+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 Сентября 2025, 01:35

“Яудашым күз алдымда шартлап үлде...”

Буыннан-буынга күчкән батырлык турында фронтовик язмалары бәян итә

Зыя Вәлинуров 1916 елда туа. Аның балачагы, үсмер еллары авыр чорга туры килә. Егерме беренче еллардагы ачлык, ана сөтенә дә туймаган, бер телем икмәккә тилмереп үскән балачак. Кул арасына керә башлагач та җир тырмату, сабан тоткасына буе җиткәч тә җир сөрү, көлтә ташу, утызынчы еллардагы колхозлашу чорындагы авырлыклар, җәен бер караңгыдан, икенче караңгыга чаклы иген игү, ә кышын урман кисү…
Авыр хезмәттә чыныгып үскән егетнең егерме яше тулгач, Кызыл Армия сафларына алына. Ерак Кончыгышта үрнәкле хезмәт итә, шуның өчен аны, хезмәт вакыты тулганнан соң да кече командирлар курсына укырга калдыралар. Шушы курсны тәмам­лагач кына, 1939 елның декабрендә, туган авылына кайта. Ике ел ярым да үтми, хәрби комиссариаттан Зыяга яңадан чакыру кәгазе килеп төшә. Әйе, бу елларда Европада Гитлер фашизмы котырына. Егерме көнләп вакыт үтүгә фашистик Германиянең илебезгә басып керүе турында кайгылы хәбәр тарала.

Түбәндә сезнең игътибарга Зыя Вәлинур улының көндәлегеннән өзекләр тәкъдим итәбез.
“Шул ук төнне әтинең абзыйсы, Шәйнур бабайның улы Шәмсем абый, мине алырга килеп тә җитте:
– Әйдә тизрәк! Киттек авылга! Иртүк фронтка китәргә!

Тиз генә әйберләрне алып, арбага чыгып утырдык та авылга таба чаптык.
Таң кызара башлауга авылга кайтып життек, ләкин авыл бөтенләй икенче иде. Корт аерган умарта кебек, кешеләр арлы-бирле йөгерешә, авыл өстен кайгы-хасрәтле бер гөрелдек тавыш басып алган, кызарып чыккан кояш нурлары да, ут булып, авыл өстенә сибелгән.
Минем әти белән әни күз яшьләрен сөртә-сөртә каршы алдылар. Өйгә кергәндә ишегалдында торган солдат капчыгына күз төште, ул мине – хуҗасын көтеп тора, өстәлдәге җиз самавыр да, ашыккан паровоз кебек мине ашыктыра иде. Ул арада: “Зыя кайттымы? Ярты сәгатьтән китәбез!” – дип, кемдер урамнан кычкырып үтте…

Бу көнне авылдан фронтка китүчеләр 18 кеше идек. Бөтен халык авылны чыкканчы елаша-елаша озата килде. Ә юлда Яңавыл станциясенә кадәр атлар, фронтка китүче ир-егетләр колоннасы сузылган.
Без Яңавылга барып җиткәндә көндезге кояш эссесе сүрелмәгән иде әле. Шул ук көнне безне фронтка озаттылар.
Егерменче августта безне Смоленск өлкәсендә алгы сызыкка керттеләр. Берничә көннән дошман, Вязьма шәhәрен басып алды. Безгә, камауда калган частьларга, вак төркемнәргә бүленеп, урманнар аша Мәскәүгә таба чигенергә боерык бирелде. Чигенгән вакытта сугышларда минем аяк җиңелчә яраланды. Шул аяк белән Мәскәү өлкәсенә кадәр чигенергә туры килде, аннан мине госпитальгә озаттылар. Бер ай госпитальдә ятып сәламәтләнгәч, Мәскәү янындагы Можайск, Бородино авыллары янындагы икенче частька җибәрделәр.

Илебезнең йөрәге булган Мәскәүне саклаганда контрһөҗүмгә күтәрелгәч, аяк икенче тапкыр яраланды. Бер ай – Владимир шәhәрендә, ике ай Горькийда госпитальдә ятарга туры килде. Савыккач, Иваново өлкәсенең Горховинск запас лагерена җибәрделәр. Анда станковый пулеметны өйрәнеп үзләштергәч, 119нчы соединениенең 401нче батальонына пулеметчы итеп беркеттелар hәм Курск, Орел өлкәләре юнәлешендәге сугышка озаттылар. Ул өлкәләр немецлар кулында иде инде. Тула өлкәсендә оборонага күчтек hәм күп кенә вакыт оборонаны ныгыту эшләре белән шөгыльләндек. Ләкин бу вакытта да дошман тик тормады. Корал, азык-төлек төяп килгән колонналарны, блиндажларны бомбага тота, ничек кенә булса да ныклы оборона төзүгә комачауларга тырыша.

Тула өлкәсендә Упа елгасының текә ярлы ягындагы урнашкан дошман оборонасын өзеп, берничә километрга аны чигендердек. Шушы каты сугышларда пулемет расчетындагы Сережа исемле иптәшем дошман снайперы пулясыннан hәлак булды.
Мин Сережаны әйләндереп салдым, яшь чыгып, күзне томалады, тамакка төер тыгылды. Дошман оборонасын өзү зур шатлык булса да, янымда яткан иптәшемә карап, ничәдер секундка таш кебек катып калдым, шул чакта аның чыккан җаныннан нәфрәт көче аерылып, минем эчкә килеп кергәндәй булды. Бу көч, үзем дә сизмәстән, пулемет белән мине алга этәрде...

Аннан безнең батальон Орел шәhәре өчен барган сугышларда катнашты. Аны азат иткәннән соң Белоруссия юнәлешендә сугышларда катнаштык.
Могилев шәhәреннән ерак түгел бер авылны азат иттек. Зиратта оборонада торабыз, окоп казыганда күмелгән кешеләрнең сөякләре чыга. Бу ерткыч фашистның явызлыгы тере кешеләргә генә тими, хәтта әрвахларга да тынгы бирми, аларны да каберләреннән кузгатырга мәҗбүр итә.

Оборонаны ныгыткач, 2-3 көннән соң урманнан авылга кешеләр кайта башлады. Без дә авылга төштек. Авыл диярлеге дә калмаган: өйләр яндырылган, җимерелгән, сирәк кенә тырпаеп торган мичләрдән башка берни дә күрмисең. Шул өй урыннарында ачлыктан, ялангачлыктан интеккән, җәфа чиккән бала-чага, хатын-кыз, карт-коры таяк белән берәр юньле нәрсә чыкмас микән дип казына иде... Белоруссиянең башка авыллары, шәhәрләре, калган халкы да шундый кыяфәттә иде. Белоруссия авылларын азат итүдәге сугышларда күп дошманны юк иткән өчен мине “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр.

Явыз дошман туган илебез территориясеннән куып чыгарылды, халкыбыз фашизм тырнагыннан азат ителде. Ләкин күп Европа илләре фашизм изүе астында иде әле. Совет армиясенә Европаны коткару бурычы куелды. Без Польша җиренә барып кердек hәм аны азат итү өчен барган сугышларда катнаштык. Висла елгасы ярындагы дамбада оборонада торган вакыйганы искә алып китмәү мөмкин түгел. Окоп казып, пулеметны урнаштырдык. Аргы ярдагы позициядән дошман артиллериясе, минометлары ут яудыра, күп тә үтмәде, дошман һөҗүмгә күтәрелде. Моны күргән иптәшем Воронов тиз генә гранаталарын әзерләп куйды да:
– Иптәш сержант, син үзең генә пулеметта булдыра алсаң, мин аларны син тасма алыштырган арада граната белән сыйлармын, – диде.

Ул шундый вакытта бераз мактаныбрак җибәрсә дә, каты сугыш алдыннан аның сүзләре үзебезне психологик яктан ныгыта, дошманнан көчлерәк итә иде. Бу очракта да ул хаклы булды. Без дошманның үзебезнең позициягә якынрак килүен көттек. Фашист якынайганнан-якыная башлады, хәтта аларның йөзләре күренде, тирә-яктагы окоплардан автомат очередьлары яңгырый башлады.
– Зоя, ашыкма! Түз! – ди Воронов. Йөрәк чыгардай булып тибә, бармаклар үзеннән-үзе гашеткага кысыла, аларга каршы тору кыенлаша бара. Башкача түзеп тору мөмкин түгел иде, шулвакыт Воронов:
– Давай, Зоя! Нажми! – дип кычкырып җибәрде.

Мин пулеметның гашеткасына бастым. Малай чакта чыбык белән кычыткан кистереп уйнагандагы кебек, фашистлар җиргә ава башлады. Бер тасманы атып бетерүгә пуля тимәгәннәре дә җиргә сеңде. Шул вакытта безнең тирәдә миномет снарядлары шартлый башлады.
– Пулеметның ут ноктасын үзгәртик, – димен аңа.
– Гранаталарыңны миңа калдыр. Башта үзең уңдагы окопка күч, аннары мин сикерермен, – диде ул.
Мин тиз генә уң яктагы окопка пулеметны илтеп урнаштырдым hәм, әзерлекне белдереп, бер-ике очередь биреп алдым.
– Зоя, “Ворона” да очты! – дип кычкырып окоптан сикереп чыкты, шул мизгелдә ул торган окопка миномент снаряды төшеп ярылды. Ничәдер секундтан соң гына аның өзелгән кулы минем окоп алдына килеп төште, берничә секунд үткәч кул сикергәли башлады, гранатаны кыскан бармаклары җәелеп китте, әйтерсең, ул минем белән соңгы тапкыр хушлашырга ашыга…

Калинин өлкәсеннән Висла елгасына кадәр авыр сугыш юлы үтеп, бергә пулемет сөйрәп килгән иптәшеңне югалтудан да зур югалту бар микән? Кызу сугыш вакытларында бер-беребезне “Ворона”, “Зоя” дип шаяртып әйтүебез дә юкка чыкты.
Фашист монда күп көчен югалтты, безнең батальон контрһөҗүмгә күтәрелде hәм, дошман группировкасын тар-мар итеп, Висла елгасының икенче ярындагы плацдармны алды. Шушы сугышта күрсәткән батырлык өчен мин “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләндем.

Шушы сугыштан соң безнең батальон Варшава юнәле­шен­дә хәрәкәт итте, аны азат итүдә катнашты. Күп кенә су­гыш­чылар белән бергә, мине дә “Варшаваны азат иткән өчен” медале белән бүләкләделәр.
Берлин hөҗүменә ныклы әзерлек барды, чөнки ул крепостька әйләнгән, инженерлык корылмалары белән ныгы-тыл­г­ан, алтышар-җидешәр рәт траншеяләр, җир асты юллары бе­лән тоташтырылган иде.
Түземсезлек белән көткән көн дә килеп җитте. Меңләгән көпшәдән пушкалар гөрселдәве, катюшалар сызгырганы, йөзләрчә самолет тавышы hаваны дер селкетте, төшеп ярыл­ган снарядлар, бомбалар җирне тетрәтте, Берлин упкынга төшеп китәр кебек тоелды. Ләкин ул тиз генә бирешмәде. Аны штурмлау берничә көнгә сузылды. Җиңүнең соңгы көннәрендә дә корбаннар күп булды. Соңыннан безне “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләделәр.

Шулай итеп кешелек дөньясына моңа кадәр тарихта булмаган явызлык китергән, вәхшилек кылган, 50 миллион кешенең гомерен өзгән, миллионлаган ятим бала, тол хатын, ялгыз ана калдырган, 1418 көнгә сузылган сугыш безнең өчен Җиңү белән тәмамланды. Җиңү көне җиңел килмәде безгә. Ул безнең авылдан гына да 216 ир-егетнең гомерен алды. Йөзләгән кешегә кайгы-хәсрәт китерде. Менә шулай килде бу Җиңү көне безгә.
Сугыш беткәч, Чехословакия чиге янында ике ел хезмәт иткәннән соң, 1947 елның язында туган төягемә кайтырга насыйп булды.
Аягы яраланып, сугышка яраксыз булып кайткан энем Газиз мине каршы алды. Шушы коточкыч сугыштан исән-сау калып, туган авылыбызга кайту икебез өчен дә бик зур шатлык булды. Бәлки, Вәлинур әтинең Совет чорында яшереп Коръән укуы да ярдәм иткәндер, анысын бер Ходай белә...

***

...Ике дистә ел үтеп тә китте. Аскында механизаторлар курсын бетереп, колхозда тракторчы булып эшләгән Газиз энемнең өлкән улы Рәдифкә дә хәрби комиссариаттан хезмәткә чакыру килеп төште. “Эштәге кебек хәрби хезмәттә дә сынатма!” – дип, үзебезнең васыятьне әйттек.

