Авылга кергәндә тәүге йортны беркем дә игътибарсыз калдырмый. Иртән узганда тәрәзәдән бу бәхетле парның чөкердәшеп чәй эчеп утыруын күреп калырга була. Әлеге көндә йортны күз явын алырлык төсләр белән балкыган көзге чәчәкләр уратып алган, бакча түрендә баланнар сыгылып утыра. Ә эчкәрәк узсаң, пөхтә ихата, каралган бакча. Анда җиләкләр чәчәк атып утыра, рәхмәт яугырлары, көзге уңыш җыеп алынган, аннан бер генә чүп калса!
Авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе Таңсылу Мостафина белән барып кергәндә, Нәгыйм абый чәйнеген чыжлата иде, йортка яңа гына пешкән кара чәйнең хуш исе таралган. Римма апа да торып килә. Пөхтә итеп җыештырылган йортның һәр почмагыннан нур бөркелә. Әткәйле-әнкәйле чакларны искә төшергән кабатланмас бер рәхәтлек бар монда. Сәетовлар гаиләсендә көн шулай башлана.
Алар икесе дә шушы авылныкы, берсе — югары очта, берсе түбән очта үскән. Икесенең дә балачагын сугыш елларының михнәте өткән.
Римма апаның әтисе Фәтхелбаян абзый 1911 елда туган. 1941 елда икмәк урган җиреннән сугышка юлланган. Повестканы басуга хатыны Мөшәрәфә апа илтеп биргән. Ул кәгазьне берсе — алганда, икенчесе биргәндә нинди тетрәнү кичергәннәрдер... Яшь хатынга ике кызы белән ялгыз каласы, ә иргә сугыш утына каршы барасы бит...
Фәтхелбаян абзый шул китүеннән кайтмаган. 1942 елда “хәбәрсез югалды” дигән кәгазь генә килгән. Алга китеп шуны әйтик, еллар узгач Сәетовларның кызы Зөһрә аның каберен Белоруссиядә эзләп тапкан. Баксаң, аның картәтисе бер ел эчендә ефрейтор званиесе алган, яу кырында батырларча һәлак булган. Оныгы китереп салган бер уч туган җир туфрагы һәм чәчәкләргә рухы шатлангандыр, башкача була алмас...
– Сугыш елларының михнәтен сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел, балакай, – ди Римма апа. – Инәй бер караңгыдан икенчесенә кадәр эштә. Без – бала-чага яздан көзгә кадәр урман-кырдан үлән җыябыз. Безнең тирәдә ул такыррак, шуңа күрше Тартыш болынына йөрибез. “Кәли бабай корткасы” дип белгән әби барыбызны җыеп алып бара. Капчыклап балтырган җыябыз, ул болында җиләк-җимеш тә мул була иде – җир җиләге, бөрлегән, шомырт... Барысын да алып кайтырга тырышабыз. Әбиебез шундагы Бакыр чишмәгә бакыр акча сала да, нәрсәдер укынып, барыбызны да су эчерә. Арыганнар бетеп китә, авыр йөкне тартып янә биш чакрым кайтасы да бар бит әле.
Ындыр табагында эшләгәндә инәйләргә бер кашык он бирәләр иде. Шуны яулык почмагына төйнәп алып кайталар. Без җыйган балтырган, бәрәңгене суга салып пешергәч, шул онны салып җибәрәләр. Тик бәрәңге җәйгә кадәр җитми, аннан көздән калганын җир астыннан чокып алып ашыйбыз. Инәй аны төеп, катлама пешерә, аның тәмлелеге! Кыш буена җирдә яткан бәрәңгекәй череми иде, рәхмәт яугыры, табып алгач, тирләп киткәндәй генә итә иде.
Бүген дә күз алдында, инәй басуда үгез белән җир сөрә, аның артыннан без бәләкәй генә кулларыбыз белән бәрәңге чүплибез. Без дә, үгез дә ач. Шунда малкай чыдый алмый, җиргә ава. Аны Әдһәм бабай килеп кыйный башлый, барыбыз да елашабыз. Ул чактагы әрнешүләр...
Шулай сугыш еллары узды, авылга яугир ирләр кайта башлады. Инәй бик чибәр, чая хатын иде, соратып килүчеләр дә, төнлә тәрәз шакучылар да булды. Тик ул барысын да кире борды, безне үгисетмичә үстерде.
1946 елда мәктәпкә бардым. Иске мәктәп тау башында иде, ул беркайчан да җылынмый, инәйләр урманнан әрдәнә кисеп алып кайта. Ул чи, мичтә төтәсләп кенә утыра. Киеме дә юк бит әле аның. Бервакыт мәктәптән кайтканда тау башында чабатам чишелде. Бәләкәй генә күшеккән кулларым тыңлашмый гына бит, бәйли алмыйм чабатаны. Шунда артымнан укытучым Фәния апа килеп җитте, мине янә мәктәпкә алып барды, кулларны, аякларны уып җылытты, чабатаны киптерде. Аннан соң икәү кайтып киттек. Гомергә дә онытасы түгелмен аны.
Сугыштан соңгы елларда илдә бер-бер артлы тыюлар китте. Яшьләргә паспорт бирмиләр, халыкка эш хакы түләмиләр, әллә ничә төрле салым салалар... Беркөнне авыл халкын клуб алдына җыйдылар да, урманнарга керүне тыю турында хәбәр иттеләр. Болай итеп утын яксак, урмансыз калабыз, янәсе. Ә нәрсә ягарга соң? Ярый әле абзарда тизәк бар. Аны кирпеч итеп сугарга тотындык. Безнең абзар таштан салынган иде, эче бик салкын. Шуннан тизәкне алып чыгам да, эссе кояш астында таптап кибәргә куям. Шулай йөри торгач, чирләп, аңымны югалтканмын. Аңыма килсәм, күрше әби минем янда ясин чыгып утыра. Шулай чыныгып бастык үзаллы тормыш юлына. 20 яшьтә кияүгә чыктым, 4 бала үстердек. Гомер буена колхозда эшләдем, чөгендердә, фермада... Кешенекенә тотынмадык, үзебезнекен ишәйтергә тырыштык. Бүгенге көнебезгә шөкер итеп кенә яшисе, балакай, безнең күргәннәрдән соң бу кадәр гомер итү могҗизадыр инде ул.
Римма апаның хәләле Нәгыйм абый да – сугыш чоры баласы. Аның әтисе Гаффан бабай хезмәт армиясендә булган. Алар хатыны Камиләттәй белән алты балага гомер биргән. 1923 елда туган Госман исемле уллары авылда бер гармунчы булган. Әтисе рөхсәт итсә, аның гармунын алып авыл урамнарын әйләнә торган гадәтен энесе бүген дә сагынып искә ала. Ул да сугышка алынган, Римма апаның әтисе белән бергә Алкинода әзерлек үтеп, сугышка бергә киткәннәр. Мөшәрәфә апа – ире, Камилә әби улы янына барып кайта алганнар әле.
Госман сугышта да бик чая булган, бер алышта немец солдатларын кулга төшерүдә, аларның коралын тартып алуда катнашканы билгеле. Әмма 1943 елда яу кырында башын салган. Бу вакытта аңа нибары 20 яшь булган...
Нәгыйм абый үзе сугыштан соңгы елларда 3 ел Камчаткада артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аннан кайткач Риммасына өйләнгән.
– Гомер буена рәхәтләнеп эшләдек тә эшләдек без, кызым, – ди ул. – 25 ел механизатор булдым, җир сөрдем, 15 ел колхоз көтүен көттем, пенсиягә чыкач та 15 ел колхоз эшендә булдым. Зарланмыйм, әллә ни артык чирем юк, карчыгым исән, балаларым игелекле – тагын ни кирәк?!
Ул кирәк, бу кирәк дип чабулаган, тормыштан ниндидер кимчелек табып уфтанырга да онытмаган үзебезне уйлап, бу абый алдында оят булып китте. Икесе дә хезмәтне өстен куйган, намус белән яшәп, бәхетле картлыкка барып җиткән авылдашларыма рәхмәт, болганырга гына торган күңел чишмәсен сафландырдыгыз, юшкыннарны юдыгыз, бик үтемле тормыш сабагы бирдегез. Баланнарыгыз кырау төшкәч тагын да тәмләнгән кебек, гомерегезнең көзе-кышы да татлы тойгыларга бай булсын, авылга ямь биреп, әле тагын бик күп еллар каршы алып торыгыз безне!
Карача-Елганың тагын бер яме – ул Раҗидә апабыз. Авылдашлар аңа шулай дип дәшә, ә чынында без аның белән адашлар икән!
Резида Сәетова районның Илморза авылында Мирсаяф абзый белән Гайния апаның 5 балалы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе сугышка алына, Украинада каты яралана, әмма күкрәгендә тимер кыйпылчык йөртсә дә, Җиңү таңын каршы алмыйча әйләнеп кайтмый.
– Ул сугыш чорын искә алсаң, бер генә сорау – без ничек исән калдык икән? – ди быел туксанын тутырган Раҗидә апа. – Дүртенче сыйныфка кадәр укыдым да, хезмәт арбасына җигелдем. Мәктәп кайгысы китте, ачлык басуга куды. Комлыкүл басуына черек бәрәңге җыярга көненә өчәр барабыз, чөнки гаиләбез ишле. Басу сакчылары безне ат белән куа, без икенче яктан барып керәбез. Әнкәй эшкә төнлә китә, төнлә кайта. Мичкә ягарга утын юк, салам ягабыз. Апа сыер сава, абый тракторчыларга ягулык тарата. Утау утыйбыз, үгез белән чүмәлә тарттырабыз, урак урабыз, иген тазартабыз, басуда башак җыябыз, аның берсе дә ятып калмый. Бездә дә шул яулык очына төйнәгән бер кашык он, капчыклап үлән. Әнкәй юа белән ботка пешерә, теге онны болгатып аш әзерли, җир астында кышлаган бәрәңге измәсе... Хәзерге буынга бу ризыкларны әзерләсәң, нәрсә диярләр иде икән, язмасын инде берүк аларга.
Сугыш беткәч, әткәй кайтты, алты ай Уфада госпитальдә дәваланды. Күкрәгендәге кыйпылчыгы озак яшәргә ирек бирмәде, 10 еллап яшәгәч, бакыйлыкка күчте.
Исән чагында үзе яныннан җибәрмәде, “Синсез ике кулсыз калам бит, кызым”, – диде. Ә минем бик артист буласы килә иде!
Алай да кимен куймадык, бер төркем оештырып, авылдан-авылга концерт куеп йөрдек. Минем җырлаганны халык ярата иде, “Сине күрергә килдек”, — диючеләр бар иде. Билет хакы — бер сум!
Тагын сугыш чорында да безне ач үлемнән алып калган сыерыбыз акча эшләргә форсат бирә. Аны савам да, бер бидон сөт, каймак, катык алып, Комлыкүлдән катер белән Уфага китәм. Таң белән барып төшәм. Башта кайда туры килә, шунда сатып йөрдем дә, бер матур гына баракка барып кердем. Иртә иде, монда яшәүчеләр йоклый. Мин боларны уятам, янәсе, көр тавышым белән “Каму малакааа”, дип кычкырып җибәрмимме! Берсе йөгереп чыкты да, урысча вата-җимерә мине орыша башлады. Мин дә аны көч-хәл белән аңладым. “Кычкырма, монда кешеләр йоклый”, — ди икән. Җитмәсә, мин немецлар барагына барып кергәнмен. Алай да уртак тел таптык, мин аларга көнаралаш килә башладым, сөтне — 10, катыкны биш тиеннән сатам да, кирәк-яраклар, күчтәнәчләр алып, авылга кайтып та җитәм.
Эшләмәгән эш калмады, апаем... Первушинода әрдәнә кистек, пычкылар ике метр озынлыкта иде. Юкә кайрысы суердык, юл эшендә эшләдек.
Карача-Елгага килен булып төшкәч, 30 ел дуңгыз фермасында эшләдем, бер тапкыр да ял алмадым. Биш бала үстердек. Иремнең, дүрт улымның гына гомерләре кыска булды. Өлкән улымның балаларын да карап үстердем. Ярый әле алар бар, кызым бик игелекле. Сугыш елларында исән калдым, дүрт баламны җир куена салганда йөрәгем ярылмады... Туксанымны күрүемә гаҗәпләнәм дә, шатланам да, бәбкәм.
Купшы кызыл яулык, ак носки, чәчәкле күлмәк, ачык зиһенен чагылдырган күз карашы... Гел генә карап торасы, тыңлыйсы, баштан яратып сыйпаган кулыңны тотып торасы, “апаем”, “кызым”, “бәбкәм” дигән сүзләреңне кабатлатасы килә, Адаш апа! Синдәге хәтергә таң калырлык. Римма апа да шулай, һәр вакыйганы елын әйтеп сөйли, коронавирусны да авыр кичергән, югыйсә. Сезнең яннан әллә нинди планнар белән шәһәргә киттем – баргач гөлләремне яңартам, өйгә берәр чагу әйбер алып эләм, онытканнарны Интернеттан түгел, баштан табарга тырышам, зарланмыйм, җитезлеккә хилафлык китермим. Тагын берничә сабак бирдегез әле, аларын да тормышка ашырып, кайткач сөйләрмен, тик сез генә исән торыгыз, килештекме?
Резида ВӘЛИТОВА.
Уфа – Карача-Елга – Уфа.