– Һәр халыкның тарихында изге даталар һәм мәңгелек кыйммәтләр бар. Алар – милләткә иң караңгы заманнарда да сынмаска, көлгә әйләндерелсә дә, яңадан туарга мөмкинлек бирә торган әхлакый нигез дә булып тора. Безнең Туган илебез өчен мондый кыйммәт – һичшиксез, 1945 елгы Бөек Җиңү һәм ата-бабаларыбызның искиткеч батырлыгы, – диде чараны ачып Башкортстан Мөслимәләр берлегенең Дүртөйле оешмасы җитәкчесе Мәүлидә Исәнбирдина. – Бүген Ватаныбызга янә нацизм янаганда, улларыбыз, оныкларыбыз, кулына корал алып, аны якларга китте. Алар – 1945 елгы җиңүчеләребезнең турыдан-туры варислары. Батырларыбыз илнең азатлыгын гына түгел, ә бу явызлык белән көрәштә һәлак булганнарның якты истәлеген дә яклый. Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезнең һәркайсы алдында тирән ихтирам белән баш иябез. Шундый батыр уллар үстергән әниләргә чиксез рәхмәтләребезне, хөрмәтебезне җиткерәбез.
Чарада махсус хәрби операция геройларының әниләре дә сүз алды.
– Минем улым Альберт Латыйпов фронтка үз теләге белән китте, – дип сөйләде Дүртөйледән Рая Латыйпова. – Гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә яши иде. Хәрби контракт төзегәнен китәр алдыннан гына әйтте. Мин, һәр ана кебек, әлбәттә, аның ут эченә керүен теләмәдем. Әмма улым: “Үзен чын ир-егет дип санаган кеше балаларының киләчәген, тыныч күк йөзе астында үсүен тәэмин итәргә бурычлы”, – диде. 2023 елның сентябрендә улымның гәүдәсен алып кайттылар, хөрмәтләп җир куенына тапшырдык. Газиз балаңны югалту аңлатып бетерә алмаслык ачы кайгы, әмма шул ук вакытта мин улым белән чиксез горурланам. Мин дә, улымның ике баласы, хатыны да дәүләтебез тарафыннан зур хәстәрлек тоеп яшибез. Мине, башка яугир аналары белән бергә, “Ватанны саклаучылар” фонды бушлай Хаҗ сәфәренә дә алып барды, хәтта. Бу сәфәрдән күңелем тынычланып кайттым, улым рухына бихисап догалар кылдым, Туган илен яклап һәлак булганнарның урыны оҗмах түрендә, диләр бит, мин моңа ышанам.
– Мин – дүрт ул анасы, – дип уртаклашты Дүртөйледә яшәүче Гөлназ Әхиярова. – Аларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстердем, укуда да, спортта да һәрчак алдынгы булдылар. Өлкән улым Илдар хәрби иде, армия хезмәтеннән соң контракт төзеде. Махсус хәрби операция башлангач, ул, әлбәттә, һәрчак алгы сызыкта булды. 25 яшендә батырларча һәлак булды. Икенче улым Марат әлеге вакытта фронтта, үзе теләп кулына корал алды. “Абыем өчен үч алып, Җиңү белән кайтачакмын, әни”, – ди. Иншаллаһ, шулай булсын! Изге теләкләрем, догаларым саклап йөртсен газиземне.
Дүртөйле районының Өчбүлә авылы имам-хатыйбы Илдар хәзрәтнең улы Ранис Закиров та нацистларга каршы каһарманнарча көрәшә. Улы хакында әнисе Розалия ханым бик горурланып сөйләде.
Чараны оештыручы, күркәм итеп алып баручы Мәүлидә абыстай анда катнашучыларны бүгенге көн герое – махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Шамил Шакиров белән дә таныштырды.
– Шамил Фаил улы – табиб, үз теләге белән фронтка китте. Үрнәкле гаилә башлыгы, өч бала әтисе, – диде ул.
– Нацизм үзе белән алып килгән коточкыч хәлләрнең кабатлануына беркайчан да юл куймас өчен киттем мин махсус хәрби операциягә, – диде Шамил Фаил улы. – Фронтта көн саен яугирләребезнең рухи ныклыгына, Ватанга мәхәббәтенә шаһит булырга туры килә. Без – җиңүчеләр токымы бит, батырлык, Туган илгә тугрылык каныбызда. Ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары, балалары, һич арттырусыз, тыл геройлары. Аларның безгә булган ышанычы һәркайсыбызга канат куя, иң авыр минутларда да каушамаска ярдәм итә.
Чараның икенче өлеше Мәүлид – олуг пәйгамбәребезнең туган көненә багышланды. Аны билгеләү – Рамил ахун Исәнбирдин әйтүенчә, саваплы гамәлләрдән, ә бәйрәмнең төп кунаклары махсус хәрби операция яугирләренең әниләре булу һич тә очраклы түгел: батырлык белән иман һәрчак янәшә бит.
Шагыйрә Светлана Васикова җитәкчелегендә “Әллүки” татар фольклор ансамбле әгъзалары Рәзилә Солтанова һәм Гүзәл Әхиярова тирән мәгънәле мөнәҗәт әйтте, анда мондый юллар да бар иде:
“Дөньялыкта яшик, дуслар,
тыйнак кына,
Барыбыз да без бит монда кунак
кына.
Баскан җирдә үсеп калсын
чәчәк-гөлләр,
Бәхет белән, шатлык белән
үтсен көннәр”...
Иванай авылыннан хөрмәтле абыстай Альбина Камалованың мөнәҗәте дә күңелләргә якты моң булып иңде. Иске Кәңгеш авылы мөслимәләре Мәүлид касыйдәсен укып ишеттерде. Кечкенә чагыннан ятим калып, язмышның ачы сынауларын узып, пәйгамбәр дәрәҗәсенә ирешкән олуг шәхеснең халыкка иман тарату юлындагы фидакарь эшчәнлеге дә җентекле яктыртылды.
Башкортстанның Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Розалия Халикова Коръән сүрәләре укыды, Кушнаренко, Илеш, Яңавыл, Чакмагыш, Борай районнары мөслимәләр оешмалары җитәкчеләре, Дүртөйле районы хакимияте вәкилләре дә чыгыш ясады.
Дин тотучылар Аллаһы Тәгаләдән һәлак булган каһарманнарның рухына мәңгелек тынычлык һәм мәрхәмәт бирүен үтенде. Илебез чикләрен саклаучы сугышчыларның сәламәтлеге, тизрәк кайтуы һәм җиңүе өчен догалар яңгырады.
Фәһемле очрашу барлык кунаклар өчен бәйрәм табыны белән тәмамланды. Әлеге сый-хөрмәт тулы табынны әзерләүгә саллы өлеш керткән эшкуарлар Рида һәм Ринат Сәхибзадиннарга, “Прованс” кафесы җитәкчесе Алина Галиевага Мәүлидә Исәнбирдина ихлас рәхмәтен җиткерде.
“Мирас” мәчетендә ел саен киң колач белән үткәрелүче Мәүлид бәйрәме диннең кешеләрне берләштерүенең, иң авыр сынауларны сынмыйча кичерергә ярдәм итүенең чын үрнәге булып тора.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Автор фотосы.