Үзем сугышка киткәндә дә күздән яшь чыкмаган иде, Рәдифне озатканда күз мөлдерәмә яшькә тулды. Шушы вакытта агач башына килеп кунган карга ямьсез итеп кычкырып җибәрде, болай да тамак буылып, еламаска тырышып торган чакта бу да авыр бер төер булып, үзәккә кереп утырды.
Рәдиф ГДРда хезмәт итте. Яхшы хезмәт иткән өчен аны партия әгъзалыгына кандидат итеп алдылар. Әти-әниләренә дә Рәхмәт хаты килде. Декабрь аенда язган хатында ул: “1967нче – соңгы хезмәт елына басарга торабыз. Кайтырга да күп калмады”, – дигән.

Туганнар белән шушы хатны кат-кат укып шатланып бетә алмыйча торганда часть командирыннан аларга телеграмма килеп төште.
“Ефрейтор Рәдиф Газиз улы Дәүләтшин 23 декабрьгә каршы төндә хезмәт вазыйфасын үтәгәндә батырларча hәлак булды”, – диелгән иде анда.
Явыз дошманны тар-мар иткәнгә ике дистә елдан артык вакыт үтеп китсә дә, фашистик элементлар һаман совет солдатыннан үч алырга тырышкан.

Рәдиф корал складын саклап постта тора. Берничә кешедән торган җинаятьчеләр постка hөҗүм итә. Рәдиф автоматтан ут ача, шул арада артыннан пычак белән аңа кадарга җыенган җинаятьчене шәйләп кала, тиз генә аны юк итә. Әмма башкалары Рәдифкә ташлана, тигез булмаган кул сугышы баш­лана. Бу алышта ул тагын бер җинаятьчене сафтан чыга­ра, ләкин арттан берсе аның йөрәгенә пычак белән кадый…
Өстәмә ярдәм килгәндә буе ике метрга якын пәhлевандай татар егете Рәдифнең гомере өзелгән була инде…

Рәдиф Дәүләтшин Веймар шәhәрендә Туганнар кабер­ле­генә җирләнгән, каберенә hәйкәл куелган. Хезмәт иткән частенда да, аның исемен йөрткән мәктәптәге пионер дружинасында да, музейда да аның тормыш юлын яктырткан поч­маклар булдырылды, мәктәпкә мәрмәр таш куелды. Йөрәк түрендә йөрткән, җинаятьче пычагыннан җәрәхәтләнгән комсомол билеты тарих музеенда саклана. Алдынгы пионер отрядлары аның исемен йөртә...
Шушы вакыйгадан соң дүрт ел узгач, 1971 елда өлкән улым Рәисне армиягә озаттык. Ул кайтып җитмәде, икенче улым Рәшиткә hәм Рәдифнең энесе Рәфилгә дә чакыру кәгазе килеп төште. 1973 елда аларны да хәрби хезмәткә озаттык. Хатлар килгәч тә йөрәкләр тетрәп куя. Ачып укып, шатлыклы хат икәнен белгәч кенә бераз тынычланып китәсең…

Шушы улларым үзләренең бурычын үтәп кайткач, тагын дурт елдан сон, 1979 елда төпчек улым Фәhимне: “Абыйларың кебек намуслы хезмәт ит. Нәселебезнең йөзенә тап төшермә!” – дип хезмәткә озаттык.
1980 елның гыйнварында аны Әфганстанга җибәрделәр. Ул хезмәт иткәндә дә йөрәк гел сулкылдап торды, бер генә минутка да дәhшәтле сугыш еллары истән чыкмады.

Сугыш! Нинди явыз, әшәке сүз бу!.. Ул әледән-әле яшь буын кешеләренең дә чәчәк кебек гомерләрен алып кына торды. Безнең Балтач районына да берничә табут кайтты.
1981 елда, үзенең интернациональ бурычын намус белән үтәп, туган авылына төпчек улым кайтып төште. Бу безнең өчен зур шатлык булды. Аның күкрәгендәге “Батырлык өчен” медален күрү белән горурландым...”
Шушы хәтер дәфтәренең соңгы битләрен укып күрсәткәндә Зыя бабайның кулъяулыгы суга манып алган кебек иде инде...

Нәфис ХӘМӘТНУРОВ.
Балтач районы,
Көндәшле авылы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас