-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 сентябрь 2025, 09:35

Җиңү рухы: үткәннән – бүгенгә

3 сентябрьдә Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн

Җиңү рухы: үткәннән – бүгенгә
Җиңү рухы: үткәннән – бүгенгә

Билгеле булуынча, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмам­лану көне Русиядә элек 2 сентябрьдә билгеләп үтелә иде. 2010 елның 23 июлендә кабул ителгән федераль закон нигезендә әлеге көн Хәрби дан көне итеп расланды, әмма 2020 елның апре­лендә кабул ителгән үзгә­решләргә ярашлы, ул 3 сентябрьгә күчерелде. Бу адым, закон инициаторлары фике­ренчә, “Икенче Бөтен­дөнья сугышында җиңү яулаган халыкларның тарихи гаделлеген саклау һәм һәлак булган батырларның хәтерен мәңгеләштерү” максатында башкарылды.

3 сентябрь – кешелек тарихындагы иң канкойгыч, иң дәһшәтле сугыш тәмамлану көне. 1939 елның 1 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр дәвам иткән Икенче Бөтендөнья сугышы 6 елга сузыла. Совет халкы бу җиңүне фронтта һәм тылда бердәм батырлык үрнәге күрсәтеп яулый.

Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләнүе турындагы актка кул куела. Шулай итеп, иң куркыныч һәм иң күп югалтулар китергән сугыш елъязмасының соңгы бите ябыла.

Русия дәүләте тарихында Икенче Бөтендөнья сугышы белән чагыштырырдай башка бер генә сугыш та юк. Фаҗигасе, колачлылыгы һәм күпмилләтле халкыбызның Гитлер һәм аның тарафдарларына каршы сугышта ирешкән хәрби дан тиңдәшсез.

Тарихтан билгеле булуынча, Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда тәмамланса да, сугыш әле аннан соң да дәвам итеп, ватандашларыбыз һәлак булган. Ерак Көнчыгышта күпмиллионлы Квантун армиясе тулысынча тар-мар ителеп, Япониядә милитаристик режим бәреп төшерелгәннән соң гына дөньяда озак елларга ныклы тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык урнашкан.

Шулай итеп, миллионнарча кешенең гомерен өзгән, өч кыйтгадагы 40 дәүләтне һәм дүрт океандагы хәрби хәрәкәтләрне үз эченә алган сугыш тарихта калган.

2025 ел – илебез өчен аеруча әһәмиятле ел. Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан ул “Ватанны саклаучылар елы” һәм “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елы” дип игълан ителде. Үз чиратында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елны “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы” дип билгеләде.

Бу карарларның мәгънәсе тирән: без батыр ата-бабаларыбызның җиңүләрен онытмыйбыз һәм бүген дә Русиянең чын геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар Ватанны саклый, яңадан баш күтәргән нацизмга каршы көрәшне дәвам итә.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас