Шушы көннәрдә Әлшәй районында “Капсуланы тапшыру” хәрби-патриотик акциясе кысаларында буыннар эстафетасын тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әһәмиятле хәрби-патриотик акция СССР Эчке эшләр халык комиссариаты гаскәрләренең ике тапкыр Кызыл Байрак орденлы 23нче чик буе полкының фронттагы батырлыгына багышланды.
Билгеле булуынча, Советлар Союзы Геройлары булган чик сакчылары хөрмәтенә оештырылган эстафета Уфада барлык буыннарның чик сакчыларына багышланган һәйкәл янында башланып киткән иде. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм Башкортстанның герой-чик сакчылары туып, сугыштан соңгы елларда яшәгән һәм эшләгән, сугыш елларында илебез чикләрен саклаган торак пунктлары аша үтте.
Башкортстан делегациясе, шулай ук, Адыгея Республикасының Дахов станицасында — 246 кеше, шул исәптән ике тапкыр Кызыл Байраклы Каменец-Подольск 23нче чик сакчылары полкының 30дан артык сугышчысы күмелгән Туганнар каберлеге мемориалында, бу торак пунктны азат итү өчен барган сугышларда 1942 елның октябрендә һәлак булган чик сакчылары буынының хәрби-патриотик эстафетасында катнашты. Делегация Адыгеянең хәрби дан перевалларында: Азиш, Абадзех һәм Фишт-Оштенскийда да булды, моннан 1942 елның сентябрендә чик сакчылары Кара диңгезгә омтылган фашистларны сөреп чыгарган. Сәфәрнең максаты – сырт өчен барган сугышларда һәлак булган 11 чик сакчысының истәлеген хөрмәтләү, алар арасында Әлшәй районының Чурай авылында туган ефрейтор Сарьяр Гайсинны да искә алу.
Сарьяр Гайнәямал белән Миңнегалинең ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Бик теремек, ярдәмчел булып үсә. Спортны ярата, мәктәптә укыганда математика фәнен үз итә, тырышлыгы, зирәклеге белән аерылып тора. 1938 елда ул армия сафларына алына. Хезмәтен тутырып кайткач, Сарьяр үзе дә гаилә корып, балалар үстерергә, аларны да спортка җәлеп итәргә, хезмәткә өйрәтергә хыялланып яши. Тик 22 июнь таңында аның барлык хыяллары челпәрәмә килә — фашистик Германия сугыш башлый. Ул яшьтәшләре белән бергә туган җирен яклау өчен сугышка юллана.
1942 елның 28 август таңында Фишт мәйданыннан чик сакчылары Фишт-Оштеновский перевалына һөҗүм башлый. Утка тотыла торган ачык җирдә аны турыдан-туры яулап алу мөмкин булмый, чөнки перевалның киң сыртында һәм аскы таш террасасында дошман, пулеметлар һәм минометлар урнаштырып, перевалга килү юлларын тулысынча контрольдә тота. Иртәнгә таба вак яңгыр ява башлый һәм перевал сырты түбән болытлар астында кала. Туган ил табигате дә үз яугирләренә ярдәмгә килгәндәй була. Һава торышының көйсезлеге чик сакчыларына бердәм көч белән дошманга ташланырга ярдәм итә, һәм кул сугышы башлана. Бу алышта бик күп совет яугирләренең, шул исәптән Сарьяр Гайсинның да, гомере өзелә...
83 елдан соң Чик буе гаскәрләре ветераннары якташларының батырлык кылган урыннарында каһарманнарны искә алды. 2300 метр биеклеккә, батырларның кабере янына күтәрелеп, Сарьярның әнисе кабереннән алып килгән туфракны улы яткан җиргә салдылар. Сырттан кайткач, делегация вәкилләре батыр егет яткан җирдән алынган туфракны Чурай авылы зиратында, фронттан улын көтеп ала алмаган әнисенең каберенә салды. Бу гамәл ана белән ул арасындагы мәңгелек бәйләнешне, Ватан өчен бирелгән гомернең онытылмас икәнлеген тагын бер кат искә төшерде. Авыл халкы бу вакыйганы зур дулкынлану белән кабул итте. Әнисенең каберенә салынган туфрак – Сарьярның батырлыгына, аның Ватан алдындагы бурычына мәңгелек хөрмәт билгесе булып тора.
Тантанада Әлшәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин, Чик буе гаскәрләре ветераны — Инженерлык академиясе мөхбир әгъзасы Валерий Петряков, отставкадагы ФСБ полковнигы, Әфган сугышы ветераны Петр Забатурин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты ярдәмчесе Сергей Якин, Венер Раянов, Башкортстан Республикасы Дәүләт иминлеге органнары һәм гаскәрләре ветераннары советы әгъзасы Рәүф Кирәев, Сарьяр Гайсинның туганы, Башкортстан Республикасының атказанган юристы Иршат Газизов, запастагы полковник Аркадий Иванов шулай ук районның кадетлары һәм яшьармиячеләре, “Хәрби туганлык” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу йөзеннән “Ватан-Ана” һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Раевка авылындагы “Ватан-Ана” мемориаль комплексы янында район хакимияте башлыгы Наил Рәшит улы музейга Сарьяр Миңнегали улы кабереннән алынган туфрак салынган капсуланы тапшырды.
Әлеге чараның әһәмияте бик зур, чөнки ул яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә, үз иленең тарихын, батырларын хөрмәт итәргә өйрәтүгә юнәлтелгән. Капсуладагы туфрак – ул үткән белән бүгенгенең, буыннар бәйләнешенең символы. Ул яшьләргә Ватан иминлеге өчен җаваплылык тоярга ярдәм итәчәк. Музейда сакланучы бу реликвия, киләчәктә дә яшьләрне рухландырып, аларга үз халкының батырлыгын, фидакарьлеген искә төшереп торачак. Әлеге акция, шулай ук, бүген махсус хәрби операциядә катнашучы каһарманнарга да хөрмәт күрсәтү булып тора. Алар да, үз чиратында, Ватанны саклау эстафетасын дәвам итә, үзләренең батырлыклары белән киләчәк буыннарга үрнәк күрсәтә. Чарада катнашучыларның барысы да буыннар бәйләнеше ныклыгын, Ватанга тугрылыкның мөһимлеген ассызыклады.
Әйе, бу батырлыклар, һәр буынның рухи көчен арттырып, киләчәккә омтылыш уятып, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче бер маяк булып тора. Әлшәй районының һәр авылында диярлек каһарманнарның истәле-
генә багышланган һәйкәлләр, мемориаль тактаташлар бар. Бу истәлекләр безнең өчен генә түгел, ә киләчәк буыннар өчен дә бик мөһим, чөнки алар безнең тамырларыбызны, безнең кем икәнебезне искә төшерә. Районның үсеше, аның бүгенге казанышлары да шул батырларның рухына лаек булу теләгеннән килә. Аларның батырлыгы безгә һәрчак юл күрсәтә, безне берләштерә һәм алга этәрә.
Акция Раевка авылының 4нче урта мәктәбе биләмәсендә дәвам итте. Анда хәрби хәрәкәтләр ветераннары, укытучылар, ата-аналар һәм укучылар берләшеп, Хәтер аллеясен утырттылар. Бу символик гамәл җиңүче буынга тирән белдерү булды.
Бу гади агачлар түгел, аларның күләгәсендә яңа буыннар үсәчәк, һәм нәкъ менә алар хәтер байрагын рәхмәт һәм хөрмәт эстафетасына тапшырачак. Чөнки нәкъ менә бу хәтер һәм батырлыкларның өзлексез агымында милләтнең чын көче, аның теләсә нинди сынауларны җиңеп чыга алу сәләте һәм, героик үткәннең ныклы нигезенә таянып, якты киләчәк төзү мөмкинлеге ята.
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.