Әхмәт Рәфыйков – Бөек Ватан сугышы дәһшәтен, аның бөтен ачысын кичкән язучы. Ул элемтәче хезмәтен үтеп, күп сугышларда катнашып, берничә тапкыр яраланып, Берлинга барып җиткән яугир. Аның сугыш турындагы хикәяләрендә чынбарлыкта булган хәлләр турында бәян ителә, шулай ук гади солдатларның уй-кәефләре һәм омтылышлары чагылыш таба.
1943 елның язында без Фаянсовая станциясе белән Букань авылы арасында сак линиясендә тора идек. Миңа, дивизия штабының фелдъегерена, 1086нчы полк штабына барырга кушылды. Ул Которь авылында, зур гына өйдә урнашкан иде. Көн ярыйсы гына салкын, җилләп тә торганлыктан, атны йортка керттем. Анда ике чана да бар, төпләрендә бераз печән дә күренә. Атымны бер чанага бәйләдем дә, авызлыгын салдырып, ашарга бирдем. Безнең үзебездә печәнгә кытлык иде. Ә биредә, чана төбендә, безнең атларга көн буе да эләкми торган азык ята. Шуны күргәч, ашыкмаска, атны бераз ял иттерергә булдым. “Ашасын әле хайван-кай”, – дип өйгә кердем.
Өй эче үзара дөнья хәлләрен сөйләшеп, тәмәке тартып, бәхәсләшеп утыручы берничә офицер hәм өстәл янында эшләп утыручы писарьлар белән тулы диярлек. Мин балта эләрлек зәп-зәңгәр төтен эчендә утыручыларга күз йөртеп чыктым да, бер читтәрәк эскәмиядә утырган өлкән лейтенантны күреп, аңа мөрәҗәгать иттем. Аннан соң алып килгән пакетларымны старшинага тапшырдым.
– Капитан Ферин ничек анда, күңелсез түгелме аның белән? – диде өлкән лейтенант, миңа карап. (Капитан Ферин безнең батальон командиры). – Өлкән лейтенант Бизманнан сәлам тапшыр! Мине белә ул, без аның белән бергә укыган идек.
– Ярый, иптәш өлкән лейтенант, сәламегезне тапшырырмын, – дидем мин, үзем җылырак булыр дип, мич янына барып терәлдем.
– Менә шунда утырып тор, улым, – дип, илле яшьләр тирeсендәге хуҗабикә миңа бер иске тапчан китереп куйды да, үзе кече якка чыгып китте.
Ике арада ишек ачык иде. Шулвакыт хуҗабикә янына ниндидер чит кеше керде дә, аның белән әкрен генә сөйләшкәннән соң, чыгып китте.
– Кем иде ул, апа? – диде өлкән лейтенант. – Нинди кеше, нишләп йөри?
– Әй лә, шерамыжник ул! – дип кул селтәде хатын, безнең якка карап.
– Шерамыжник? Кем соң ул? – дип кызыксынды икенче офицер.
Хуҗабикә сорауны ишетмәдеме, әллә игътибар итмәдеме, җавап бирмичә, мич артына кереп китте. Без дә аптырашып, бер-беребезгә караштык. Шунда өстәл янында утыручы сержант:
– Ул сүзнең йөз утыз еллык тарихы бар, – диде. Без барыбыз да аңа карадык.
– 1812 елдагы Ватан сугышы вакытында барлыкка килгән ул сүз. Француз гаскәрләренә Мәскәүдән чигенгәндә, үзләре талап, бөлдереп бетергән авыллар аша үтәргә туры килгән. Ачлыкка тилмергән Наполеон солдатлары икмәк сорап кергән һәрбер йортка “Шер-ами” (Милый друг) дип мөрәҗәгать итә торган булалар. Шуннан халык аларны “Шерамыжниклар”, дип атый башлаган. Шул еллардан бирле хәер сорашучыларны “Шерамыжниклар” дип йөртә башлаганнар.
– Сержант Асовский, сез француз телен беләсезмени?
– Мин, өлкән лейтенант, җиде тел өйрәнгән идем. Тик аерып алып берсен дә беләм дия алмыйм хәзер, – диде ул, язуын дәвам итеп. – Кулланмагач, онытыла…
– Алай булгач, аптыраганда сиңа мөрәҗәгать итәргә ярый икән, сержант? Полк командирына “тел” алып килгән чакларда, ул тәрҗемәче юкка аптырап кала.
– Шулай да мин сезгә Александр Фигнер була алмам, иптәш лейтенант…
– Кем соң ул, Александр Фигнер? – диде арадан кайсыдыр.
– Александр Михайлович Фигнер?!
Старшина: “Шуны да белмисезме?” – дигән шикелле бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты. Аннары сөйләп китте:
– Александр Фигнер – халык герое. 1812 елдагы Ватан сугышында партизаннар командиры булган. Бик күп телләрне белгән. Ә француз, немец, итальян телләрен үз теле кебек яхшы белгән. Наполеон армиясе солдатлары формасына киенеп, иң куркыныч һәм җаваплы бурычларны үтәгән. Француз солдатлары, офицерлары арасына кереп, сөйләшеп, бик кыймәтле хәрби мәгълүматлар алып кайта торган булган.
Кутузов Мәскәүне французларга калдыргач, Фигнер гади авыл кешесе киеменә киенеп, Мәскәүгә үтеп кергән. Тик Кремльгә генә үтә алмаган. Аның исәбе Кремльгә үтеп кереп, Наполеонны юк итү булган.
– Ул заманда халыктан менә нинди геройлар чыккан, – диде сержант, – мин андый була алмыйм шул. Мин немец телен йомшак беләм. Дошман оясына керү өчен аның телен үзеннән дә яхшы белергә кирәк.
– Без сездән аның кебек булуны таләп итмибез. Аптыраган вакытта тәрҗемә итәргә булышсаң, шул җитәр.
Шуннан соң офицерлар арасында: ”Ни өчен Кутузов Мәскәүне французларга бирүгә юл куйган?” – дигән сорау тирәсендә бәхәс башланды.
– Мин киттeм, иптәш старшина, җибәрәсе пакетларыгыз булса, бирегез! – дидем мин өлкән писарьга.
– Хәзергә берни дә юк. Якташларга сәлам тапшыр.
Карабинны алып, атым янына чыктым. Миңа ияреп сержант Асовский да чыкты.
– Сугышка кадәр кем идегез? – диде ул, мин ат янына килгәч, – ат белән эш иткәнегез булдымы?
– Укытучы идем, – дидем мин, аның ни өчен сорашканын аңламыйча, – авылда ат белән эшләп, болынга ат сакларга йөреп үстем.
– Алайса сезгә таныш хайван икән. Минем менә үз гомеремдә ат белән эш иткәнем булмады. Аттан уттан курыккан кебек курка идем. Тик Ходай мине шул каhәр суккан хайван белән сугышта җәфалансын дигәндер, күрәсең, – дип уфтанып куйды Асовский.
– Нигә алай дисең, сержант, штабта утырасың түгелме соң?
– Биредә мин вакытлыча гына шул, булышырга чакырып алдылар. Иртәгә соңгы көнем, аннары яңадан транспорт ротасына. Мин укчылар ротасында да, комендант взводында да булдым. Бездә ашау-эчүнең дә, киемнең дә рәте юк. Дежур торулар, нарядлар, йокысыз төннәр… Өстәвенә, бер ерткыч җанвар эләкте. Аның янына барырга да куркам. Юньле атларны үтерәләр. Моны, каhәр төшкәнне, ут та, су да алмый. Котылыр идем…
– Нигә син аттан куркасың, ул ерткыч хайван түгел бит!
– Бу, беләсегез килсә, ерткычтан да куркынычрак. Алдыннан килсәң, колагын йомырып, иреннәрен җыерып каршы ала. Кулда әйбер булмаса, эләктереп алырга әзер. Арт ягыннан килсәң, тибеп эчәгеңне агызганын көт тә тор.
– Андый атлар да була анысы, – дидем мин, үзем белгәнне әйтергә теләп, – тик син ат янына куркып барма. Тешли икән, онытмаслык итеп арт сабагын укыт. Юлбарыс түгел, өстеңә ташланмас, юлбарысны да өйрәтәләр.
– Шулай да, ат яныннан ераграк китәсе иде. Тик менә ротный гына: “Ничего, өйрәнерсең!” – ди. – Мин үзем кайда да риза, ат янында гына булмасын.
– Сугышка кадәр кайда эшләдең соң? – дидем мин, аптырап.
– Финансист идем мин, банкта эшләдем. Атка, арбага утырган да юк иде. Каhәр суккан сугыш мәҗбүр итте. Әле дә атны кешеләргә карап кына җигәм. Атны җигәргә генә түгел, арбасын, сбруен да карый белергә кирәк. Күзеңне ачтың исә – ат кайгысы. Төнен дә шул кайгы. Аны чистарт, ашат, эчер…
– Я, ярар, өшетә башла-ды, – диде Асовский, җилкәләрен җыерып, – керим әле, якташларга сәлам әйт!
Ул йөгереп өйгә кереп китте.
Мин атыма атландым да юлга чыктым. Кайтканда сержантның зарланулары тагын искә төште. Мин малай чакта безнең дә усал бия бар иде. Абый белән икәү барып, дилбегә белән урап алып кына тота идек. Кулда әйбер булмаса, өскә ташлана иде. Шулай беркөнне, абый белән тотарга баргач, минем кулда әйбер юклыкны күрде дә, томырылып өстемә ташланды. Мин кычкырып чаба башладым. Куып җитте дә, башымдагы түбәтәемне тешләп алып китте. Ярый, бәхеткә, чәчем кыска иде. Шуннан соң, кулга таяк алмыйча, ат тотарга бармый башладым...
Әхмәт РӘфЫЙков.