-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
16 сентябрь 2025, 09:05

“Гитлер үлгән, дигәч, сөенешеп кул чаптык"

Күп михнәтләр, ачлык күргән буын йомран пешереп ашаудан да тартынып тормаган...

“Гитлер үлгән, дигәч, сөенешеп кул чаптык"
“Гитлер үлгән, дигәч, сөенешеп кул чаптык"

Күренекле журналист һәм шагыйрә Зөһрә Котлыгилдина Бөек Җиңүнең 80 еллыгына “Без – сугыш балалары” дигән китабын әзерләде. Анда Башкортстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше Татарстан Республикасыннан, Курган, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән 115 сугыш чоры баласының хатирәләре тупланган. Сезнең игътибарга шул истәлекләрнең чираттагысын тәкъдим итәбез.

Нәкыя Сәяхетдин кызы Шәрәфетдинова (хәзер Динеева). 1929 елның 22 декабрендә Ишембай районының Әрмет-Рәхим авылында туган. Сугыш башланганда 12 яшьтә була.
“...Бүген мин сине сабантуйга алып барам”, – дигәч әти, әй шатландым. Өч баланы миңа калдырып, әниләр алдан китте. Мин елыйм. Әтигә, әйдә барыйк, дим. Ярты юлга да җитмәгәнбездер, берәү чыбыркысын болгап атка атланып чабып килә. “Иптәшләр, Гитлер сугыш башлаган, сабантуй булмый, кире кайтыгыз”, – диде. Шуннан борылып кайттык. Халык елый. “Әйдә, барып кайтыйк инде, анда ишетмәгәннәрдер”, – дим әтиемә. “Әй, балам, яман сүз тиз йөри, ишеткәннәрдер”, – ди. “Барып кайтыйк инде”, – дим һаман. “Бар үзең”, – диде, аптырагач.
Тордым да йөгердем. Район сабантуе була торган урын ерак, ике-өч авылны үтәргә кирәк. Унбер чакрым үтеп, Кыяук авылына барып җиттем. Анда әнкәйнең сеңлесе Вазифа түтәй яши. Аларга кердем. Тагын Янруска хәтле күп барырга кирәк. “Сабантуйга барасым килә”, – дим. Түтәй өйдә берүзе генә. Өстәлләр әзерләгән. Үзе елый. “Гитлер дигәннәре үз башына ашкынсын, үз мылтыгыннан үзе атылсын, никадәр кешенең шатлыгын тартып алды”, – ди. Миңа бер кружка катык, икмәк бирде дә: “Аша да, бар кайт, эзлиләрдер”, – диде. Юлга чыккан идем, атлый алмыйм. Түтәйнең сүзләрен кабатлыйм: “Гитлер үз башына ашкынсын, үз мылтыгыннан атылсын”, – дим.


Бер бабай ат белән килеп чыгып, утыртып, өйгә чаклы илтеп куйды. Егылганмын да йоклаганмын...
Безнең йорт силсәвит янында иде. Петровскоедан хәбәр килде: ун кешегә китәргә повестка. Ун гына түгел, утыз кеше җыелды, күбесе партийный. Үз теләкләре белән китүчеләрнең яшенә карамыйлар, алтмыш яшькә кадәр алдылар. Гаиләләре елап калды. Атларга утыртып алып киттеләр.
Әтине көз көне хезмәт армиясенә Әүҗәнгә урман кисәргә җибәрделәр. 1942 елга кадәр эшләгән дә: “Монда йөргәнче, үз теләгем белән сугышка китәм”, – дип әйткән. Бер көнгә кайтарганнар. 4 апрель көнне китте. Алкинода өч ай тотканнар. Хаты килеп торды. Гарәп хәрефләре белән язган. Безнең хәлне сорашкан. Әниемә: “Кадерләп кенә кигән күлмәгемне биреп, бер кисәк ипигә алмашып ашадым”, — дип язган. 1942 елның авгус­тыннан хаты туктады. “1943 елның октябрендә сугышка керде, хәбәрсез югалды”, дип хәбәр килде.
Әткәйнең сугышка китәр алдыннан әнкәйгә әйткән сүзләре исемдә: “Сәке читенә утыр әле, Фатыйха, бу сугыш бик авыр булыр, нигездән чыкма. Якында гына күпер бар, зур су бар, силсәвит тә, кәнсәләр дә якын. Өебез урталыкта утыра. Су басмый. Сугыштан кайткан кешеләр урыныңны сорап килерләр, нигезеңнән кузгалма”, – диде.
Зюгановка дигән авылдан бер ир белән киткән әтием. Шул урыска: “Бу сугыштан мин исән кайтсам, синең гаиләңне барып күрермен, син кайтсаң, минекеләргә син барырсың”, – дигән.


Сугыштан соң килде безгә теге кеше. Яраланган. Кулына пуля тигән. “Сәяхетдин, күлмәгемне ертып, ярамны бәйләп куйды. Сазлыклы урын иде. Күп кеше кырылды. Мин ятып калдым”, – диде. Без урысча белмибез, ни сөйләгәнен аңламыйбыз. Хизбулла дигән абый азрак аңлый иде урысча, шул ярты-йорты сөйләп бирде. Бәрәңге чәчәк аткан вакытта килде ул абый.


Сугыш беткәч: “Гитлер ике баласын да, хатынын да, үзен дә аткан”, – дип сөйләделәр. Бөтен халык кул чапты, куанып.
Миннән кече өч балага – Зәки, Рәкия, Рәшидәгә – әтием өчен пенсия килде. Һәр балага егерме бишәр сумнан җитмеш биш сум алды әнкәй.
Бәрәңге утыртабыз, кышын шуны ашыйбыз. Утыртырлык кала. Ашарга беткәч, алабута ашадык. Кечерткәнне туравы кыен. Үлән ашын иркәләр ашамый. Әнкәй: “Ашагыз, әнә, тегендә үлгәннәр, ашамасагыз, сез дә үләсез”, – дип кычкыра.


Авылда Гайниямал исемле бер әби бар иде. Морҗадан төтен чыкса, килеп керә. Мине яшелчә бакчасына эшкә куйганнар иде. Иртәрәк кайтам да ашарга пешерәм. Юеш алабутаны кисә башласаң, су чыга. Суын эчәбез. Туравы да авыр. Мин корысыннан пешерәм. Әби сәкегә менеп утыра. “Мин күршеләрдә ашадым, бигрәк тәмле икән, балалар, ашагыз”, – ди. “Бездә дә ашагыз”, – дим. “Юк, мин туйдым, үзегез ашагыз”, – ди. Шуннан әнигә: “Төтенегез сүрелгәч килдем. Хәзер Зөләйхага керәм. Анда да дүрт бала бар”, – ди. Әбиләр, балалар үлмәсен дип, шулай ашатып йөргән.
Әл дә сыерыбыз булды. Җәен, җиләк пешсә, Зәки энемне алам да җиләккә барабыз. Катыкны иртән оетып китәбез. Кайткач, җиләк салып ашыйбыз.
Белореттан килограммлап җеп китереп саталар иде. Ул өч катлы була торган иде. Һәрбер катында тагын да бишәр җеп. Шуны сүтәбез, чиратлашабыз. Әнкәй киндер суга иде, шунда аркылыга да, буйга да бу җепләрне кушып җибәрә. Кырык аршин материал килеп чыга. Шуны көлгә тотып агартып, кар астында тотып, безгә күлмәк тә, ыштан да текте.
Утынны мин ташыдым. Иртән бер барам. Куаклыктан гына җыям. Төштән соң тагын барам.
Укырга туры килмәде. Җәен яшелчә бакчасында эшләдем. Талип дигән бабай агроном иде. Каравылчы да булды. Кура җиләк, карлыган үсә торган иде. Кыяр, чөгендер, кишер бүтән җирдә булды.


Талип бабай әтидән бер яшькә зур иде, ул да үзе теләп сугышка китте. “Балалар, Талип бабай кайтканчы карагыз инде бакчаны”, – диде колхоз рәисе Хөрмәт бабай. Барыбыз да теләгәнгәме икән, Талип бабай кайтты сугыштан. Карт иде инде, таяк белән килә иде.
Колхоз бакчасында мәк тә үстерделәр. Җиләкләрне тартмаларга җыеп, Петровское, Макарга алып барып саталар да акчасын колхозга бирәләр. Миннән бер яшькә генә зур Сәйфулла Зәйнетдинов дигән малай бар иде. Ул ат карады. Шул җиләкләрне ташып йөрде.
Әнием колхозда утауда, уракта эшләде. Шуннан кибет каравылларга алдылар, идәнен юды. Кибетнең ике атын да карады.
Без беркайчан да май ашамадык. Хөкүмәткә тапшырганнан калганын базарга алып барып сата, акчасына Ишембайдан барып тоз сатып ала, шуны бәләкәй авылларга алып барып стаканлап сата идек. Ишембайдан аны әни бәләкәй чана белән алып кайтты.
Ачтан үлүчеләр күп булды. Шешенеп үләләр иде. Юлда йөрүчеләр арасыннан үлүчеләрне кая туры килсә, шунда күмеп китәләр.
Печәнне мин хәзерләдем. Кайда үлән бар, сынган урак белән урам да, кесәмдәге бавым белән бәйләп, ике ягыма асып көянтәләп алып кайтам. Тугайдан көн дә өйгә бер көлтә ташым куям.


Колхозның көз көне кешеләргә трудоденьгә бирергә ашлыгы калмый. Барысын да фронтка җибәреп тордылар. Әнкәй сельпода эшләгәнлектән, бер килограмм солы бирәләр иде. Безгә – 300әр грамм. Аны иләсәң, яртысы кала. Шуны әнкәй суга кушып бутый да үлән ашына кушып җибәрә. Ашта он тәме чыгып кала.
Ашлыкны Стәрлегә алып барып тапшырдылар. Дүрт ат арбасы белән баралар. Бишенче арба белән әлеге Сәйфулла киткән. Ашлык кабул итеп алган кеше дүрт ир, хатын белән сөйләшкәннәр дә, Сәйфулланың арбасындагы ашлыкны икенче җиргә алып барып бушатырга кушканнар. Болар алдан сөйләшкән булган. Сәйфулла барса, милиция тора, ди. Шулай итеп, аны нахакка угрылыкта гаепләп, сигез елга утыртып куйдылар. Кайткач, озак тормады, үлде. Дүртесенең икесе авылга кайтмады. Дамбулла абыйның – бер аягы, Гыйләҗ абыйның бер кулы юк иде, алар дүртәр ел утырды. Икесе дә сугыштан яраланып кайткан иде.
Авылга эвакуация белән кешеләр китерделәр. Мин ялангач булгач, берсе өстемә кофта бирде. Саклап кына кидем. Алар колхозда эшләде. Берсе сельпода бухгалтер булып утырды. Ачыгуданмы, климаттанмы бик күпләре, балалары үлде. Аларны аерым урынга күмделәр.
Зәки энем җиде яшьтән колхозда ат башында печән сөйрәтеп йөрде. Көненә бер мәртәбә ашар өчен аның яшендәге балалар да эшләде. Печәндәге кешеләрне колхоз көндез бер тапкыр ашата иде.
Һәрвакыт ачыктык. Икмәк күрмәдек. Ике сарык, бер кәҗә тотты әни. Мамык кәҗәсе иде. Шуны бүре ашап китте. Сарыгыбыз бәрәнләсә, көз көне суеп ашыйбыз. Дүрт тавыгыбыз булды. Аларны йорт күтәрмәсе астында асрадык. Кешеләр дә урлаша иде, шуннан сакладык. Безнең таш келәтебез дә бар иде. Аны Хафиз картәтием белән Югары Әрметтән килгән Сәяхетдин дигән кеше бергә салганнар. Алар Макарда – өч, Югары Әрметтә – биш, бездә, Әрмет-Рәхимдә таштан биш келәт төзегәннәр.
Сәяхетдиннең кушаматы “Аю Сәяхетдин” булган. Ул аю да аулаган, баласын да урлап сатып йөргән. Хафиз картәти аның шулай көчле, җитез сунарчы булуына сокланып: “Улым булса, Сәяхетдин дип кушар идем”, – дигән. Әтием тугач, шулай дип кушкан да. Аны да “Аю Сәяхетдин” дип йөртә башлаганнар. Тик зур Сәяхетдиннең гомере аянычлы өзелгән: аю өзгәләп үтергән.
Зәки энем бик матур җырлый иде. Районда да еш чыгыш ясады. Шунда Үтәк авылыннан Зәки Мәхмүтов та йөргән. Ул, энем җырлаганына сокланып: “Ул миннән дә яхшырак җырлый иде”, – дигән.
Без Сталин белән Ленинны бик ярата идек.
Ленин бабай һәм Сталин –
Безнең яраткан исемнәр.
Һәрбер җырдан соң шулай дип припевта җырлыйбыз. ..
Сугыш беткәндә еладым. Күршедәге миннән ике яшькә зур Рәхилә апа да елый. Кешеләр шатланышып бии. Халык таралгач, Рәйфә миннән: “Син ник еладың?” – дип сорый. “Шатлыктан”, – дим. “Мин дә шатлыктан еладым”, – диде ул да”.
* * *
Сәвия Җәнгәрәй кызы Гәрәева (хәзер Мәһәдиева). 1934 елның 10 июлендә Ярмәкәй районының Тарказы авылында туган. Сугыш башланганда 7 яшьтә була.
“...Үземнең инәки, Бибикамал, 1937 елда үлгән. Мин өч яшьтә калганмын. Сәлимә апам белән Мөхәммәдләр абзыкай белән өчәү идек. Бу өч баланы мин карый алмыйм, дип, әткәй ике-өч йорт аша яшәгән Саҗидә апа белән никах укытып, алып кайта. Сәлимә апа үги ана белән уртак тел таба алмаган. Шуңа абзыкай аңа китәргә киңәш иткән. Үзбәкстанда ахирәте бар иде, ул шунда чыгып китте. Тик бизгәк чире белән авырган. Туган ягыңа кайтсаң гына юнәясең, дигәннәр. Кайтты да тагын Таҗикстан ягына китте. Анда да чиреннән котыла алмаган. Сугыштан соң гына кайтты. Артык тамак кайтты, дип әйттеләр. Бер әбинең өйрәтүе буенча, кар базыннан бака алып, шуны апамның куенына тыгып, юрган ябып, алдына менеп утырам. Шуннан калтыравы бетә иде.
Ул елларда корылык булды. Бәрәңге уңмады. Сәлимә апа әтинең борынгы билбавын, кыйммәтле бүреген алып, ризык алып кайтырга дип, Приютка китте. Мин казанга су салып, ягарга утын әзерләп, шырпы тотып, көне буе аны көтеп йөрдем. Кичкә апам арбасы белән бернәрсәсез буш кайтып керде. Мин еладым. Елама, дип мине юатты да кайнаган суга тоз салды, шуны эчеп яттык.
Үги әнинең өлкән апасы бар иде. Аны без “Ак түткәй” дип йөрттек. Ул әнигә: “Балаларга каты бәрелмә, аларны Ходай Тәгалә бер тапкыр рәнҗеткән бит инде”, – дип әйткән. Үги апа әйбәт булды. 1941 елда әткәй белән икесенең уртак балалары Шәүкәт туганым туды. Сугышка киткәнче әткәй бригадир булып эшләгән иде, абыемны үзе белән ияртеп йөреп, эшкә өйрәтеп калдырды. Алардан соң бөтен ирләр эше унбер-унике яшьлек малайларга калды бит.
Үги апа колхозда эшкә йөрде. Ураза ае. Утау вакыты. Һәр кешегә норма бүлеп бирелә. Эссе. Ярдәмгә без дә барабыз. Кешегә күренмәскә тырышып, шуышып кына Тарказы елгасына барып, кулын, аягын суга тыгып, хәл алып килә иде. Мин башкалар күрсен дип аның урынына калкына-калкына утап йөргән булам.
Сөт үткәрергә сепаратка күршеләргә йөрибез. Тәлинкәләрен яларга Шәүкәтне ияртеп барам.
Сыерыбыз бозаулагач, бозавын ит заданиесенә дип алып чыгып киттеләр. Сыер үкереп калды. Шул күренешне гомер буена оныта алмадым.
Керосинны авылга бәләкәй цистерна белән китерәләр. Аны норма белән генә бирәләр. Хатыннар, бер өйгә җыелып, фронтка оек, бияләйләр бәйли. Мин чыра яндырырга алдан әзерләп куям. Район гәзитендә Ванна Василевскаяның әсәре тәрҗемә ителеп басылып чыккан. Мин шуны кычкырып укыйм. Анда бер укытучыны фашистлар үтерә – шул турыда. Үзем дә елыйм, башкалар да елый. “Әл дә фашистлар монда килеп җитмәгән, ирләребезгә генә анда авыр”, – диләр.


Абзыкай киптергән итне лезвие белән юка гына итеп кыркып алып ашап йөргән. Инәки шуны белеп калган да үзе елый, үзе әрли. Аны жәлләп мин елыйм. Алай да ул үзенең баласы белән миннән яшереп абзыкайга итле шулпа ашата иде. Ә безгә көлдә тәбикмәк пешереп бирә.
Яз юа, үлән тамырлары, балтырган җыябыз. Ык елгасының икенче ягында – Новотроицкида урыслар яши, без шунда балтырганга йөрибез. Капчыклап җыябыз. Кар базында өч-дүрт көн саклап ашыйбыз. Кышка да киптерәбез. Урыслар безнең якка гөмбәгә йөри.
Чиләк белән су алып барып, йомран оясына коябыз. Малайлар бер эләктергеч ясап алган да шуның белән тоталар. Тугыз-ун яшьлек малайлар суя, Ык ярында тазартып юабыз да пешереп ашыйбыз. Булат, Гайния, мин гел бергә йөрдек.
Абзый ат белән җир сөрә. Апалар сыерлары белән чыга. Җир каты. Төнлә атларны карыйлар. Бервакыт атларга корчаңгы эләккән. Атлар елый. Аннары Фатыйх дигән абзый, атларны сугышка алып китеп бетермәсеннәр, биредә эшләргә кирәк бит, дип, чирне махсус йоктыруы турында әйткән. Үзе сугыштан соң яман авыру белән авырган. Үләр алдыннан: “Миңа атларның күз яше төште”, – дип әйткән.
Бәрәңге бакчабыз егерме биш сутый иде. Абзый башта шуның яртысын билгели. Шуны тагын дүрткә бүлә дә миңа бер көнгә казырга задание биреп китә. Мин ул җирне тагын да дүрт өлешкә бүләм дә казыйм. Шулай итеп бүлә-бүлә казып бетерүгә җир җылына башлый. Бергәләп утыртабыз. Күзәнәкләрен генә чәчәбез. Утарга – мин, күмәргә – апа белән абзый. Караңгы төшкәч утыйбыз. Үзебезнең эшкә колхоз эшеннән бушаган вакыт кына кала. Апа миңа алабутаны өзмәскә куша. Орлыгы кирәк була, ди. Кабак та күп итеп чәчә торган идек. Сәндерә астына тутырып куябыз. Төшен тышы белән бергә ашый идек.
1943 елда әтинең похоронкасы килгәч, Мөхәммәдләр абзый мәктәпкә йөрүдән туктады. Җиде сыйныф белән торып калды. Шулкадәр яхшы укый иде. Математика укытучылары аңа ярдәм сорап килә иде. Исемен тулы итеп әйтмичә, “Яр” дип кенә йөрттеләр.
Мәктәптән беркөнне миңа ботинка биреп кайтардылар. Күтәреп кайттым да: “Ник миңа бирделәр ул, Гайниягә бирмәделәр”, – дип әнкәйдән сорадым. Ул: “Әтиең өчен бирделәр”, – диде. Ник икәнен әйтмәде. Абзый әйтте: “Мин шуңа ташладым укуны, әткәй урынына калдым бит”, – диде. Миңа әткәйгә килгән похоронканы күрсәтмәгәннәр икән. Ә ул ботинка әтиләре сугышта мәрхүм балаларга булган. Тик ул кияргә ярамады, беренче язгы пычракта ук табаны кубып төште.
Әнкәй Абдулла станциясенә барып, йомырка сатып, каләм алып кайтты. Шуны урталай бүлеп, Гайниягә бирде. Икенче юлы алар алып кайтса, миңа бирәләр. Җиңги район гәзитеннән дәфтәр эшләп бирде. Караны – корымнан, пероны каз каурыеннан ясадык. Мәктәпкә без барганчы җылынсын өчен иртүк ягып куялар. Бервакыт язга таба мич торбасы ватылып төшкән. Бөтен төтен класска тулган. Ис тия, дип, ике көн бармадык. Дәресне төнлә ай яктысында әзерләдем. Керосинны әрәм итәсең, ди иде әнкәй.


Ленинградтан кешеләр китерделәр авылга. Урыс балалары безнең белән татарча укыды. Ә зурраклары – Нина белән Лена Новотроицкидагы урыс мәктәбенә йөрде. Урыс теленнән безне Ленинградтан килгән укытучы укытты. Мин урысча өйрәнеп алып, “Самолет летит под столом” дип әйткәнем исемдә. Абзыкай миннән гомер буе шулай дип көлеп йөрде. Нина белән Лена әниләре белән безнең Ак түтәйләрдә тордылар. Алар дуңгыз асрады. Бер барсам, мичтәге табада дуңгыз ите пешеп утыра. Әй ашасым килә инде! Тәкъдим итсәләр дә, ашамыйча чыгып киттем. Түткәй нәрсә эшләргә дә белми. “Көлгә чәчрәде бит инде дуңгыз мае, шул аркада көлгә күмеп бәрәңге дә, пешерә алмыйм”, – ди. Пычакны да, савыт-сабасын да алардан аерым тотты.
Алар, авылда ташландык өйне рәтләп, бәләкәй генә май заводы ачты. Халыктан җыйган сөттән май, сыр, эремчек эшләделәр. Аларны фронтка җибәрделәр. Эремчек суын кешеләргә дә бирделәр.
Бервакыт әтиләре самолет белән Тарказы яланына килеп төште. Бер чемодан прәннек, күмәч, печенье, кәнфитләр китергән. Тарказы елгасында бергәләп су керделәр. Аларның ялангач килеш су кергәнен күреп, олылар да, без дә аптырыйбыз. Безгә әнкәй алар янына бармаска куша, оят, диләр. Купаль­никның ни икәнен дә белмибез бит инде ул чакта.
Әтиләре зур түрә булган икән, сугыштан икенче яшь хатын алып кайткан. Ак түткәйне Мәскәүдә үткән Җиңү парадына чакырган. Шунда да барып кайтты әле ул түткәй. Нина белән Ленага кадәр Ак түткәйгә бер яһүд әбие белән бабайны керткән булганнар. Әйберләре күп, ди. Бабай нәрсәдер яза да үзара Сталинның исемен әйтеп сөйләшеп алалар икән. Түткәй, шикләнеп, силсәвиткә барып, нәрсәләр язалар икән, тикшерегез әле, дип әйткән. Килеп укысалар, бездәге тормышны яманлап, Сталинга хат язганнар, ди. Шуннан аларны каядыр алып киткәннәр. Алар киткәч, Нина белән Леналарны керткәннәр.
...Сугыш беткәнен багана башындагы радиодан ишеттек. Иртә белән кешеләрне уятып, тантаналы музыка яңгырады. Абзыкай, җиргә ятып еладым, диде. Кем елый, кем җырлый. Халык нәрсә эшләргә дә белми. Авылга похоронкалар күп килгән. Безнең урамнан бер генә кеше исән кайтты.
Сугыш бетеп, ленинградлылар үзләренә кайтып китте, тик алар белән бәйләнеш өзелмәде. Ниналарның йортлары җимерелгән булган. Шуннан кире Ярмәкәйгә килеп, күпмедер яшәгәннәр, Нина абзыемның ярдәме белән атта йөрергә өйрәнгән. Әтиләре яшь хатын белән болардан киткәч, бик авыр яшәгәннәр. Аннары кайтып киткәннәр. Нина пенсиягә чыккач, бала чактагы холыксызлыгы, шаянлыгы өчен Ак түткәйдән гафу үтенергә тагын килде безнең якка. Ак түткәйнең намаз укыганын кызык, ди, шул тәһарәтләнгән кулына дуңгыз мае сөртеп этләшкән. Ләкин ул килгәндә Ак түткәй мәрхүмә була. Йорты бикле, Шәүкәтләр эштә булган. Шуннан зиратка киткән. Шәһәрдәге кебек, фотолары куелгандыр, дип, каберен эзләп йөргән, тапмаган. Шәүкәтләр эштән кайтса, бу елап утыра, ди. Алып бар мине каберенә, гафу үтенәсем килә, дип әйткән. Шәүкәт аңа Ак түткәйнең самавырын бирә, эченә Тарказы мәтрүшкәләрен сала. Төне буенча үзләренең авыр яшәгәнен, үткәнен елый-елый сөйләп утыра. Киткәндә Шәүкәткә адресын, телефонын калдыра.


Мин авылдан 1949 елда киткән идем. 1989 елда пенсиягә чыктым. Шул елда ирем Басыйр Мәһәдиевны Ленинградка геологларның атналык семинарына җибәрделәр. Мине дә, әйдә барыйк, дип алып китте. Нина Ивановналарга бардык. Басыйрның туган көне иде. Бала чакны искә төшереп, сөйләшеп утырдык. Инәки аларга, үзегез бәйләп киегез, дип, сарык йонын биргәнен, Ак түткәйнең алардан өйрәнеп, миңа җиңеннән озын чалбар кебек итеп колготки бәйләгәнен, шәрә тәнгә кигәч, кычынып йөргәнне, башлыгын яратып кигәнне һәм башка нәрсәләрне хәтерләп, көлешеп тә, елашып та утырдык. Нина Ивановнаның кызы Наташа да үзенә кунакка чакырып алды. Ул безнең яктагыча итеп тутырган тавык, вак бөккән пешергән. Аннары Нина Ивановна үзе дә Уфага килде. Без бакчага китәргә генә тора идек. Бер атна саф һавада рәхәтләнеп ял итте. Шулай якын туганнар кебек булып беттек...”

Зөһрә Котлыгилдина.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас