+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
22 август 2025, 05:33

Йөрәктә – снаряд ярчыгы, җанда – илгә тугрылык

Батырлык мирасы: дәү әтиләренең данлы юлын бүген оныклары дәвам итә

Йөрәктә – снаряд ярчыгы, җанда – илгә тугрылыкЙөрәктә – снаряд ярчыгы, җанда – илгә тугрылык
Йөрәктә – снаряд ярчыгы, җанда – илгә тугрылык

Агымдагы елда халкыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләде. Бу данлы дата уңаеннан һәр гаилә, һәр авыл, һәр төбәк үзенең батырларын искә алды, чөнки Бөек Ватан сугышы бер генә йортны да, бер генә гаиләне дә читләтеп узмады. Ул һәркемгә кайгы, югалту, авыр хезмәт алып килде, шул ук вакытта бердәмлек, батырлык, түземлеккә сынау булды.

Хәерзаман (Хәйри) Хәлимуллин – шундый геройларның берсе. Ул 1926 елда туган. 1944 елның 10 маенда сугышка алынып, укчылар дивизиясе сафында яуда катнаша.

Батырлыгы өчен ул берничә хәрби бүләккә лаек була. Шулардан “Батырлык өчен” медале – сугышта иң авыр һәм җаваплы мизгелләрдә күрсәткән шәхси каһарманлык өчен бирелә торган, фронтовиклар арасында иң олы хөрмәткә ия медальләрнең берсе.

Моннан тыш, ул “Берлинны алган өчен” медале, “Кызыл Йолдыз”, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән дә бүләкләнә.

әерзаман Хәлимуллин сугышкан 50нче укчылар дивизиясе Бөек Җиңүгә илткән юлда бик күп тарихи бәрелешләрдә катнаша.

Прага операциясеннән соң дивизиянең сугышчан юлы тәмамлана.

Бу бәрелешләр барышында Хәерзаман авыр яралана – аркасына снаряд ярчыгы эләгә. Госпитальдә озак дәваланганнан соң да бер ярчык тәнендә кала, аны алу мөмкин булмый. Еллар узгач, тыныч тормышта шул ярчык аның йөрәгенә кадала. Ветеран нибары 49 ел яшәп кала.

Сугыштан соң тагын берничә ел ил сагында торгач, ул туган авылына кайта, көтеп алган сөйгән яры Нәфисә белән кавыша. Аларның мәхәббәт тарихы үзе бер җыр кебек. Нәфисә ханым Хәерзаманнан дүрт яшькә өлкән була, арадагы ихтирам, җылылык һәм күңел якынлыгы бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Хәерзаман Вәлиәхмәт улы хатыны Нәфисә Әгъзам кызы белән биш бала үстерәләр – бер малай һәм дүрт кыз туа. Уллары армия сафына алынган көнне Хәйри кинәт хәлсезләнеп егыла – снаряд ярчыгы йөрәген тибүдән туктата.
Нәфисә ханым иренә булган мәхәббәтен гомере буе саклый – балаларын ялгызы үстерә, башлы-күзле итә.

Хәрбинең батырлык мирасы бүген оныкларында дәвам итә. Алар, илебезнең иминлеген саклап, махсус хәрби операциядә катнаша, батырлыклары өчен бүләкләнә.

Алар – Шәйморатов, “Батырлык өчен” орденнары, Суворов, “Кырымны азат иткән өчен” медальләре ияләре, ә бер оныгы батырларча һәлак булган, Ватанны саклап гомерен биргән. Алар: “Без картәтиебез белән горурланабыз. Аның батырлыгы безгә көч бирә. Ул безгә тугрылык, батырлык, мәрхәмәтлелек үрнәге калдырды”, – ди.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас