Күренекле журналист һәм шагыйрә Зөһрә Котлыгилдинаның “Сугыш балалары – тарих яралары”, “Сугыш яралаган балачак”, “Сугыш балалары сөйли” дигән документаль-публицистик җыентыклары З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында Бөек Җиңүнең 65, 70, 75 еллыкларына дөнья күргән иде.
“Без – сугыш балалары” китабы автор тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнгәне – дүртенчесе. Анда Башкортстанның 35 районыннан, күрше Татарстаннан, Курган, Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән, Төрекмәнстанда яшәгән 115 сугыш баласының хатирәләре тупланган.
Тәүге өч җыентыктан аермалы буларак, бу китап бүлекләргә бүленгән. Тагын бер мөһим үзенчәлеге шунда: республикабызның күренекле кешеләре белән сөйләшүләр “Шәхес булыр балалар” дигән аерым бүлектә урын алган. Анда 90 яшьтә дә тамашачыларын үзенең чагу таланты белән сөендергән сәхнә остасы, яраткан артистыбыз Сәвия Сираева, 92 яшьтә дә матбугат битләрендә көнүзәк мәкаләләре белән еш чыгыш ясаучы тынгысыз журналист Ләлә Биишева, 90 яшьлек күренекле артист Муллаҗан Сөяргулов, укытучы, Социалистик Хезмәт Герое, 89 яшьлек Лира Камалова, шулай ук 92 яшьлек укытучы, озак еллар Чишмә районының Кара Якуп авылы мәктәбендә директор булган, хаклы ялда да иҗат белән шөгыльләнүче, шигырьләр, җырлар, истәлекләр язучы Рәүидә Гәрәева, укытучылык эше белән бергә, журналист буларак та билгеле Нурулла Миһранов, танылган режиссер, булачак актерларны әзерләүче, сәнгать осталыгы серләренә өйрәтүче 90 яшен билгеләгән Фәрдүнә Касыймова, кабатланмас моң иясе, данлыклы опера җырчысы Наҗия Аллаярова, төрле өлкәләрдә гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән галимнәр, фән докторлары Фәннәт Хаҗиев, 90 яшьлек Нәдһәт Фәтхиев, Земфира Сәхипова, Нәзир Колбахтин, үз эшенең осталары Ивний Шәфыйков, Флүрә Зәгафуранова, Шәехзада Искужин, Сәнә Сабирҗанова, Сәвия Мәһәдиева, 94 яшьлек язучы Мөкәрәмә Садыйкова һәм башкаларның истәлекләрен тетрәнмичә, тыныч кына укып булмый.
“Кайда да бер тормыш булган, дөнья хәсрәт белән тулган...”, “Йөзьяшәрләр”, “Уфалла” арбаларында – көянтәле фәрештәләр”, “Балачаксыз балачак” бүлекләрендә бирелгән истәлекләр дә күз яше аша укыла, йөрәкне әрнетә.
Рәүидә Гәрәеваның истәлекләрендә шундый юллар бар: “...Бөек Ватан сугышы авырлыклары безнең – сугыш еллары балаларының – йөрәкләренә кара кан белән язылган инде. Сугыш бездән яшьне сорап тормады, колаклардан тартып үстерде дә мисәүгә түгел, төпкә җикте”.
Әйе, сугыш чоры балаларының һәркайсына авырлыкны, ачлык-ялангычлыкны үз иңнәрендә күтәрергә, яшәү өчен көрәшергә, бирешмәскә туры килә. Зөһрә апа язган юлларны укуга гына да күңелнең иң нечкә җепләре тартылып, йөрәк әрни, күңел сыктый. Ә автор истәлекләрне тыңлап, аларны үзенең йөрәге аша үткәреп язганда ничек түзде икән дә, ничек барысын да күтәрде икән?!
1940 елның 13 апрелендә Куергазы районының Ермолаевка поселогында туган Земфира Сәхипова болай ди: “Аллаһы Тәгалә бәндәгә сынауларны күп бирә, ләкин иң җаваплысын, бәлки, иң катлаулысын, иң авырын җиңеп чыгарлыкка, Ходайга ризасызлык белдермәслеккә, көчле рухлыларга, тырышларга гына бирә, һәм үзе дә шундыйларны аклый, яклый, саклый, һәрвакыт ярдәм кулын суза”. Бу сүзләрне тоташ бер буынга карата әйтеп була. Ә инде Зөһрә апа язып алган истәлекләр — шушы буын кешеләренә, сүздән куелган рухи һәйкәл булса, киләчәк буыннарга чын, дөрес тарих.
Күгәрчен районының Сәеткол авылында туган Лира Бикколованың (хәзер Камалова) “Сугыш безнең күңелебезгә сагыш салды. Беркайчан да кычкырып, көлеп, уйнап йөрмәдек” дигән исем астында бирелгән истәлекләрендә әтисенең көндәлекләре дә урын алган. “...Әтием авыру булса да, сугыш елларында көндәлек алып барган. Аның язмалары аша авылдагы укытучылар гаиләсенең, балаларының ничек яшәгәнен ныграк күз алдына китерергә була”, – ди Лира Шәриф кызы. Чынлап та, 1942 елның 15 июненнән 1944 елның алтынчы декабренә кадәр язылган көндәлектә тылдагыларның ничек яшәгәне, эшләгәне белән танышу зур кызыксыну уята.
Китапның һәр битендә, юлында, җөмләсендә – тарих. Укыйм да, үземнең нәнәемнең сөйләгәннәрен искә төшерәм. Ул да сугыш елларын бик ачынып искә ала иде. Колхозда ачлы-туклы җир казулар, урак урулар, бер потлы капчык асып, Исмаелдан чәчү орлыгы ташулар – барысы да үтә аның башыннан. Улын үлемнән саклап калу өчен чәч толымына арыш башагы яшереп алып кайткан, сыер сөтеннән өзелмәс өчен төннәрен бәләкәй чана тартып печәнгә яки саламга барган, чатлама суыкларда җилкәсенә чи утын күтәреп кайткан чаклары да күп була аның. Ә боларның барысы өчен дә бит төрмә янаган.
Фермаларда язын сарыклар бик ябыккач, аларны шәхси хуҗалыкларга беркетеп бирәләр. Азыгын үзең табып ашатырга, берәр сарык үлсә, ихатаңдагысы белән түләргә тиеш булганнар...
Охшаш язмышлар, авырлыклар, юклык, ачлык.... Әйе, автор китапның икенче бүлеген “Кайда да бер тормыш булган, дөнья хәсрәт белән тулган...” дип юкка гына атамаган шул.
Китапка кереш сүзне күренекле язучы, “Ағиҙел” журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин язган. “Кемнәр бәйли илем яраларын...” мәкаләсендә шундый юллар бар: “Бу китап – фидакарь хезмәт, заманалар авазы.
...Автор 400дән артык сугыш баласын, бүген инде ак чәчле, йөзләрен җыерчыклар каплаган, һәр назлы сүзгә дертләп, куллары калтыранып киткән әби-бабайларны берчә җитәкләп, берчә күңел кочагына алып, зиһен җылылыгында яктыртып, алга, киләчәккә, алып бара. Алар ашыкмый, әкрен генә аның артыннан бара, ә артта аларның берчә балкып, берчә тонык кына янып – сабый гына эзләре, ялкын булып һәрбересенең кояшы янып кала. Соңыннан күпләренең балалары, язучыга килеп: “Әти-әниемнең, картәти-картәниемнең шушындый авыр язмышын белмәгәнбез дә, ни эшләптер кызыксынмаганбыз да. Сез безгә аларның бөеклеген, нинди кадерле һәм көчле булганын аңлаттыгыз, рәхмәт, зур рәхмәт”, – дип ихлас теләкләрен, сөюләрен җиткерүләре – фидакарь хезмәт җимешенә иң зур бәя”.
Әйе, Зөһрә апа бу җыентыкны миңа бүләк иткәч тә, аңа соклануымны әйттем. Аның эшсөярлегенә, тырышлыгына, һөнәренә тугры калып, әле дә “журналистика аты” булуына, сабырлыгына, киң күңеллелегенә сокланмый мөмкин түгел.
Фашизмны үз өнендә тар-мар иткәннән соң 80 ел узса да, илебезгә янә куркыныч яный. Бүген илебез нацизмның яңа токымы белән көрәшә. Менә нәкъ шундый чакта яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүне тагын да арттыру өчен тарихи-документаль китапларның чыгуы кирәк тә инде.
Бик күпләр өчен маяк булучы, “журналистика әнкәсе” Зөһрә Котлыгилдинага киләчәктә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим!
Зөһрә ИСЛАМОВА.