Зарига Нигъмәт кызы Шамбазова (әле Кәримова). 1928 елның 14 октябрендә Кырмыскалы районының Зур Күл авылында туган. Сугыш башланганда 12 яшьтә була.
“...Җәй башында авылларда сабантуйлар үтә иде. Әниемнең сеңлесе Мәлихә белән кызы, апам Сәлиха бәйрәмгә дип килгәннәр. Берничә көн генә торганнар иде, сугыш чыкты да китте. Кайта алмыйча Алкинда ятканнар. Билет булмаган. Күчтәнәчләрен ашап бетергәннәр. Безнең әткәебез 1933 елда ук үлә. Әнием Мәликә җиде бала белән кала. Икесе кече чакларында үлә.
Иң зур баласы Сәлиха апаның ире Хафиз җизни сугышка китә. Балалары туа да, ниндидер начар авыру чыгып, үлә. Аңа кырык көн дигәндә апам үзе дә дөнья куя. Икенче бала Сабирҗан 1940 елда армиягә киткән була. “Эт бирделәр, шуны өйрәтәм”, – дип Хабаровскидан хат яза. Хезмәт иткән чагында сугыш башланып, аны фронтка алалар. 1946 елда гына исән кайтты. Өченче бала Фәрит абыемны 1943 елда сугышка алдылар. Җиде елдан соң, 1950 елда гына кайтты ул. Дүртенче баласы Саҗидә туган да үлгән. Бишенчесе – мин. Алтынчысы — Рәйсә сеңлем. Шулай итеп, сугыш башланганда без өчәү идек – апа, мин, Рәйсә. Сугышка киткәндә әнинең бертуган энесе Ягафәр абыйны озатырга Кырмыскалыга бардык. Кешенең күплеге! Якын барырлык түгел. Кузовлы дүрт-биш машина тора.
Кешеләрне хушлашырга да якын китермиләр. Йөкле хатыннар бар, елыйлар. Ягафәр абыйның да өч баласы бар иде, Зәйтүнә килен дүртенчегә бала көтә. Ринат туганыбыз 1942 елда туды. Бер арба төялеп бардык. Мин бер яшьлек баланы тотып утырдым. Фронтка китүчеләрне машинага утырттылар да шунда ук алып та киттеләр.
Ринат тугач, Уфада эшләгән Мотаһар исемле туганы җиңгигә дүрт метр ситса биргән. Шуны сат та балаларыңа ашарга ал, дигән. Базарга Кырмыскалыга барган икән, милиция күргән дә алып киткән. Берничә айлык кына баланы карап, без өйдә утырабыз, һаман кайтмый, бала елый. Иртәгәсен төшкә чак кайтып керде. Алыпсатар дип алып киткәннәр. Дүрт баласы бар, ире сугышта дип кайтарганнар. Ситса да юк. Ашарга да юк. Бернәрсәсез кайтып керде.
Ягафәр абзыйның хәбәрсез югалуы турында сугыш вакытында хат килгән. Күп еллар үткәч, Австриядән хат килгән силсәвиткә. Председатель Халиков Радик беркемгә дә әйтмәгән. Рифә Насыйрова силсәвиттә эшли иде, ул күргән. Хәлимов Ягафәр абый түгелме икән, дип сораган. Кызыл көч дигән авылны мин белмим, дигән председатель. Үзләре өчен дә курыкканнардыр инде. Ә Кызыл көч авылы, чыннан да, сугыштан соң беткән булган. Ягафәр абый әсирлеккә төшеп, шунда барып чыкканмы, киләсе язмышы нинди булган, туган ягыннан хәбәр алмагач, ниләр кичергән – хәзер болар беркемгә дә билгеле түгел инде...
Апа эшкә җитез иде. 31 яшьтә иреннән калган хатынны, ирсез хатын дип, башка эшкә дә кушканнар. 1000 көлтә бәйләгән өчен 1939 елда ВДНХга да җибәргәннәр. Сугыш вакытында бригадир итеп куйдылар. Кайчак эшеннән төнлә чыгып китеп, иртәнгә кайта иде.
Без дә көлтә бәйләдек. Ашлыкны өч-дүрт ат белән молотилкада сугабыз. Анда унлап кыз эшләдек.
Сыер саварга да алып барып куйдылар. Ферма бер чакрымда, Урал авылында. Иртән биштә торып чыгып китәм. Ундүрт-унбиш сыер савам. Кич тә барам. Төнлә генә кайтам.
Сугыш вакытында да, сугыштан соң да Белорет урманына йөрттеләр. Үзебезнең яктан ике ир дә барды. Абзыйлар агачны аудара, алтышар метр итеп үлчәп бирәләр. Без, кызлар, шуны ике бүрәнә уртасына салабыз да кул пычкысы белән кисәбез. Ашарга булмаса да, урманга җырлап барабыз.
Йоклаганнар уянсыннар
Без җырлаган тавышка, – дибез.
Карда аяклар өшеде. Учак янына килеп кыздыра башласаң, чабатага ут каба, шуннан тишелә. Әйбәтләп бирегез әле, дип абзыйларга инәләбез.
Садрый исемле абый Урал поселогыннан килгән. Бер кат кына чалбар кигән. Өши. Учак янына килә дә тубыкларын уып утыра. “Абау, киләсе елда тән җылыткыч чалбар белән киләм, туңдым”, – ди. Әтисе бай иде, умарталары булды. Ник шулай җибәргәндер инде улын...
Мине әнкәй нык киендерде. Ямап булса да, запаска оекбаш салды. Тула оек кидерде. Абыйларның тән җылыткыч чалбарларын бәләкәйләтеп бирде.
Учак янында утырып ял иткәндә таяк башына икмәгебезне куябыз да җылытып ашыйбыз. Ул суыкта туңып бетә иде.
Урманда эшләгәндә Прибороженко авылындагы чуваш бабае белән әбидә яшәдек. Өч ир һәм өч кыз шунда яттык: без – идәндә, Динә Галина, Уралдан Гатифә апа, өч ир – зур залда. Хуҗалар үзләре мич башында йоклады. Ашаганыбыз – бәрәңге.
Бер барганда салкын, буран булды. Архангельне үттек. Җепшек кар ява. Су буенда авыл кебек өйләр күренде. Караңгы төште. Йоклап китәргә булдык. Акташ авылы булган икән. Марҗа әбие кертте. Киемнәребезне киптерергә элде. Ат белән бардык, алты капчык бәрәңге алган идек ашарга.
Бер бәрәңгебез дә калмаган, бөтенесе дә туңган. Чувашларга көмешкә ясарга алып барып бирдек.
Заготзернога ашлык ташырга йөрдек. Өч кыз – Маһирә Шамбазова, Динә Галина һәм мин Карлыман станциясенә барабыз. 180 капчык илтергә тиешбез. Иртән 60 капчык төяп китәбез. Петька дигән абзый шофер. Лаптев Васька, Николаев Митька капчыкларга тутырып торалар. Тотарга урын калдырмыйча күтәрәләр. Шул капчыкларны товар поездына төйибез. Траптан күтәреп мендерәбез. Тотарга урын калдырмагач, бер тапкыр егылып төштем. Станциядә эшләгән ике абзый, үлдеме икән, дип, йөгереп килгән. Якын-тирәдә тимер үлчәү яткан, шунда төшсәң, үлә алмыйча ятар идең, дип курыкканнар. Аяк авыртса да, шул килеш эшләп йөрдем. Иртән 60 капчыкны илтеп тапшыргач, төш вакытында тагын да шулкадәр төяп китәбез. Кичен тагын да шулай. Ашарга бәрәңге белән сөт алабыз.
1943 ел бик авыр булды. Черек бәрәңге бетте. Сахай, Мөкәй кешеләре дә хәер сорашып йөрде. Ашарга берни югында ачыгып еладым. Парторг Шәмсия Латыйпова апа бер чиләк бәрәңге алып килде. Әнием пешереп ашатты. Складта ятып череп беткән бәрәңгене алып чәчкән булдык.
Ивановка авылыннан Герасим Андреевич Зайцев председатель иде. Кешеләрне үтермик, аз булса да бирик, дип, ашлык тарттырып өләште. Унбер яшьлек балалар Расих Шамбазов, Вахит Галин, Нәзим Каранаев, Зәкәрия Шамбазов, йөгәннәрен аркаларына асып, ат дворына баралар, фуражкаларына он салып алып кайталар иде.
Зәйнәп апаның Гайшә исемле кызын ике килограмм бодай белән тотканнар. Кызы өчен әнисе үзе төрмәдә утырып кайтты. Бетләп кайтып килә икән. Красный Октябрьгә килеп, танышларыннан мунча яктырып, бөтен киемен эссегә куйган. Шарт та шорт килә икән бетләр. Төрмәдә ирләр бәйләнә башласа, миндә сифилис, дип әйтсәм, куркып, китәләр иде дип сөйләгән. Гатия җиңги Гыйрфанова да кызы Вәсилә өчен утырган.
Өч урыс авылына – Михайловка, Семеновка, Красный Октябрьгә эвакуация белән күп кешеләрне китерделәр. Торганы торды. Мондагы ирләрне аздырып алып киткәннәре дә булды. Берсе Мөслимә апаның ирен алып китте, ике баласы – Клара белән Альберт – торып калды. Сугыш беткәч, Ихсан абыйны алып киттеләр, кайда үлгәнен беркем белми.
Насыйрова Рифәнең әтисе Абдулла абый, гаиләсен ташлап, Марина исемле хатын белән чыгып китте. Рауза абыстай биш бала белән торып калды.
Утау утаганда чүпләрен дә ташламый җыеп барабыз да өйгә алып кайтабыз, малга ашатырга әйбәт. Бигрәк тә эт эчәгесен сыер ярата. Аларны әвен башына салып киптерәбез дә азактан абзар эченә кертәбез.
Рифәләр шул эт эчәгесен йорт башына өйгән дә өйгән. Бервакыт төнлә болар йоклап ятканда кемдер ишек шакыган икән, өйләре җимерелгән. Матчалары килгән дә төшкән. Рифәнең беләгенә генә туры килгән. Туфрак Рәйсәнең авызына тулган. Бала үлгән. Бу хәлне ишетеп, Абдулла абзый балалары янына кире кайткан. Терәү сугып, матчаны юнәтеп куйган.
Молотовка торфка җибәрергә уйлагач, кайбер кызлар читкә китмәс өчен ФЗОга укырга барды.
Кирәк-яраклар сатып йөрүче кешеләр булды. Биби исемле спекулянт бар иде. Такта чәйне әллә ничә кисәккә бүлеп сата. Шәрифколдан Уфага барып, очсызрак хакка тоз алып кайта да авылда сатып йөри.
Асылгәрәй Галимов дигән бабай бар иде. Уңган булды. Кишерне күп чәчте. Шуны вак кына итеп турый, киптерә. Стаканлап сата. Кешеләрнең чәйләре бетсә, аннан барып алдылар.
Сугыш вакытында утынга кытлык булды. Салам да яктык, мал тизәген дә киптердек. Әниләр утынга төнлә генә бара.
Мөэминә әби белән бергәләп йөрделәр. Суыкта өшеп, аяк-кулларын туңдырып кайталар иде. Авылда ирләр булмагач, Мөэминә әби эскерт салырга да йөрде. Матур итеп сала иде.
Җәен Казаково авылына печәнгә җибәрәләр. Тугайда куышта ятабыз. Малайлар безгә дә ясап бирә, үзләренә дә кора. Кышкы кичләрдә апалар, әбиләр җыелышып, фронтка оекбашлар бәйлиләр. Йөргән егетләре белән хатлашкан кызлар посылка сала. Безне укыткан Асия апа Сабирҗан абыебыз белән хатлашты, шуңа безне якын күрде.
Шаян да, сагышлы да җырлар җырлый иде апалар аулак өйдә:
Армиядә егетем.
Исән йөреп, саулар кайтсын,
Шунда минем өметем.
Әрмис атлармыни,
Әле безнең йөрәкләрнең
Әрнү чакларымыни?!
Дустым китте вайнага,
Кайтса, кайтыр, кайтмаса – юк,
Алыр әле кайнага.
Ирләре сугышка киткән хатыннар Гатифә әбинең өенә җыела. Мин дә барам. Стенага ак кәгазь куялар. Өстәлдә кәгазь яндыралар. Шәүләсе ак кәгазьдә чагылгандай була. “Әнә, китеп баралар, ат белән. Исәнләш”, – диләр бер-берсенә.
Башлангыч сыйныфларны бер чакрымдагы Уралга йөреп укыдым да бишенчегә Кырмыскалыга бардым. Юлда бер чокыр бар. Аннан батмыйча чыгып булмый. Мәктәпкә лычма су булып барып керәбез. Биш-алты сәгать дәрестә утырганда аяк туңа. Кайткач, әниләр чишендереп, аякны җылы су белән юып, нәрсәдер белән уып, мич башына мендереп яткыра...”
* * *
Сөгъдә Муллагали кызы Кәримова. 1926 елның 12 сентябрендә Дүртөйле районының Җәйләү авылында туган. Сугыш башланганда 15 яшьтә була.
“...Миннән башка Әсхәт туган бар иде. Тагын ике игезәк энеләрем булды. 1935 елда безне әти Үзбәкстанга алып китте. Авылдан өч гаилә барды. Ташкентка җиткәч, тагын да бер тәүлек поезд белән Чарджауга килеп җиттек. Кышлакта урнаштык. Бер үзбәк алып китте. Әти үзебезгә яшәрлек бер йорт ясап алды. Әни мамык фабрикасына эшкә төште. Әти дә мамыкларны төяп, көймә белән озату эшендә булды. Амударьяның башланган җире иде. Әни эссегә чыдый алмады, 1940 елда үлде. Ике игезәк туганнарым да вафат булды.
Сугыш башланды. Әтигә повестка килде. “Нишлисез инде, балалар. Авылга кайтыгыз. Мин иртәгә сугышка китәм. Бәхил булыгыз”, – диде. Ташкентка кадәр билет алды. Кем икәнлегебезне, кая барганыбызны кәгазьгә язып, түшебезгә элеп куйды. Әти озатып килде. Вагонның тәрәзәсе ватык иде. Сез ваткансыз, дип, проводник бездән акча сорый. Без ватмасак та, әти түләде инде.
Ташкенттан бер ай кайттык. Поезд туктаган җирдә төшеп, үләннәр ашыйбыз. Күздә трахома булды, бет басты. Әсхәтнең пинжәген каксак, төшми, сыпырып төшерәбез.
Чиләбегә җиттек. Бер милиционер безне балалар бүлмәсенә кертеп, бер тәүлектән соң Уфага утыртып җибәрде. Аннан пароход белән Дүртөйлегә килеп төштек. Сентябрь ае иде. Туган авылга кайтабыз дип, унике чакрымны сөенеп атлыйбыз. Түтәйләрнең өенә бардык. Ул кайтып керде дә безгә шатланмады. “Эй, балалар, ник монда кайттыгыз инде? Үзебезнең балалар өчәү, биш баланы ничек туйдырам? Әтиегез сезне ник детдомга гына бирмәгән? Силсәвиткә барыгыз”, – диде. Үзе барган. Икебезгә ике пот арыш биргәннәр. Аны тегермәнгә алып барып, тарттырып алдылар.
Күпмедер вакыттан соң авылга вербовщик килде. Мине документлары юк дип алмыйлар. Туганнар силсәвиттән кәгазь эшләтеп җибәрергә булган. Артык тамактан котылырга да тырышканнардыр инде. Колхоз бер пот он бирде. Түтәй шуннан юлга биш-алты ипи пешерде. Миннән башка тагын җиде кыз бар иде. Барыбызның да капчыкларын арбага салып, бер атка төялеп, өч көн бардык. Туксан чакрым араны атлап киләбез, аска төшкәндә генә арбага утырабыз. Түтәйләрдә этләнеп яшәгән кебек булмас әле, дип уйлыйм үзем. Аларда эшләмәгән эш калмады. Әсхәт белән мунчаларында йоклап йөрдек. Басуда бәрәңге пешереп ашадык. Түтәй кызганып та куя, ашатып та чыгара. Ире Габсалих җизни сугыштан контузия алып, туберкулез белән чирләп кайткан. Һәрвакыт ятып торды, янына барырга курка идек.
Безне “Уралзавод”ка торф чыгарырга алып бардылар. Басьяновский дигән поселокка китерделәр. Баракларда яшәдек. Салам тутырылган матрас, мендәрләрдә йоклап йөрибез. Ашарга кәбестә суы бирәләр, бәрәңгесе дә юк.
Басьянский торфстрой,
Хоть работай, хоть стой,
Все равно карман пустой.
Басьянның барагына
Мылтыгымны сөядем.
Туып-үскән илләремә
Кайтыр микән сөягем? – дип такмак чыгардык.
Торфны су сибеп җебетәләр. Кием бирделәр. Бригадир һәрберебезгә дүрт-биш сутый җир бүлде. Яктырганчы эшкә китәбез. Кичкә кадәр эшлибез. Кояш кыздыра. Кырык градустан артыктыр. Канауга ятып хәл алабыз. Үлеп калучылар булса, алып китәләр. Без карарга курка идек, елап кала идек. Торф эше җәй генә була. Кышка кызлар авылга кайтып китә. Минем кайтыр җирем юк. Түтәйгә кирәкмим. Поселокта торып калам. Кемдә нинди эш бар, шуларны эшләп йөрдем.
Дүрт ел булдык торфта. Эш авыр, арып кайтып егылабыз. Юеш торфны киптерергә өябез, бер атнадан әйләндерәбез. Бил дә тотмый, тел дә тотмый. Җиде кыз кече хәҗәткә бергәләшеп тотынышып чыгабыз. Үзең генә утырып та, торып та булмый. Егылып күп кеше үлде. Торф чыккан җирдән ике-өч чакрым еракта эшлибез. Урманда гөмбә җыеп, бәрәңгегә алмаштырабыз. Гөмбә җыйганда бүреләр очраган чак булды. Кайрыга ут төртеп яндырам, ул улап утыра. Уттан курка дигәннәрен ишеткәнем бар иде, яндыра-яндыра чак котылдым. Бервакыт бер кыз магазинга чыгып киткән дә ипи ашап кайтып килә. Ике ягына икене кыстырып алган. “Йөгерегез магазинга, бушлай ипи бирәләр. Берсен ашагыз, икенчесен запаска салып куегыз. Кичкә тагын килегез, иртәгә дә бирәбез”, – диде сатучы, дип әйтте. Сугыш беткәнен кибеттә ишетеп кайткан икән. Сугыш беткәч, безгә көн дә 100әр грамм шәраб бирә башладылар. Мин эчмим, кешегә саттым.
Сугыш бетсә дә, җәй буена эшләдек. Рельсларны күчереп, кече вагоннарга торфларны төйибез, кәрзингә тутырабыз да дүрт-бишен урынга салабыз. Аннары поселокка алып барып, зур вагоннарга төйибез. Бер кыз – бер яктан, икенчесе икенче яктан күтәреп алып тора.
Эшебезгә хак урынына квартал саен унар метр ситса бирәләр. Минем йөз метрга якын җыелып китте. Җиңгигә дә, түтәйгә дә бирермен дип алып кайттым. Өстемә фуфайка, аяк киеме алдым.
Әсхәт туганымны Тау-Кәңгештә детдомга биргәннәр. Авылда кешеләрнең әйберләрен урлап ашап, тамак туйдырып йөргән. Апа, мине алып кит, ди.
Басьяннан соң Түбән Тагилга киттем. “Уралвагонзавод”ка эшкә кердем. Алты ай өйрәнеп йөрдем. Кием бирделәр. Поездның балкаларын эретеп ябыштырдым. Кияүгә чыктым. Валерик исемле улыбыз туды. Аңа дүрт яшь булды. 1953 елда Сталин үлгәч, авылга кайттык. Аннары Уфага килдек. Механика заводында сварщик булып эшләп, декрет ялына киттем. Аннары каравылда утырдым. Шөкер, гомерем булгач, сугыш вакытында кыенлык күрсәм дә, 98 яшемә җиттем...”
* * *
Миңлегөл Миңлегәрәй кызы Газиева (хәзер Әминева). 1936 елның 12 июнендә Авыргазы районының Корманай авылында туган. Сугыш башланганда 5 яшьтә була.
“...Өч яшьлек Риф энем белән китеп барабыз. Клуб янында халык җыелган: ирләр дә, хатыннар да бар. Ни булганын белмибез. Без дә туктадык. Кеше күмәк иде. Әнкәй мине, энемне алып кайтып китте, әткәй калды. Аның бертуган Миңневарис исемле энесе дә бар иде. Әнкәй энемне күтәреп алды, үзе елый, мин аның итәгенә тотынып кайттым.
...Әткәйнең әтисен, Абдулла картәтине, раскулачивать итеп, Себергә җибәргәннәр. Өен тартып алып, сүтеп, клуб итеп салганнар. Гөлмениса нәнәй Җәмилә, Варис, Зәйтүнә, Миңнегариф – дүрт баласы белән мунчада яшәп калган. Әле шул үзләренең өе булган клуб янында әткәй туганы Варис белән сугышка китәргә җыена. Әткәй башкача өйгә кайтып тормады. Без алты кеше шул мунчада 1945 елның маена кадәр яшәдек. Бер сәндерә, ике якта берәр тәрәзә. Иң зуры — мин, шуннан Риф энем, сугыштан бер ел алдан туган Инир туганым, 1941 елның 1 ноябрендә туган Рида сеңлем. Нәнәемнең аяклары сызлый иде, бик йөрмәде. Картәти Себердән кайтмаган. Варис абый хәбәрсез югалган.
Шул елда бәрәңге уңмады. “Әтиегез сугыштан кайтып, әниегез икмәкне күкрәгенә терәп телеп, тамагыгыз туйса иде”, дип тели иде нәнәй. Башта әткәйдән хат еш килде. “Үбәм, яратам, сау кайтырбыз!” – дип яза иде. Аннары килми башлады. Авыл очында яшәгән бер абый “Солдат Миңлегарифны күрдем”, – дип язганын ишеткәч, әнкәй шул хатны укытырга, сорашырга дип бер стакан тоз алып, аларга барды. Елап кайтты. Ул тозны Ишембайдан аркасына салып алып кайта иде. Кайвакыт нәнәй белән бергә баралар. Талбазыга кадәр генә егерме чакрым, Ишембайга никадәр булгандыр. Кышын чана тартып кайталар. Бер көн баралар, кайтуга да бер көн китә. Әнкәйнең әнисе Газимә нәнәйнең энесе Мәҗит Ишембайда тора иде. Ул нефтьче булды. Бәлки, аңа эш хакына биргәннәрдер тозны.
Әнкәй кибеттә җыештыручы булып эшләде. Безнең малыбыз булмады. Бер кәҗәбез бар иде, аны да бүре ашады. Кәҗә булганда сөтен савып эчә идек. Әнкәй нәнәйгә: “Сөтне үзең дә эчкәлә”, – дип әйтә торган иде. Бала карарга кеше кирәк бит.
Әнкәй сигез чакрымдагы Төбәк дигән авылга урман кисәргә йөрде. Кыш буе барды. Ирләр юк. Барысын да хатыннар эшли. Шул чакта нәнәй безне карап торды.
Без дә, кече булсак та, энем белән якындагы урманнан чыбыклар алып кайтабыз. Көч җиткәнчә киселгән агачларның төпләрен дә чапкалап алырга тырышабыз.
Бәрәңгенең кабыгын гына утырта идек. Аннан нәрсә үссен инде?! Әнкәй башкорт, урыс авылларына җир казырга бара, бер-ике чиләк бәрәңге биреп кайтаралар, шуны ашадык. Әнкәй силсәвиттә дә каравылда торды, трудоденьгә солы бирделәр.
Яз ашарга яраклы үлән якын-тирәдә бетә, Газимә нәнәй еракка барып алып кайта. Картәти Хаматбара бакчачы булды. Колхоз бакчасында кавын, карбыз, кыяр үстерде. Безгә дә бирә торган иде.
Ачлыктан өйләре белән кырылып үлгән кешеләр булды. 1943 елда Газимә нәнәйнең Фәнис исемле улы үлде. Нәнәй, үзенең ике яулыгын юып, кәфенгә бирде. Биш яшьтә генә иде, мескен. Хаматбара картәти дә ачлыктан үлде.
Әнкәй силсәвиттә каравылда торганда кыш ябынып ятарга дип толыпны алып киткән иде. Тегермәнченең әбисеме, әнисеме, Клавдия исемле бер әби силсәвиткә килеп йоклап йөргән. Ул бетле булган. Шул бетләре толыпта калган. Әнкәй аны мунчага алып барып, эссегә элеп куйгач, толып җыерылып, бәләкәйләнгән. Киярлек тә, ябынып ятарлык та булмады.
1943 елда укырга бармадым. Малярия (бизгәк) белән чирләдем. Түшәкләр арасына кереп ятам, шунда гына җылынам. Әнкәй, малярияны куркытып бетерергә була, дигәнне ишеткән дә минем тәнемә салкын бәрәңге терәгән. Ә мине: “Әнә, бака кергән бит”, – дип куркытты. Мин сикереп тордым. Шуннан чирем бетте.
Эчә торган суыбыз авылдан бер чакрым тирәсе ерак Шакай дигән күлдә. Әнкәй эшкә киткәнче ташый. Кышын кар эретеп эчәбез. Юарга Авыргазы елгасыннан алып кайтабыз. Аның суы тозлы, эчәргә бармый.
Урак вакытында хатыннар кесәсенә салып ашлык алып кайткан. Әнкәем: “Урлаган кеше урласын, мине утыртсалар, балаларымны кем карый?” – дип, бөртеген дә алмаган. Кычыткан өчен күршедәге ахирәтем Рәйхан белән бәхәсләшеп китәбез. Ике өйнең арасында чокыр бар. Кычыткан үскән чокыр тыкрык кебек. “Синең әтиең бригадир, ат белән йөри, астына салып та алып кайтыр, тимә безнең як кечерткәненә, үзеңнең ягыңнан гына ал”, – дия идем.
Аякка кияргә кышын өчебезгә бер пима. Мич алдына киптерергә куйган идек, янды. Яланаяк йөрибез, аяклар бәбкәләп, кызарып бетә. Нәнәй я май сөртә яисә төкереп куя да, бетә ул, ди. Аякларыбыз җеп кебек иде, ничек үлми яшәгәнбездер.
1944 елда нәнәй үлде. Әнкәй миңа: “Нәнәеңнең каберенә ташлар җыеп алып барып куй, әткәең шуңа карап белеп, киртәләп куяр”, – дигән иде. Шуны үтәмәдем. Әле булса күңелемне әрнетә.
Әти бер хатында “Яңгыр кебек пуля ява, кеше кайгысы юк монда”, дип язган. Германиядә пленда булган. 1947 елның декабрендә генә кайтты.
Әнкәй мәктәптә мич ягучы, звонок бирүче иде. Әнкәй ул көнне эшкә бармады. Аның урынына звонокны мин бирәм. Шунда миңа: “Миңлегөл, бар кайт, әтиең кайткан”, – диделәр. Йөгереп кайттым. Сәкедә ике ир утыра. Кайсы әткәй икәнен белмим. Ул үзе дә дәшми. Шуннан гына: “Кил, кызым!”– дип күтәреп алды. Икенчесе әткәйне китергән шофер булган.
Әткәй сугышта чакта: “Исән-сау кайтсам, балаларымны авылда калдырмас идем”, – дигән. 1948 елда бер машина бәрәңге төяп, өстенә дүрт баланы утыртып, безне Уфага алып килде. Монда да башта җиңел булмады. Әткәй дәваханәдә кучер булып эшләде. Әнкәй поликлиниканың дүрт миченә якты, идәнен юды. Икмәккә чират иде. Әлеге Чегән яланыннан җир бирделәр, су баса иде, бәрәңгене соңрак утырта торган идек.
“Кызыл хач”та медицина училищесы бетердем. Мечников исемендәге институтта утыз ике ел лаборант булып эшләдем. Тормышымнан гына уңмадым. Ике балам да авыру булды. Ирегез белән каннарыгыз туры килми, аннан бала тапмагыз, дисәләр дә, ышанмаганмын. Бер балам — ун яшьтә, икенчесе кырыкка да җитми үлделәр.
Әле ялгыз яшим, шөкер, туганнарым ташламый. Шәхси йортта бакча үстереп көн итәм...”
Зөһрә Котлыгилдина.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.