+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 сентябрь 2025, 03:40

“Изге көнне бергә якынайттык”

Гафури районының Үтәк авылында авыр елларда яшәгән сабыйларның хатирәләре.

“Изге көнне бергә якынайттык”“Изге көнне бергә якынайттык”
“Изге көнне бергә якынайттык”
Әлеге хатирәләр Үтәк мәктәбе музеенда саклана. Аларны музей җитәкчесе, гәзи­тебезнең күптәнге дусты Равил РАКАЕВ туплап җибәргән.

“Әнкәй суга агып киткән...”

“Әтием Әбделхәй Нигъмәтуллин Үтәктә туып-үскән, ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Мин 1941 елның 25 декабрендә туганмын. Шулай итеп, әтиемне әнкәй һәм аның бертуганнары сөйләгәннән генә беләм.
 
1945 елның 9 мае – Җиңү көне. Әнкәй Миңсылу апа Мусина белән Стәрледән колхозга чөгендер орлыгы күтәреп алып кайтып киләләр икән. Идел аша Карлы авылы көймәчесе чыгарган. Миңсылу апа көймәдән тәүдә төшкән, ярга баскан. Этенеп төштеме икән инде, көймә ярдан ераккарак йөзеп киткән, Миңнебану әнкәем ярга чыгам дип, тирән урынга төшеп тә киткән, ага да башлаган. ”Каушап төштем, “Үләм! Үләм”, –─ дип кычкырам. Яр буйлап агып киләм, үлән, куак-фәләнгә тотынган булам, алары йолкынып килеп чыгып тора. Карлы көймәчесе кычкыра: “Дулап акма, тик кенә, кузгалмый гына, үз агышың белән ак!” 16 багана арасы шулай агып килгәнмен. Бәхетемә күрә, култык сыман бер урынга кереп, чак ярга чыктым. Тешем тешкә тими. Көймәче минем тәнне аракы белән уды. Идел буенда көн буе суыкта торганга, янында бераз эчәргә дә тоткандыр инде. Менә шулай, балам, үлемнән калдым”, –─ дип сөйли иде әнкәй. Миңа ул вакытта нибары 4 яшь ярым. Үсә төшкәч кенә, әнкәйнең бу вакыйганы кат-кат сөйләгәненнән исемдә калган”.

Ләлә КӘРИМОВА.

“Әти” сүзен ничек әйтәләр икән?”

“Мин 1940 елның маенда туганмын. Әтием сугышка киткәндә, нибары бер яшьлек булып калганмын. Әлбәттә, хәтерләмим. Тик әни генә: “Сине ул, кызым, самолет очкан кебек, баш очында әйләндерә-әйләндерә ярата иде”, –─ дип сөйләр иде.
 
Әтисез үсүнең никадәр кыен икәнен минем кебекләр генә аңлыйдыр. Кечкенә чагымда, урамда уйнап йөргән җирдән иптәшләремне әтиләре алып кереп киткәндә: “Ни өчен минем әтием юк икән?!” ─– дип, үксеп карап калганым хәтердә. Таяныр кешебез юк, кул арасына тиз кердек. Дөньяда ирләр генә башкарыр эшне дә Наилә апам белән эшләп үстек. “Әти” сүзен ничек итеп әйтәләр икән, дип, мичкә сылап куелган бәләкәй генә көзге каршына басып кабатлый идем.
 
Харис әтием Зөфәр абзый Әсәдуллин белән бергә хезмәт иткән. 1942 елның мартында хәбәрсез югалуы турында билгеле булган. Төгәл урынын белмим, Сталинград тирәсе микән. ”Бер авылга немец штабын шартлатырга җибәрделәр, кулда граната. Авылның җиденче өендә урнашкан ул штабка барып җитә алмадык, засадага эләктек. Мин, авыр яраланып, аңны җуйдым. Исемә килгәндә Харис каенага янымда юк иде. Ул барганмы, шартлата алганмы, я үлгәнме, я кулга алганнармы, белмим”, –─ дип хәтерли иде Зөфәр абзый. Әнием Мөшәрәфә башка иргә чыкмады, безне, ике кызын, берүзе үстерде”.

Рәхилә РАКАЕВА.

“Похоронка” белән сөенче алырга йөгердем”

“Сугыш башланганда әнием Өммегөлсем 8 бала белән берүзе торып калды. Миңа 8 яшь. Әтием Абдулла Мөхәммәткәрим улы Фәизов Сталинград өчен барган сугышта һәлак булды.
Ул хәтеремдә шулай калган. Ике ат белән ашлык ташый торган иде, шул атларның берсенә мине утыртып йөрде. Тагы да 1942 елда әтидән алган соңгы хаттан шундый юллар истә калган: “Әби, бәхил бул! Балаларны кара. Бердәнбер энем бар, аны үз яныңа ал, ярдәмче булыр”. Элгәре алган хатларында: “Сугыш кырларында кан катыш кызыл саз суларын кичеп йөрибез”, –─ дип язганын хәтерлим.
 
Әтигә “похоронка” – кара пичәтле кәгазьне алган көнне мәңге онытмам. Почтальон тоттырган да киткәндерме инде, мин, аны-моны уйламыйча, әнкәйләр янына сөенче алырга йөгердем. Янәсе, әтидән хат килгән бит! Әнкәй олы кызы белән аръякта (Ишембай районы Әрмет елгасы буе) урак уралар иде. Ташбүкән юлы белән берүзем бәләкәй көемә урман аша йөгерә-атлый китеп барам. Алдан төлкеләр үтеп китте, ничек курыкмаганмындыр инде. Барып җиткәч, апама тоттырдым теге “әтидән килгән хатны”. Ул укыды да әнкәй белән бөгелеп төшеп елый башладылар...
 
Сугыш булуга карамастан, укырга йөрибез. Тәнәфестә кемнең нинди сәләте бар, шуны күрсәтәбез, төрле уеннар уйныйбыз. Мин гел Маликова-Заһидуллина Галимә белән җырлый идем. Ул “Сарман буйларын” суза, укытучы Гобәйдуллин Нуриәхмәт абзый балалайкада сыздырып уйный иде.
Көз, укулар җиткәч, дәрестән соң төнлә көлтә бәйләргә йөрибез. Тормыш авыр булса да, халык хөр күңелле иде. Эштә “Рауза” боткасы пешерәбез: нормага бирелгән 2 кашык онны кыздырып, изелгән бәрәңгегә бутап ашыйбыз. Бик тәмле була торган иде. Ял вакытында Галимә белән нинди дә булса агач тирәсен сайлыйбыз да, халыкка төрле спектакль, комедияләрдән өзекләр куеп, кеше күңелен ачабыз. Гитлердан көлеп, җырлар-такмаклар әйтешәбез:
 
Гитлер дүрәк бүген төнлә
Бик кызыклы төш күргән,
Имеш, төнге сәгать дүрттә
Мәскәүгә барып кергән.
Уппарай, уппарай,
Үсеп утыра зур усак.
Шул усакка асылынган
Гитлеризм – капкорсак.
 
Өйләрдә ул вакытта радиолар юк, авылга нибары бер “тәрилкә радио”. Сугыш бетү турындагы хәбәрне дә шуннан ишетеп белдек. Без, укучылар, кулларыбызга зур булмаган кызыл флаглар тотып, урам буйлап “Урра!” кычкырып йөрдек. Ул флагларны, эвакуацияләнеп килеп, мәктәптә укытып йөргән бер урыс апасы ясап биргән иде. Кешеләрнең әтиләре, абый-энеләре сугыштан кайта башлады, ә безнең әткәй Сталинград янында ятып калды...”

Наҗия ӘСФӘНДИЯРОВА.

“Ат колагыннан аш пешердек”

“Сугыш башланганда миңа 4 яшь иде. Ачлыктан апаларым Мөнәвәрә белән Мөкәрәмә шешенделәр. Агентлар соңгы бәрәңгене тартып алып чыгып китте, без сәкедә елап торып калдык. Әл дә язын кемдер бер бидрә симәнәлек вак бәрәңге бирде.
 
Сыер бар, аның сөтен эчәбез. Яз булса, авыл тирәсендә кычыткан чыга, бала-чага йолкып тора ашарга. Инәй, камыш тамыры киптереп, аш пешерә, тик ул аш эчне киптерә. Ат колагын кайнатып түгә дә, әчелеге кимидер инде, шуннан аш кебек нәрсә пешерә. Берчак Кәримов Сәйфулла абзыйның хатыны Канифә җиңги килгән сорап: ”Без күмәк, шул ат колагыңны безгә бир инде”, –─ дип. Күршедә генә Мөбәрәк әби яшәде килене Фатыйма белән. Фамилияләре Сәйфетдиновлар иде шикелле. Фатыйма апаның балалары: Хәйретдин, Мәҗит, Әмир. Шул балалар шешенде, Хәйретдине: ”Безнең корсак зур!” –─ дип утыра торган иде. Мөбәрәк әби яфракны киптереп, төеп аш пешерә, боламык кебек буладыр инде, тамак алдарга. Шулай берчак мичтә киптергән яфраклары янып китте, башка ул яфрактан аш пешермәделәр.
 
Үскәндә кышын кияргә пима юк иде. Аякта чабата, язгы-көзге пычракта күтәрмәлесе. Күфәйке тишек-тошык шунда, ул булу да сөенеч. Өй салам түбәле. Нык тойдык без ул ятимлекне. Дөресен генә әйтим, ул пима дигәнне армиядән кайткач, Әүҗәнгә бүрәнә әзерләргә барганда гына тәү башлап кидем.
9 май көнне –─ миңа 7 яшь. Инәй Әче басуында сыер җитәкләп җир сөрә. Мин дә шунда булышам, сыер башын тотам. “Сугыш беткән!” дип килеп әйттеләр. Ул шатлык, ул елау барысының. Ул көнне башка эшләмәдек. Әле дә исемдә, җиңү шатлыгыннан кызыл флаглар, чуклар тагып, урамнар буйлап йөрде халык”.

Ишбулды ШӘРИПОВ.

“Иртән кигән яңа чабата кичкә туза”

“Сугыш, ул афәтле еллар... Җылы матур җәй көнендә, кара сөрем булып, фашистлар Туган илебезгә ябырылды. Сабан туйлары үткәреп йөргән, тыныч тормышта яшәргә күнеккән авылыбыз кешеләре кулларыннан килгәнчә фронтка ярдәм итә башлады. Фронтта артка чигенүләргә аркалары, уч төпләре, күкрәкләре белән каршы торып, калкан булырга әзер иде үтәклеләр.
 
Әйе, ул чакларда бик авыр булды. Әниләребез көн дә иртә таңнан колхоз эшенә: уракка, печән чабарга, кибән коярга йөри. Ул вакытта нык эшләгән кешеләр әле бармак белән генә санарлык калды, алары да я авыру, я гарипләр. Орлыкларны читтән ташыйлар, аны да язгы суларга батып, кайчак елгада агып китеп алып кайталар. Иртән кигән яңа чабаталары юлда тузып бетә, иртәле-кичле туң җир, көндезге баткак ашый иде шул аларны.
 
Без, балаларга, кайда инде ул уйнап йөрүләр... Иртән ашау өчен кичтән үлән алып кайтабыз. Ата-анаң, туганнарыңның ризыгы шулай без, кечерәкләр, өстендә. Көненә 3 ашарлык үләнгә ике мәртәбә барыла. Ул үләнне яңгырлы көн өчен калдыра идек әле, өстәвенә. Ох, яңгырлы көн булса, өйдә тору шатлык, әлбәттә, ашарлыгың булса...
Язгы якта эшләр бигрәк күп була. Уку яшендәге кечерәк балалар да иген арасындагы чүп үләннәрен утарга йөрде. Ул чүп үләннәре урыны белән хәтәр күп, билчән йолка-йолка кулларга энәсе кадалып бетә. Өстәвенә, ул билчәнне бит сындырырга ярамый, йолкып алырга кирәк, сындырып алсаң, яныңда эшләп йөрүче олылар безне тирги.
Җиләк җитсә, аны җыю өчен аерым урманга барып булмый. Эш арасында җыела ул. Эштән кичләтеп кайта идек, әлеге шикелле биштә-алтыда түгел инде. Көн яктысында әзрәк авыз итәрлек җиләкме, шомыртмы җыябыз, күбрәк җыеп ташласак, киледә ваклап төеп, тәмле сый ясыйбыз.
 
Менә тагын ниндирәге калган әле эшнең. Бәрәңге өлгергәч, солдатларга дип задание бирәләр. Әнкәйләр аны, юка гына итеп әрчеп, тукмач тураган кебек кенә буйлап турап, кайнар суга сала. Төсен бераз үзгәртеп алалар да кызу мичкә куеп киптерәләр. Һәр кеше күбрәк киптереп бирергә тырыша, никадәр күбрәк әзерләп бирәсең, Җиңү шулкадәр тизрәк килер, диләр иде.
 
Кышларын кич утырып, җырлый-җырлый сугышчылар өчен бияләй, оекбаш, шарфлар бәйлибез.
Җәйләрен дә печән җыярга бару-кайтулар матур була иде: арба-арба тулы яшь балалар җырлаша-җырлаша, атларны чаптыра-чаптыра йөрер идек эшкә. Әниләр, бабайлар печән чаба, без, 7-9 яшьлекләр, тырма белән җыябыз. Эшкә остараклары күбә тарттыра, ә кыюрак малайлар кибән башында да тора. Шулай сабый чаклар чуклы-чәчәкле, михнәтле-рәхәтлекле чуар балачак булып узган икән шул...”

Тәнзилә БОХАРОВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас