+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
19 Августа 2025, 04:55

Тыл эшчәннәренә әдәби һәйкәл куйды ул!

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сәлимгәрәев әсәрләрендә әлеге тема яңа яктан һәм яңа тирәнлектә ачылды   Башкорт әдәбияты дөньясында әсәрләре үзе яшәгән чор символы булган шәхесләр бар. Шуларның берсе – Сәгыйть Сәлимгәрәев. Аның исеме, әсәрләре иҗатын сөючеләр йөрәгендә яши. Сәгыйть Сәлимгәрәевның әдәбиятка юлы гади генә булмаса да, Бөек Ватан сугышы сынаулары аша ул иҗатта үзенең юлын таба һәм сүз осталарының берсенә әверелә. Тыйнак гомер юлы үткән, ялкынлы иҗат утында янган Сәгыйть Якуп улы Сәлимгәрәевның тормыш, иҗат юлы белән туганының кызы Әгъния Ибраһимованың гаилә архивында сакланган мәгълүматлар аша танышу мөмкинлеге туды. Язучының оныгы Динара Габидуллина язган эсседан аның балачагы, яшьлек елларында башыннан кичкәннәр бар тулылыгында күз алдына басты.

Тыл эшчәннәренә әдәби һәйкәл куйды ул!Тыл эшчәннәренә әдәби һәйкәл куйды ул!
Тыл эшчәннәренә әдәби һәйкәл куйды ул!
Сәгыйть Сәлимгәрәев 1926 елның 15 декабрендә Башкортстанның Балтач районы Ялангач авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның кайбер әсәрләрендә туган ягы табигатенә соклануы: серле күлләр һәм елгалар, зәңгәр кыр чәчәкләре һәм алтын башаклар җыры чагылыш табуы гаҗәп түгел. Балачактан ук ул әдәбият белән кызыксына, ләкин тормыш аны китапларын читкә куярга мәҗбүр итә...

Сәлимгәрәевлар гаиләсендә балаларны тәрбияләүдә төп урын колхозның беренче “ударница”сы һәм “стахановчы”сы – әнисе өлешенә төшә. Хезмәт сөючән гаиләдә сүз һәрвакыт хезмәттә һәм укуда катнашу турында бара. Биш бала да: өч кыз һәм ике малай, эштә аерылып торырга тырышалар. Сәгыйтькә, малайларның өлкәне буларак, иң авыр эшләрне башкарырга туры килә. Ул тугыз яшеннән җәйге каникулларда колхозның кирпеч заводында эшли. Кипкән балчык өстендә көннәр буе иртәдән кичкә кадәр яланаяк ат куа – кирпеч ясау өчен балчык баса. Эсседән башы әйләнә, искән җилдән иреннәре чатнап кибә, арудан тәне сызлый. Ләкин аның авырлыклардан зарлану гадәте булмый. Авылда җир сөрә башлаган беренче малай да ул. Эшкә җаваплы каравын белгәнгә, кырның иң авыр участогын ышанып тапшыралар аңа. Кечкенәдән авыр хезмәт малайның характерын чыныктыра.

Сәгыйтьнең яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Кулында корал тота алганнарның барысы да фронтка алынгач, колхоздагы барлык эш хатын-кызлар, картлар һәм балалар иңенә төшә. Мәктәп турында яхшы вакытларга кадәр онытырга туры килә. Барлык яшүсмерләр кебек ул кырда да, терлекчелек фермасында да, ындыр табагында да эшли. Барлык йөкләнгән эшләрне намус белән башкаручы актив үсмерне колхоз комсомол оешмасының секретаре итеп сайлыйлар. Һәм ул үзе өчен генә түгел, Ялангачның башка комсомоллары, яшьләре өчен дә җаваплылык тота. Урып-җыю вакытында комсомоллар төнге сменага эшкә чыгуны, фронтка озату өчен җылы кием җыюны оештыралар. Иң авыры 1942 елда бөртеклеләрне җыеп алу була. Җәен башланган яңгырлар кышкы бураннарга кадәр туктаусыз ява. Яңгыр астында чабылган игеннәр калын кар һәм боз катламы астында кала. Кар астыннан башакларны табарга, аларны ялан кул белән йолкып чыгарырга, арыган һәм ач атларга атланып, басудан ындыр табагына илтергә туры килә. Аяк киеме һәм бияләйләр туңа. Учак янында туңган кулларын җылытып, кешеләр төнге караңгыда икенче повозка артыннан баралар. Акыл көче һәм җиңүгә ышаныч, икмәкнең фронтка кирәклеге турындагы уйлар аларга көч өсти. Үзләрен кызганмый эшлиләр. Яшь Сәгыйть умыртка сөяген имгәтә. Ләкин ул чагында да бригадирның ял бирү тәкъдимен кире кага. “Бу мөмкинме? Башкалар миңа ничек карарлар?!” Ул авыл тормышы үзәгендә кайный.

1943 елда Сәгыйть, кулына корал тотып, илне саклаучылар сафына баса: Ленинград хәрби округында мөһим йөкләрне фронтның алгы сызыгына озата бара. Соңрак бу көннәрнең кайбер вакыйгаларын ул үзенең “Урман юлыннан” повестенда тасвирлый. Теләсә нинди һава шартларында да ул ышанып тапшырылган йөкне бер генә мизгелгә дә күздән ычкындырмый, диверсантлардан, шпионнардан һәм караклардан саклый. Аңа берничә тапкыр утлы давыл уртасында булырга да, үлем куркынычы белән очрашырга да туры килә. Хәрби йөкләргә һөҗүм итү очраклары да була. Бер тапкыр, тылга үтеп кергән шпионны тотканда, иптәше яралана. Барлык сынауларны да уңышлы җиңеп, ул үзенең хәрби бурычын җиде ел дәвамында үти. Райондашыбыз сугыш дәһшәтләрен искә төшерергә яратмый – алар кешеләрнең күңелләрен бик каты яралаган. Ләкин искә төшерергә кирәк! Киләчәк буыннар илебезнең җиңүе һәм бәйсезлеге нинди бәя белән яуланганын белергә, дөрес нәтиҗәләр ясарга тиеш. Шуңа күрә ул дәһшәтле елларга әйләнеп кайту авыр булса да, Сәгыйть Сәлимгәрәев – үз Ватанының тугрылыклы солдаты, сугыш һәм гади солдатлар, тыл хезмәтчәннәре турында яза.

Фронт юллары аның өчен батырлык, ныклыкка сынау һәм үз-үзеңне танып белү мәктәбе була. Аңарда шул еллар кичерешләрен сурәтләү сәләте дә көчәя. Кешеләрнең иң авыр шартларда тиңдәшсез батырлыкларга баруын, каһарманлыгын чагылдыра ул. Шушылар барысы аның киләчәк әсәрләренең нигезенә ята. Аның китаплары – үткәннәр турындагы тарихлар гына түгел, бу тормыш, кеше табигате һәм безне кеше иткән кыйммәтләр турында уйланулар. Ул сугышның кешеләрне ничек үзгәртүе, аларның чын хисләрен һәм асылын ачуы турында яза.

Сәгыйть Сәлимгәрәев иҗатында тыл хезмәтчәннәре турындагы хикәяләр аерым урын алып тора. Ул язуынча, сугышта җиңү – фронттагы батырлыклар нәтиҗәсе генә түгел, ә миллионлаган кешеләрнең тылдагы фидакарь хезмәте нәтиҗәсе дә. Еш кына күләгәдә калган бу кешеләр гомум эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Сәгыйть Сәлимгәрәев әсәрләре үзенең ихласлыгы һәм тирәнлеге белән сокландыра. Ул катлаулы мәсьәләләрне күтәреп, тормышны аның барлык шатлыклары һәм кайгылары белән бар тулылыгында ачып сала. Аның китаплары – укучы белән әңгәмә, анда ул яшәү мәгънәсе, мәхәббәт, дуслык, кеше рухының ныклыгы турында уйланырга чакыра.

Сугыштан соңгы елларда, кызыксынучан егет читтән торып Пермь укытучылар институтын тәмамлый. Берничә ел Пермь өлкәсенең әдәбият цензоры, Өлкә башкарма комитеты методисты булып эшли. Соңрак эшкә Башкортстанга Бөре район Советының мәдәният бүлеге мөдире, партия райкомы инструкторы итеп күчерелә. Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, партия-совет органнарында җитәкче урыннарда эшли: Краснокама һәм Стәрлетамак районнарында – партия комитетының икенче секретаре, Чишмә районында – район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары һәм, пенсиягә чыкканчы, 23 ел район Халык контроле комитеты рәисе була. Бу авыр, тынгысыз, кайчак хәтта куркыныч та эш гаять зур җаваплылык һәм кыюлык, хокук бозуларны вакытында кисәтә белүне таләп итә. Үзенең гаделлеге һәм принципиальлеге өчен Сәгыйть Якуп улы Чишмә районы халкы арасында зур ихтирам казана. Ватанга тугры хезмәте өчен якташыбыз “Почёт Билгесе” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” һәм “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен” медальләре, БАССР Югары Советы Президиумының ике Мактау грамотасы, “Халык контроле органнарында бик яхшы эшләгән өчен” билгесе белән бүләкләнә. Ул – РСФСРның шәхси пенсионеры.

Аның таланты күпкырлы. Ул берничә ел дәвамында “Совет Башкортостаны”, “Кызыл таң” республика гәзитләре, урындагы “Родник” гәзите хәбәрчесе дә була, “У народа глаза острые” исемле махсус битләр чыгаруда катнаша, анда дәүләт милкенә кул сузучылар һәм бюрократлар фашлана.

Бай тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң, Сәгыйть Сәлимгәрәев профессиональ рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1976 елда “Совет Башкортостаны” гәзитендә чыккан “Нәзирә елмаюы” хикәясе укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Шуннан соң бер-бер артлы башка хикәяләре дә басыла: “Башак тавышы”, “Бәхетле елмаю”, “Көтелмәгән танышлык”, “Өршәк ярында”, “Яшенле яңгырлар белән җәй”, “Ерак еллар авазлары” һ.б. “Ырыу муйынсаһы” (1993), “Непобедимый Яныш” (1996) хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары, шулай ук җитәкчеләр һәм белгечләр өчен көндәлектә кирәк булган “Колхозларда хезмәтне дәртләндерү” фәнни хезмәте дөнья күрә. 2008 елда “Яшел папка” дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

“Яшел папка”да тормышта батыр һәм кыю булу гына җитми, мәрхәмәтле, намуслы, олы йөрәкле дә булырга кирәк дигән фикер кызыл җеп булып үтә. Бу китабында ул үзе яшәгән чорның каршылыклы яклары турында уйлануларын укучыга җиткерә.

Бу китапка кергән өч фантастик повестенда да автор мавыктыргыч вакыйгалар турында бәян итә. “Зәңгәр күл” белән “Утлы Таң планетасында” дигән әсәрләре кыю йөрәкле малайларны сурәтләсә, “Җиңелмәс Яныш” повестенда Яныш исемле роботның маҗараларын тасвирлый.
“Сәрбинур” дигән китабына шул исемдәге һәм “Урман юлында” дигән ике повесте кергән.

2004 елда дөнья күргән “Сәрбинур” повестенда ул авыл тормышындагы авыр чорны яктырта һәм повестьның төп героинясы – Сәрбинурның гаҗәеп якты образын тудыра. Сәрбинур – сугыш елларында ир-атларны алыштырган хатын-кыз комбайнчыларның берсе. Көмәнле икәнен колхоз рәисенә дә белдерми, басуга чыга һәм урак эшендә... басуда бәби тудыра. Бала тапканнан соң икенче көнендә үк ул эшкә чыга, чөнки авылда чәчү һәм урып-җыю вакытында һәр минут исәптә.

Сәрбинур – җыелма образ. Һәр колхозның, һәр авылның үз Сәрби апалары була. Алай булмаса, халкыбыз дәһшәтле дошманны җиңә алмас иде.
Сәгыйть Сәлимгәрәев әсәрләрендәге геройлар безнең арадан чыккан кешеләр, янәшәдә яшиләр һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр.

Сәрбинур – ире Закирны сугышта югалтып, улын ялгыз тәрбияләп үстергән яшьли тол калган хатын. Ул тракторчы һәм комбайнчы, гаиләсен тәэмин итү һәм фронтка ярдәм итү өчен ару-талу белми эшли. Аның образы хатын-кызлар һәм балалар ил язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алган елларга чын һәйкәл. Әсәрдә Сәрбинур һәм аның тракторчы коллегаларының хезмәтләре җентекләп тасвирлана. Алар кырда эшли, ашлык чәчә, арыган һәм ач булуларына карамастан, уңыш өчен көрәшә. Хезмәтләре авыр була, ләкин алар зарланмый һәм эшләүләрен дәвам итә. Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә Сәрбинур җаваплы хезмәткәр генә түгел, яхшы күңелле, ярдәмчел хатын буларак та ачыла. Аны хезмәт сөючәнлеге һәм яхшылыгы өчен хөрмәт итәләр, яраталар.
 
Сәрбинурның характеры авыр тормыш шартлары тәэсирендә формалашкан. Ул көчле һәм чыдам, авырлыкларны җиңә һәм куркыныч алдында баш ими. Ул шулай ук бик кайгыртучан ана, улына лаеклы киләчәкне тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Сәрбинур образы Бөек Ватан сугышы чорын аңлау өчен зур әһәмияткә ия. Ул тылда калган хатын-кызлар һәм балаларның дошманны җиңүгә никадәр зур өлеш кертүен күрсәтә. Алар кырларда, заводларда, фабрикаларда эшли, фронтны азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Бу җәһәттән фронтовикның Сәрбинур турындагы романы әдәбиятта Бөек Ватан сугышы турындагы иң чагу әсәрләрнең берсе булып тора.

Сәгыйть Сәлимгәрәев вафат булганнан соң да аның иҗаты яшәвен дәвам итә. Аның әсәрләре илһамландыра, өйрәтә һәм безнең һәрберебездә һәртөрле кыенлыкларны җиңеп чыга алырлык көч барлыгын искәртә, кешелекле, игелекле һәм гадел булырга өнди.

Тормыш иптәше Зөлфә Мулланур кызы белән Сәлимгәрәевлар өч кыз үстергәннәр. Зур кызлары Ирина Уфа дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган. Лилия Уфа дәүләт авиация-техник институтын тәмамлап, педагог булып эшләгән – физика фәнен укыткан. Эльвира Уфа технология институтын тәмамлап, Чишмә үзәк район дәваханәсендә икътисадчы булып эшләп, хаклы ялга чыккан. Барысы да Чишмә посёлогында яшиләр. Гаиләлеләр. Балалар үстергәннәр. Оныкларын тәрбияләшәләр.

– Абый бик ярдәмчел иде, аның киңәшләренә таянып яшәдек. Бик әйбәт кеше булды. Туган җанлы булуы белән йөрәк түрендә урын алды, – ди Әгъния Ибраһимова.

Язучы бүген үзе арабызда булмаса да, аның иҗаты, исеме яши. Кызларын үзләре гомер кичергән төбәктә төрле кичәләргә, чараларга чакыралар. Олы шәхеснең иҗаты, тормыш юлы турында алар зур ихласлык белән сөйли.

Тормышчан иҗат, сүз остасының гомере балаларында һәм әсәрләрендә дәвам итә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас