-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
16 сентябрь 2025, 16:14

Илештә Муса Гәрәевны искә алдылар

Илеш районының Югары Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы-штурмовик Муса Гайса улы Гәрәевны искә алу тантанасы үтте. Бу чара – район тарихында беренче тапкыр үткәрелгән Хәтер көне – авыр атлетика буенча спорт мастеры Фәвил Гыйльданов башлангычы белән оештырылды.

Илештә Муса Гәрәевны искә алдылар
Илештә Муса Гәрәевны искә алдылар

– Мин аны күптәннән күңелемдә йөртә идем. Районыбыз башлыгы Илдар Мостафинга мөрәҗәгать иткәч, ул шунда ук хуплады, – диде Фәвил Габдрахман улы. – Кечкенә генә авыл малае, самолет та күрмәгән, шундый зур биеклекләргә иреште. Муса Гәрәев – дөнья күләмендә Башкортстаныбызны таныткан шәхес.

Музейга зур бүләк, Муса Гәрәевның яшь чагындагы портреты да тапшырылды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Альфред Дәүләтшин тапшырды. Портретны рәссам Рәшит Гәзизов иҗат иткән.

– Без 2020 елда беренче тапкыр Уфаның Җиңү паркында аның кабере янында дога кылдык. Шул вакыттан башлап Герой исемен мәңгеләштерүгә тагын да зур игътибар бирәбез. Портрет чыгымнарын тулысынча Конгресс үз өстенә алды, – диде Альфред Әмир улы.

Тантанада хакимият вәкилләре, ветераннар, мәктәп кадетлары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Чара Герой истәлегенә чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән тәмамланды.

Муса Гайса улы Гәрәев 1922 елның 9 июлендә Илеш районында туа. Бөек Ватан сугышы елларында 250гә якын хәрби очыш ясый, ике дошман самолетын бәреп төшерә, Җиңү парадында катнаша. Сугыштан соң авиация полклары белән командалык итә, хәрби академияләрдә белем ала, полковник дәрәҗәсенә ирешә. СССР Югары Советы депутаты була. 1987 елның 17 сентябрендә вафат була.

Муса Гәрәев исеме бүген дә яшьләргә батырлык үрнәге булып кала. Илеш районында үткән хәтер көне шуны тагын бер кат раслады.

Автор фотосы.

Илештә Муса Гәрәевны искә алдылар
Илештә Муса Гәрәевны искә алдылар
Илештә Муса Гәрәевны искә алдылар
Илештә Муса Гәрәевны искә алдылар
Илештә Муса Гәрәевны искә алдылар
Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас