+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
29 август 2025, 09:15

Бер тарихта – ил тарихы

Бөек Ватан сугышында Әхмәтзыя Гыйльданов берьюлы җиде фашистны әсирлеккә алган

Бер тарихта – ил тарихыБер тарихта – ил тарихы
Бер тарихта – ил тарихы


       Әхмәтзыя Илеш районының Бишкурай авылында яшәүче Мәфтүхә һәм Сәмигулла Гыйльдановларның җиде балалы гаиләсендә дөньяга килә. Алдынгы карашлы әти-әнисе балаларын белемле итәргә тырыша. Әхмәтзыя тәүдә туган авылындагы мәктәпкә бара. Тырыш, уку-язуга оста егет, Бишкурай җидееллык мәктәбен тәмамлагач, күрше Югары Манчар урта мәктәбенә йөреп укуын дәвам итә. Ул зур хыял – укытучы булу теләге белән яна. Әхмәтзыя, урта белем алгач, укытучылар әзерләүче курсларга документларын тапшыра, тик укуы башланганчы армия сафларына алына. Ә инде солдат шинеле киюгә тугыз ай үткәч, Бөек Ватан сугышы башлана. Әхмәтзыя Гыйльданов 2нче мотоукчылар дивизиясе составында Мәскәүне обороналауга җибәрелә. Илебезнең башкаласына фашист илбасарларын кертмәү өчен канкоеш, дәһшәтле сугыш меңнәрчә кешенең гомерен өзә, бик күпләр батырлык күрсәтә. Яшь, курку белмәс Әхмәтзыя да илебезнең тынычлыгы өчен үзен аямый сугыша.

      “Мәскәү янында каты сугышлар барды. Корал җитми. 2-3 солдатка бер винтовка иде. Моңа карамастан, без каты сугыштык, рухыбызны сындырмадык. Нәтиҗәдә, көче һәм коралы күбрәк булса да, фашистларны Мәскәү яныннан чигенергә мәҗбүр иттек”, – дип сөйли иде әтием, – ди улы Илшат Гыйльданов.
      Озакламый Әхмәтзыя Гыйль­дановның күкрәген “Мәскәүне обороналаган өчен” медале бизи, аңа ефрейтор званиесе бирелә.
      Мәскәүдән соң Әхмәтзыя хезмәт иткән часть Курскка җибәрелә. Курск дугасындагы алыш тарих битләренә танк­лар сугышы белән дә кереп кала. Техника белән беррәттән, тере көч ягыннан да югалтулар зур булса да, хәзер инде Кызыл Армия немец илбасарларына үзенең өстенлек итүче көч-куәтен күрсәтә, фронт икенче юнәлеш ала.
      1943 елда Әхмәтзыя Гыйльданов Коммунистлар партиясе сафына алына, рота командиры итеп тәгаенләнә. Озакламый ул хезмәт иткән часть Белоруссия җирләрен немец фашистларыннан азат итү өчен юнәлә. Брянск шәһәрен азат иткәндә иптәшләре белән каты һөҗүмгә эләгәләр. Кызганычка каршы, Әхмәтзыяның иптәш­ләре һәлак була, ниндидер могҗиза белән генә ул берүзе исән кала. Бераз нәрсә эшләргә, кая барырга белми торгач, ул урманга таба атлый. Куе урман арасында үзебезнекеләр янына бару юлын эзләгәндә бер йортка тап була. Шым гына килеп, тәрәзәгә күз сала. Анда җиде немец солдаты ял итеп утырган була. Әхмәтзыя әле генә һәлак булган иптәшләре өчен үч алырга була. Ул, кыюлыгын учына җыеп, немецлар янына бәреп керә һәм фашистларны әсирлеккә ала. Әхмәтзыя Гыйльдановка шушы батырлыгы өчен Дан ордены бирелә.
      “Фашистлар миңа автоматларын төбәгәнче аларны әсирлеккә алдым. Әллә алар курыкты, әллә яшь булулары комачаулады, бик тиз генә кулларын күтәреп, бирелделәр”, – дип хати­рәләре белән уртаклашкан Әхмәтзыя.
       – Әткәй сугыш турында сөйләргә яратмады. Бик сирәк очракларда гына аз-маз сөйләп куя иде. Уйлап карасаң, берьюлы җиде солдатны әсирлеккә алганда аның үзенә дә нибары 22 яшь булган бит! Сугыш никадәр кырыс булса да, кешелеклелек күренешләре дә очраган. Әтиемә шул әсир солдат­ларның берсе авыз гармунын бүләк итә, – дип сөйләде Илшат Әхмәтзыя улы.
Белоруссиядән соң Әхмәтзыя Польшаны азат итүдә катнаша. 1945 елның гыйнварында Люблин шәһәре янында каты сугышлар бара. Әхмәтзыя хезмәт иткән ротада каты бәрелештән соң өч кенә кеше исән кала. Аларга кичекмәстән штабка кайтырга кирәк була. Сугышның барлык ачысын үзләрендә татыган яугирләр карлы буранда алга атлый. Адым саен хәвеф сагалый, өстәвенә, фашистлар ялан-кырларга миналар куеп чыккан була. Нәкъ шуның берсенә тап була алар. Командирлары һәлак була, икенчесе каты яралана, Әхмәтзыяның сул аягы өзелә, ул, исән калып, госпитальгә эләгә.
      Сугыш тәмамланып, ярты ел узгач кына Әхмәтзыя туган авылына протез аяк белән кайтып керә. Фронттагы батырлыклары өчен аның күкрәген Дан ордены, “Мәскәүне обороналаган өчен” медале бизи. Ә киләчәктә аңа тыныч тормышта агач аяк белән яшәргә өйрәнәсе, сугыш җимереклекләрен тергезәсе була әле.
Әхмәтзыя Нәҗибә исемле кызга өйләнеп, матур гаилә кора, биш балага гомер бүләк итәләр. Флизә, Ирек, Азат, Илгиз, Илшат, үрнәкле тәрбия алып, тормышта үз юлларын табып, күркәм гаиләләр корып яшиләр.
      Әхмәтзыя Сәмигулла улы яшьлек хыялын тормышка ашыра: укытучы һөнәренә ия булып, Бишкурай урта мәктәбендә балаларга белем бирә. Башлангыч сыйныф укытучысы кирәк булганда, хезмәт дәресләрен дә алып бара, мәктәп-интернатта тәрбияче дә булып эшли. Утыз ел гомерен иң изге һөнәрләрнең берсенә багышлый. Ә инде хаклы ялга чыккач, туган колхозында хезмәт юлын дәвам итә.
      – Безнең әти соклангыч кеше булды. Бервакытта да зарланмады. Әнкәй белән тырышып дөнья көттеләр, безне, биш баланы, башлы-күзле иттеләр. Дүрт саны төгәлләр белән беррәттән, печәнен дә чапты, утынын да хәзер­ләде. Кыскасы, барлык хуҗалык эшләрен башкарды, – ди Илшат Әхмәтзыя улы.
Ләйлә белән Илшат Гыйльдановлар – үзләре дә Бишкурай авылы хакимиятенә караучы авыллар арасында үрнәкле гаилә. Илшат Әхмәтзыя улы, мәктәпне тәмамлагач, гаиләдәге төпчек бала буларак, әти-әнисенә ярдәмләшү йөзеннән туган авылында төпләнә. Бишкурай авылының чибәр, уңган кызларының берсе Ләйлә Хафизовага өйләнеп, матур, тату гаилә коралар. Бер елдан Нәҗибә апа каты авырудан вафат була. Әхмәтзыя ага улы һәм килене карамагында бер түбә астында 17 ел тату гомер кичерә. Оныклары Айнур, Айгөл, Айдарны тәрбияләшергә дә ярдәмләшә.
Илшат Гыйльданов соңгы елларда Муса Гәрәев исемендәге колхоз-кооперативында баш инженер булып эшли. Күптән түгел аның фидакарь хезмәте Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләнгән. Ләйлә Риф кызы утыз елдан артык сәла­мәтлек саклау системасында эшләгән. Бүген ул Бишкурай авылы хакими­ятенә караучы балалар бакчасында тәрбияче.
      Бу тырыш, уңган гаиләнең чәчәк-гөлгә күмелеп утырган йорт-курасы бала-чаганың шат тавышыннан тынып тормый. Гыйльдановлар оныклары Динияр, Мәдинә, Сафинага яраткан картәти белән картәни булса, килен­нәре Айнэль белән кияүләре Айнурны да үз балалары кебек күрәләр. Өлкән уллары Айнур, нефтьче һөнәрен сайлап, Себер тарафларында эшли, гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. Кызлары Айгөл югары белем алып, Уфа шәһәрендә гаил­әсе белән яши, әлегә декрет ялында. Төпчекләре Ай­дар үз һөнәре буенча Уфада эшли һәм яши.
      – Картәтием азсүзле булды, авыртынуын бервакытта да күрсәтмәде. Җәй көннә­рендә ул, ат җигеп, безне урманга алып бара иде. Без җиләк эзләп йөргәндә аның инде савыты тулган, печәне чабылган булыр иде. Бергәләп каз бәбкәләрен саклаган чакларны да сагынып искә алам. Мәктәптә укыган чагымда Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, “Маяк” район гәзите иҗади конкурс игълан итте. Укытучыларым тәкъдиме белән мин картәтием турында мәкалә яздым. Алда әйтүемчә, ул артык сөйләшеп бармый иде. Шулай да, сорауларыма җавап ала алдым һәм мәкалә яздым. Ул гәзит битләрендә басылып чыкты. Ә инде илебездә “Үлемсез полк” акциясе барлыкка килгәч, мин, картәтием турында булган барлык мәгълү­матларны җыеп, Интернет челтәренә урнаштырдым. Шулай итеп, аның исемен мәңге­ләштердем, дип уйлыйм.
      Ватанпәрвәрлек кечкенәдән тәрбия­ләнергә тиеш. Мин моны яхшы аң­лыйм. Үзебезнең улыбыз Динияр быел беренче сыйныфны тәмамлады. Бөек Җиңүнең 80 еллыгында картәтиемнең фотосын Георгий тасмасы белән беркетеп, значок эшләп бирдем. Улыма Бөек Ватан сугышы, анда батырлык күрсәткән якташларыбыз хакында һәм, әлбәттә, Әхмәтзыя карт картәтисе хакында тагын бер кат сөйләдем. Кызым Мәдинәгә дә, бераз үсә төшкәч, мотлак сөйләячәкмен, – диде Айгөл.
      Әйе, ватанпәрвәрлек кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Димәк – гаиләдә! Ләйлә һәм Илшат Гыйльда­новларның йортында булганда мин моның ачык мисалын күрдем. Бөек Ватан сугышы ветераны, үз канын түгеп тыныч тормыш яулаган Әхмәт­зыя Сәмигулла улының батырлыгын, каһарманлыгын балалары, оныклары, туруннары күз карасыдай саклый. Димәк, бу мирасның, гаилә тарихының буыннан-буынга күчүенә шик юк!

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Илеш районы,
Бишкурай авылы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас