Сугыш вакытында хезмәт армиясендә җиңү көннәрен якынайтуга үз өлешен керткәннәр арасында Гафури районының Үтәк авылыннан Исмәгыйль Арсланов та бар. Сезнең игътибарга оныгы Алик Арсланов язып алган хатирәләрне тәкъдим итәбез. Басмага мәктәп музее җитәкчесе Равил Ракаев әзерләде.
Зурәнкәем Гатифә Әһлиулла кызы сөйләве буенча, бу чорда Исмәгыйль зурәткәем Ташбүкән авылы янындагы Туйралы артелендә хезмәт армиясендә булган. Күзе зәгыйфь булганга, аны сугышка алмаганнар. Аларның төп бурычы ─ фронтны ат җигә торган җиһазлар – дирбия белән тәэмин итеп тору. Мәсәлән, ат дугасы өчен кирәк-ярак – клепка әзерләү. Көненә 25 данә әзерләргә кирәк, моның өчен урманнан үзең кирәкле агачны эзләп табасың, шома итеп юнып тапшырасың. Азак аны парда тотып, җайлап кына дуга рәвешенә китереп бөгәләр. Бурыч һәрвакыт зурдан булган. Бервакыт зурәткәй заданиесен арттырып үтәгән өчен премия алган. Бу хәл гаиләсендә шулкадәр нык хәтердә калган, чөнки премиянең бер өлеше (!) такта чәйдән гыйбарәт булган. Хезмәт армиясендә булсалар да, ашарга өйдән ташыганнар: 15 көнгә 10 литрлы бер савыт катыкны, бер кадак майны, бер икмәкне, 2-3 килограмм бәрәңгене җиткерергә тырышканнар. Эшләгән эшләренең сыйфатына таләп бик көчле булган.
Шулай берчак зурәткәй артельдән авылга ризык алырга кайтырга чыккан. Эштән буш вакытында сатуга 3 ат чанасы да эшләгән икән. Ни дисәң дә, өйдә Гатифәсе янында 6 бала, аларны карарга кирәк бит. Менә шул чаналарны берсе өстенә икенчесен утыртып, арканга җигелеп кайтып килә икән. Әрмет елгасын үтеп, Аръяк урманына кергәч, аңа бүреләр очраган. “Нишләргә? Аякта – чаңгы, билдә – балта. Ташлансалар, балта белән тондырырмын, дип киләм. Гомерем бетмәгән икән, тимәделәр, тезелешеп карап калдылар”, –─ дип искә төшерә иде ул вакыйганы.
Үзәкләренә үткән икенче бер хәлне дә сөйләп үтик. Зурәткәй хезмәт армиясендә чакта зурәнкәйләр (12-13 яшьлек улы Гомәр инде кул арасына кергән малай булган), 20 кием чабата үреп, Кинҗәкәү (Петровск) базарына алып барып сатканнар да акчасына 1 пот тары алып кайтканнар. Исмәгыйль зурәткәй дә кайткан чак булган, тарыдан ботка пешереп ашаганнар. Гомәр әткәсенә ияреп, Ташбүкәнгә артельгә барырга чыккан. Тегендә әз генә булса да ярдәм итәрмен, дигәндер инде. Аръяк урманы аша китеп барганда Гомәр: “Әтәй, әтәй, кара әле, агач башында кеше асылынып тора”, – ди икән. “Юк анда бернәрсә дә”, – ди икән зурәткәй. Бара-бара тагы ниләрдер күренә икән күзенә. Теге тары кар астында калып туңган, шуңа агуланган булган. Шуңа күзенә әллә ниләр күренә икән малайның. Кире борылып, Үтәккә кайтам дисә, “Әтәй, миңа хәл керде, кайтмыйк, Ташбүкәнгә барыйк”,–ди икән. Чак барып җиткәннәр Урта Ташбүкәнгә. Шәмсетдин дигән кешедә фатирда торган булганнар, аның әбие малайга шунда ук әче катык эчереп яткырган. Шулай Гомәр бабай үлемнән калган. Өйдә калганнар да ул тарыны ашаганнар, ни гаҗәп, авырмаганнар, әз-әзләп кенә ашагангадыр инде.
Ә инде авылда калган балалар, хатын-кызлар колхозда җигелеп эшләгән. Җәяүләп Аккүлдән 30 килограммлап орлык ташыганнар. Шулай бер елны симәнә юллап зурәнкәйләр Аккүлгә 28 тапкыр барган. Урман кискәннәр. “Сыерга өчәр центнерлап ашлык төяп, Ялгызкаенга тегермәнгә алып бара идек, үтмәсә, яңадан алып кайтып, киптереп, янә илтә идек”, ─– дип сөйли иде ул. Көрәк белән 10 сутый җир казыганга бер кашык он бирер булганнар.
Атлар юк, шунлыктан сыер җигеп җир сөргәннәр. Зурәнкәемнең кара сыерына тиңләшерлек сыер булмаган. Шулай гел “передовик” булып йөргән ул сыер.
Менә тагы нәрсәләрне хәтерләде ул: “Шулай берчак авыл аша Әүҗән ягына тауга мал куган күрше авыл мужиклары безнең бозауны да куып алып киткән. Бозау юк та юк. Күршедә яшәгән Ильяс Мәрьяме белән Гомәрне җибәрдем тауга мал куганнар артыннан. Үзем барыр идем, берсеннән-берсе бәләкәй балалар бар. Ике көн дигәндә Әүҗәндә куып җиткәннәр тегеләрне. “Апалнай” (артык) мал дип, суярга әзерләнеп беткәннәр, ди. Инде хәле беткән бозауны җайлап кына куып алып кайтып киләләр икән. Ишем авылына чак килеп җиткәннәр. Туган тиешле Миңлекәй түтәйгә кереп, бераз хәл җыеп, чәй эчеп, кайтырга чыкканнар. Үтәк күренеп тора да бит, хәл юк, чәйдән нинди хәл керсен инде?! Шулай көч хәл белән кайтып җитте алар.
Ул “передовик” сыер дигәндә, аны да чак берәүләр урлап суймады әле. Бик акыллы, җир сөргәндә үзе белеп йөри торган сыер иде ул, куаларга да түгел. Шуңа 10-13 яшьлек Асия белән Сания кызларым, бер курыкмыйча, аның белән колхозга җир сөрергә чыктылар. Мин уракта идем. Бераз привал ясаганда сыерлары юкка чыккан боларның. Ашый-ашый киткәндер инде. Үзләре тапмагач, үзем, энем Хәлиулланың хатыны Мәрьям килен белән эзләргә киттек. Йөреп-йөреп, сорашып, Ишем урамына килеп кердек, юк сыер. Шулчак берәүләрнең абзарыннан сыерым, безнең тавышны ишетеп, мөгрәп җибәрмәсенме?! Тарткалаша теге бәндә, башта абзарга да кертмәде. Азак түләү давайлый: “Мин аны ашатып, эчереп тордым”, – дип. Үзен тиргәп: “Өйдә сөт көтеп утыручы 6 баланың рәнҗеше төшәр әле сиңа”, ─– дип алып кайттык теге “передовик”ны, –─ дип сөйли иде Гатифә зурәнкәй.
Кышларын да тик утырмаган халык: фронт өчен оекбаш, бияләй бәйләгәннәр, бәрәңге киптергәннәр. Ул әйберләрне җыя торган аерым бер кешесе дә булган.
Тормыш бик авыр булса да, авыл яшәгән. Такмаклар чыгарып, җырлап-биеп тә күңел ачканнар кайчак.
Германия, Болгария –
Болгаталар дөньяны.
Алар болгата дөньяны
Без күрәбез нужаны.
Без китәбез иртәгә,
Капчык асып җилкәгә.
Без китмәс идек иртәгә,
Герман тия теңкәгә.
Равил РАКАЕВ.
Гафури районы.