тун эләкте. Май ае. Кияргә күлмәк юк. Мин мәктәпкә дә шуны киеп йөрдем, караеп бетте. Йоннары чәнчә иде. Әни, эшләгән җиреннән өч капчык сорап алып, күлмәк тегеп бирде. Ахырда, тунны салып, күлмәк кидем.
1946 елда Уфага кайтып киттек”.

Зөһрә Котлыгилдина.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас