-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 октябрь 2025, 11:25

Октябрь өйрәсе

Демонстрациядән соң безне бәйрәм боламыгы белән сыйлыйлар иде, дип искә ала ветеран.

Октябрь өйрәсе
Октябрь өйрәсе
Бу язмамда сугыштан соңгы (1947-55) еллар турындагы тәэссоратлар белән уртаклашасым килә. Сугыш вакытындагы вакыйгалар да йөрәктән китми.

Мәктәпкә Рсай башлангыч мәктәбенә укырга төштем. Укытучым Хәнифә апа Мөхәммәтшина иде. Ул вакытларда укытучылар җитешми, аларга икешәр сыйныфка белем бирергә туры килә иде. Балалар саны ─– 25-30. Икенче сыйныфка Рсай җидееллык мәктәбенә күчтем. Мине анда Фатыйма апа Кашапова каршы алды. Ул сыйныф җитәкчесе, укытучы, тәрбияче дә иде.
 
Көз айларында югары сыйныф укучылары укырга ноябрь башларында гына килә. Колхозда эш шул 10-15 яшьлек малайлар һәм кызлар иңенә йөкләтелгән иде.
Без, бәләкәйләр, басуга башак җыярга бара идек. Ул вакытта техника бик чамалы. “Самосброска” урылган игенне төшереп калдыра, аны 4 ат тарттыра иде. Ә “лобогрейка”да бер абзый көлтәне төшереп бара. Шул атларны йөртү дә безнең җилкәгә төшә. Ә 5-7нче сыйныф балалары, көлтә бәйләп, аны чүмәләгә куя.
 
– Безне башак җыя башлаганда, әйбәт җыегыз, ноябрь бәйрәмендә өйрә белән сыйларбыз, дип шатландыралар иде. Башак җыйганда иң әйбәт басу бодай, арыш басулары була. Без башакларны уып, бөртеген ашый идек. Ул вакыттта Нуриман бабай мәктәп аты белән безнең янда. Учка азмы-күпме җыелса, шул арбага илтеп сала идек. Эшләп арыгач, укытучы-фронтовик Мәгъсүм абый Рәхимҗанов белән Вафа Мостафинга ияреп кайтып китәбез. Алар, башакларны үлчәп, япма эченә бушата. Алып кайткан көлтәләрне барабанда сугалар. Аны алты ат әйләндерә иде.
 
Ул заманда ашлыкны яшереп өйгә алып кайтырга ярамый иде. Чөнки үзебезнең авылдагы ике апаны берәр кесә ашлык өчен 1,5 елга төрмәгә җибәрделәр. Берсе шунда үлеп калды. Үлчәп тапшырган башак өчен колхоз ярты капчык чамасы тары, солы бирә иде. Аны әниләр Базы елгасында урнашкан су тегермәнендә тарттырып кайта. Нуриман бабай, Мәгъсүм, Вафа абзыйлар колхозныкын алып бара иде. Тегермәндә сугыштан яраланып кайткан Мирзаһит абый Фаршатов эшләде. Бөртекләрне эшкәрткәч, ул 2 чүмеч он бирә. Сугышка кадәр Мирзаһит абый Карабаш МТСында “ЧТЗ” тракторында эшләде. 1939 елда ул районда 1нче урынны алды. Аны телефон, өстәл белән бүләкләделәр. Өстәле әле дә исән.
 
Безнең мәктәптә бик зур казан бар иде. Мин аңа күпме су сыйганын әйтә алмыйм. Аны бик озак файдаландылар. Җыештыручылар шимбә көнне су җылытып, идән юа иде.
Остаханә төзегәч, аны шунда урнаштырдылар. Ул вакытта җыештыручылар булып Бәһия әби Солтанова, Фатыйма Мөхетдинова, Зәйнәп Мирзаянова апалар эшләде. Алар барысы да дүртәр бала белән тол калган апалар иде.
 
Октябрь бәйрәме 90нчы елларга кадәр зур бәйрәм булды. Авылдашлар кунак чакыра, клубка халык ихлас йөри иде.
6 ноябрь көнне Фатыйма апа кереп: “Иртәгә ─ зур бәйрәм. Барыгыз да матур киенеп, үзегез белән кашык-тәлинкә алып килегез”, – дип әйтте.
 
7 ноябрьдә олысы-кечесе мәктәпкә җыелабыз. Барыбыз да үзебезчә шат күренергә тырышабыз. Ике йөз бала, аның яртысы ятим (әтиләр сугыштан кайтмаган), мәктәп ихатасында тезелеп басабыз. Безне мәктәп директоры Хәмзә абый Нәбиуллин тәбрикли. Без сөенеп кул чабабыз. Линейка беткәч, пионер дружинасы урамнар буйлап демонстрациягә чыга. Алда ─– командир-фронтовик Әлтаф Сәлимов абый. Ул безне бөтен урамнардан йөртеп алып кайта. Парад барышында Әлтаф абый көр тавышы белән төрле лозунглар әйтә. Без өч тапкыр “ура” кычкырабыз.
 
Бик хәтердә калганы ─ Совет урамында яшәгән Хәдимулла абый Зиннәтуллин, орденнарын тагып, капка төбенә чыгып баса иде. Менә шунда Әлтаф абый: “Кызыл Армия офицерына дан!” – дип сәламли, без тагы “ура” кычкыра идек.
Мәктәпкә кайтып, сыйныфларга кереп утыргач, сыйныф җитәкчебез бидрә белән өйрә алып керә. Өйрә ул –─ тары, солы ярмалары һәм бабай биргән он белән катнаштырып пешергән боламык. Ботка да түгел, аш та түгел бер ризык була инде. Тәлинкәләргә бер чүмеч салалар, колхоз салдырган икмәкне бирәләр. Ул 150 грамм, аны укытучылар бүлмәсендә үлчәп бирәләр иде.
 
Иң хәтердә калганы: ноябрь бик суык була иде. Киемнәре булмаган балалар мәктәпкә килә алмый. Укытучы апа аларның өлешләрен өйләренә илтеп бирә. Алар дистәләп бала була иде. Ашап туйгач, күңел күтәренке иде безнең. Вафа абый гармунын ала да без бәләкәй генә концерт куя идек. Ә кичен клубта авыл яшьләре пьеса, тамаша куймый калмады.
Хәзерге яшьләр бу язмамны укыса, азрак тормышның кадерен белер иде.

Рим НӘБИУЛЛИН.
Илеш районы,
Рсай авылы.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас