Аларның даны илгә таралган!
Илеш төбәге илгә каһарман уллар һәм кызлар биргән. Идел буе федераль округында бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое – очучы-штурмовик Муса Гәрәев – нәкъ шушы районда туып-үскән. 250 сугышчан очыш ясап, майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев – республикабызның һәм Илеш төбәгенең данлы улы. Ул үзенең фронт юлын Сталинград күгеннән башлап, Пиллау шәһәренә кадәр барып җитә. “Ил-2” штурмовигында дошманны тар-мар иткән батырның исеме ил тарихына алтын хәрефләр белән язылган.
Беренче очышын Сталинград күгендә ясый. Яшь очучы тиз өйрәнүе һәм тәвәккәллеге белән командирларның ышанычын яулый. Соңрак ул кыю һәм оста штурмовикка әйләнә: бер көндә берничә очыш ясап, дошман техникасын юк итә, хәтта “мессершмитт” истребителен дә бәреп төшерә.
250 очыш, дистәләгән юк ителгән дошман техникасы, йөзләрчә үлем хәвефе… Муса Гәрәев батырлыгы ерак буыннарга үрнәк.
Шулай ук артиллерист, Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин да Илешнең данын күтәргән батырлар исемлегендә.
Ул Карелиядән Белоруссиягә кадәр фронт юлын артиллерист булып үтә. 1944 елның августында Литва җирендә барган сугышта аның расчеты, ике танкны юк итеп, дошман һөҗүмен туктата. Бу батырлыгы өчен 1945 елның мартында Әнвәр Абдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Ул Япония белән сугышта да катнаша. Квантун армиясе белән булган хәлиткеч бәрелешләрдә фидакарьлек күрсәтеп, ул Ватан алдындагы бурычын тулысы белән үти.
Сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә кергән очучы Владимир Локтевның язмышы аеруча тетрәндергеч. Ул иптәшләрен коткарганда һәлак була. Соңрак Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителсә дә, ул рәсми рәвештә бирелми кала. Әмма Илеш халкы аның батырлыгын онытмый.
Каһарман снайпер һәм разведчиклар
Мират Гыйльметдинов 16 яшендә фронтка киткән, снайпер. Ул дошман офицерларын юк итеп, “Снайпер” билгесе белән бүләкләнә, соңрак Маньчжуриядә сугыша.
Рәхмәтулла Фәхретдинов – разведчик. Ул дошман тылыннан дистәләгән “тел”, күпсанлы мәгълүмат алып кайта. Аның батырлыгы орденнар белән билгеләнә.
Рухи терәкләр
Илешлеләр яу кырында гына түгел, тылда да зур батырлыклар күрсәтә. Халык фронт өчен соңгысын биргән. Икмәк, он, сохари, оекбашлар әзерләү киң колач алган. Самолет төзү өчен Мәскәүгә акча җибәрү турында документлар бүген дә саклана.
Мәгъсүм Кашапов фронтовик буларак кына түгел, соңрак район җитәкчесе сыйфатында да төбәк үсешенә зур өлеш кертә. Закирҗан Кәбиров – фронтовик, хирург һөнәрен дәвам итеп, гомерен кешеләрне савыктыруга, дәвалауга багышлый.
Истәлек
Район халкы батырларны онытмый. Югары Яркәй авылындагы тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган зур зал эшли. Анда 496 фронтовикның фотосы урнаштырылган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Илеш районында ике генә ветеран исән. Алар – киләчәк буын өчен маяк.
Якташларның батырлыклары халык хәтерендә, музей экспонатларында яши, мәктәптә батырлык дәресләре үтә.
Муса Гәрәев музее район үзәгендә эшли, шулай ук Ташчишмә авылында аның йорты саклана. Геройның 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр үтте, аның хакында якты хәтер халык күңелендә яши. Башкалабыз Уфада Геройга бюст куелган, шулай ук федераль әһәмияткә ия М-12 трассасында Муса Гәрәевка һәйкәл ачылды.
Әнвәр Абдуллин музее туган авылы Дөмәйдә урнашкан. Анда батырның шәхси әйберләре саклана. Бу экспонатлар халыкны ул дәһшәтле елларга алып кайта кебек.
Музейдагы ядкәрләр
Музейда бик күп ядкарьләр саклана. Иң зур комарткы – Фәйзи Сәгадиевтан калган 1937 елгы “BMW” мотоциклы. Мондый уникаль трофей ил күләмендә дә сирәк очрый. Шулай ук каскалар, кораллар, мина ярчыклары, өчпочмаклы солдат хатлары саклана. 8 оригиналь фронт хаты – район халкы өчен кадерле ядкарь.
Музей җитәкчесе Гөлназ Гәрәева сүзләренчә, төп максат – яшь буынга патриотик тәрбия бирү.
“Бездә батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар уза. Башта аларга Бөек Ватан сугышы батырлары килсә, соңрак – Әфганстан һәм Чечнядагы канлы бәрелешләрдә, хәзер махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларыбызны чакырабыз”, – ди ул.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгәндә тарихыбызның һәр сәхифәсе өчен җаваплы икәнлегебезне аңлыйбыз. Бу – күпме корбаннар биреп яуланган җиңү. Илеш районының батыр уллары һәм кызлары фронтта һәм тылда аңа зур өлеш кертте. Аларның батырлыгы – безнең горурлыгыбыз, исемнәре исә мәңге халык хәтерендә яшәячәк.