Сугыш чорының авыр шартларына карамастан, татар фронт матбугаты тема һәм жанр төрлелеге, хакыйкатькә тугрылыгы һәм югары сыйфаты белән аерылып тора. Бу гәзитләр, Баш командующийның боерыкларын солдатларга җиткереп, фронтлардагы хәлләрне бәян итеп, урыс булмаган милләт сугышчыларын идея-сәяси яктан тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный.
Ә нәрсә турында язган соң татар фронт гәзитләре? Нацистлардан азат ителгән төбәкләрдә фашистларның явызлыклары, Советлар Союзы Геройларының, гади солдатларның батырлыгы турында. Сирәк кенә булса да – истәлек-эпизодлар, туган яктагы тыл хезмәтчәннәренең көндәлек тормышы, туган йорттан килгән озак көтелгән хатлар… Һәм, әлбәттә инде, кызылармиячеләрнең үз шигырьләре – һәлак булган иптәшләре, мәхәббәт турында, балаларга әйткән үгет-нәсыйхәтләре…
Мисал өчен, 1944 елның 10 маенда “Фронт хакыйкате” гәзитендә Б. Сәфәровның яшь, әмма тәҗрибәле яугир Нургали Сафин турында “Сизгер сугышчы” дигән мәкаләсе басыла. Татарстан Республикасы Нурлат районының Колбай-Марас авылында туып-үскән Нургали Сафин (1920-2000) 1942 елның гыйнварында пулеметчылар взводы командиры итеп билгеләнә. Ул биш тапкыр яралана, әмма һәрвакыт, дәваланганнан соң, алгы сызыкка кире кайта. Югославия, Болгария, Румынияне азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Гәзитнең шул ук санында Х. Сәйфетдиновның “Эшлекле кыз” дигән мәкаләсендә Уфада туган, сугыш юлын 1942 елда Сталинград янында башланган яшь татар кызы Закирә Хафизова турында языла.
“Фронт хакыйкате” гәзитенең 1944 елның 6 маендагы санында Башкорт АССРының Илеш районы Сүлте авылында туып-үскән Ризана Вәлиуллинаның (1923-2016) фотосурәте басылган. “Ватан кызы, зенитчы ефрейтор Ризана Вәлиуллина озын хәрби юл үтте, Сталинград янындагы сугышларда катнашты”, – дип хәбәр итә гәзит. “Сталинград оборонасы өчен” медале, командование рәхмәтләре белән бүләкләнгән. Ризана апа үзе исә 1942 елның апрелендә 18 яшендә мобилизацияләнүен, ПВО гаскәрләренең 56нчы аерым зенит-артиллерия дивизиясенең 43нче аерым прожектор полкында прожекторчы булып хезмәт итүе турында искә ала.
Шул ук “Фронт хакыйкате” гәзите 1944 елның 17 маенда бер политработник – лейтенант Рәшит Габитовның Н. хәрби госпиталендә пропаганда эшчәнлеге турында мәгълүмат бастыра. Р. Габитов урыс булмаган милләтләрнең яраланган кызылармиячеләре арасында киңкүләм эштә мөһим роль уйный. Хәбәр авторы ассызыклавынча, ул героик батырлыклар кылган, яраланган һәм дәүләт бүләкләренә лаек булмаган күпмилләтле халыклар вәкилләренә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән.
Рәшит Габитов (1914-93) исә үзләренең революцион карашлары өчен Уфа губернасының Златоуст өязе Нәсибаш авылына (хәзерге Башкортстан Республикасы) җибәрелгән татар укытучылары Гөлҗиһан Латыйпова һәм Дәүләтша Габитов гаиләсендә туа. “Халык хәтере” сайты мәгълүматлары буенча, Р. Габитов БАССРның Салават районы Лаклы авылында туып-үскән, 421нче эвакогоспитальдә, Смоленск госпиталендә, соңрак 3584нче госпитальдә, 2нче Белоруссия фронтының 99нчы эвакуация пункты госпиталендә хезмәт иткән. 1942 елның гыйнварында Волхов фронтында каты яраланып, контузия алып, госпитальгә эләгә, анда 1942 елның августыннан пропагандист булып эшли. Госпитальдә эшләү дәверендә Р. Габитов оештыру сәләтен күрсәтә. Бүләкләү кәгазе мәгълүматлары буенча, 1945 елның 23 гыйнварыннан 24 февраленә кадәр, тәүлекләр буе госпитальдән китмичә, йокламый һәм ял итмичә хәрби бурычын үти.
1944 елның 10 маенда “Алга дошман өстенә” гәзитендә басылып чыккан фотосурәтле язмадан укучылар татар кызы, медицина хезмәте лейтенанты Нәҗибә Кәримова турында укып белә. Башкорт АССРының Яңавыл районы Кечекор авылында туган Нәҗибә Әслам кызы 35нче аерым медицина ротасының хирургия төркеменең өлкән операция шәфкать туташы булып хезмәт иткән. Сугыш башланганнан бирле ул хәрәкәттәге армия госпитальләрендә перевязка-операция блоклары эшен оештыруда актив катнаша. Хәрби хәрәкәтләр шартларында фидакарь хезмәт итә. “Сугышчан хезмәтләре өчен” (13 август, 1943 ел), “Сталинградны обороналаган өчен” (22 декабрь, 1942 ел), “Германияне җиңгән өчен” (1945 елның 9 мае), “Японияне җиңгән өчен” (1945 елның 30 сентябре) медальләре, Кызыл Йолдыз ордены (1945 елның 7 марты) белән бүләкләнә. 1948 елның 14 февралендә хәрби хезмәтен тәмамлый.
“Алга дошман өстенә” гәзитенең шул ук санында урыс телен белмәгән солдатлар арасында киңкүләм-аңлату эше турында сержант Х. Садыйковның “Әңгәмәләр үткәрәбез” дигән мәкаләсе дә басылган.
Илнара ХӘНИПОВА.