– Безнең авыл данлы, батыр уллары белән хаклы рәвештә горурлана ала, – диде торак пунктның старостасы Финә Мирзаханова. – Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарман якташыбыз, шагыйрь Бәдрүш Мокамай да безнең Каештан. Кечкенә авылыбыздан Бөек Ватан сугышына 100дән артык кеше киткән, аларның 70енә Җиңү белән туган якларга әйләнеп кайту насыйп булган. Мемориаль комплексыбызда чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган яугирләребезнең дә, исән кайткан ветераннарыбызның да исемнәре язылды.
Әлеге вакытта, нацизм тагын баш күтәргән чорда, безнең Каештан 15 ир-егет Ватанны сакларга китте. Кызганычка каршы, аларның өчесе һәлак булды, туган якка алып кайтып, хөрмәтләп җирләдек. Бу мемораль комплексны ачканда шундый теләк әйтәсем килә: аның ташына башка исемнәр уелмасын, барлык яугирләребез дә исән-сау җиңү белән кайтсын, “сугыш”, “канкоеш” дигән сүзләрне киләчәктә бөтенләй онытсак иде.
Авыл старостасы уртаклашканча, әллә кайдан игътибарны үзенә җәлеп итеп утыручы әлеге комплексны ачу нияте белән каешлылар быелгы Бөек Җиңү көнен билгеләргә җыелгач рухланган. “Әйткән сүз – аткан ук”, диләр бит, авыл халкы да бердәм булып эшкә тотынган. Бу изге башлангычка һәркем үз өлешен керткән. Ватанны саклаучыларга багышланган мемориаль комплекс төзү эшендә башлап йөргән, зур матди ярдәм күрсәткән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Хөснетдиновка Каешта һәркем рәхмәтле. Илшат Әнәс улы туган авылында үткәрелүче бихисап мәдәни чараларның юмарт иганәчесе дә. Моннан тыш, ул махсус хәрби операциядәге якташларыбызга даими ярдәм күрсәтә. Гуманитар конвой белән яугирләр янына үзе дә берничә тапкыр барып кайткан.
Комплексны ачу тантанасы зур бәйрәм рәвешендә узды. Бу көнне авылга бихисап кунак кайтты, шушы авылда туып-үсеп, инде чит тарафларда гомер кичерүчеләр дә тарихи, тирән мәгънәле чарадан читтә калмады.
– Мин туган авылымда шундый архитектура корылмасы барлыкка килүгә бик шатмын, – диде Әфган сугышы утын кичкән, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рамил Габделисламов. – Читтә яшәсәм дә, Каешыма мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам. Биредән җаныма рухи көч алып китәм. Бүген мемориаль комплекс диварында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган картәтием Шәйдулла Шәрифуллинның исемен дә күрү дулкынландырды да, сөендерде дә. Безнең илнең миллионлаган гаиләсе өчен мондый мемориаллар – абстракт һәйкәл түгел, ә җирләнгән урыны билгесез
булган ата-бабалар истәлеген хөрмәтләргә мөмкин булган изге урын да. Биредә минем яудашым, Әфган сугышында һәлак булган Фәвәрис Тимерхановның да исеме уелган.
Мондый корылмалар авылны ямьләү яки төзекләндерү өчен куелмый. Алар тирән рухи, тарихи кыйммәткә ия, буыннар бәйләнешен тәэмин итүче көчле символлар, ташка уеп ясалган елъязма. Хакыйкатьне саклауның бер ысулы да. Чарада чыгыш ясаган Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Альберт Дәүләтбаев, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Рәүф Яхин, Дүртөйле районы Ветераннар советы рәисе Рамил Ваһапов, Иске Яндыз авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфит Галәүов, Каешның ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәвия Ямалова, бу фикерне ассызыклап, мемориаль комплекс төзү үсеп килүче буынны чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү юнәлешендә ясалган мөһим адымнарның берсе, диделәр.
Әлеге объект төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче, чәчәкләр салу, истәлекле митинглар, мәктәп укучылары өчен “Батырлык дәресләре” үткәрү урыны да булачак. Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш районнары мөселманнары имам-ахуны Рамил хаҗи Исәнбирдин яу кырларында ятып калган солдатлар рухына багышлап дога кылды.
Кечкенә генә авылда да үзенең “Үлемсез полк”ы бар: комплексны ачарга килгән яше-картының күбесенең кулларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре булган картәти-картәниләренең портретлары иде.
– Төрле чорларда Ватаныбызны яклаган каһарман авылдашларыбызга мемориаль комплекс булдыру тәкъдиме барыбызны да рухландырды. Май аенда башланып киткән изге эш җәй буена дәвам итеп, менә алтын көзнең ямьле көнендә шушындый дулкынландыргыч тантана белән билгеләнде, – диде бәйрәмгә гаиләсе белән килгән Зилира Фәтхелбаянова. – Без илебезнең азатлыгын, иминлеген саклап калган яугирләребезнең батырлыгы турындагы хакыйкатьне буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Безнең дә картәтиебез Фәтхелбаян Габдрахманов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул да таңнарыбыз тыныч, тормышыбыз имин булсын өчен гомерен кызганмаган. Бүген исә Каешта гомер кичерүче апам белән җизнәмнең улы Флорид Әкбаров махсус хәрби операциядә, Ватаныбызның азатлыгын яклап, нацистларга каршы көрәшә. Барлык туганнарым аның исән-сау Җиңү белән кайтуын теләп тора, һәркайсыбыз бу көнне якынайтуга кулыбыздан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша.
Комплексны ачу тантанасында ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган җырлар, шигырьләр яңгырады. Ахырда барлык халык бәйрәм табыны артында милли ризыклар белән самавыр чәе эчте.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Автор фотосы.