-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
7 ноябрь 2025, 11:05

1941 ел. Мәскәү. Парад

Ул совет халкының һәм Кораллы Көчләрнең рухын күтәрәСоветлар Союзында Мәскәүнең Кызыл мәйданында 7 ноябрьдә хәрби парад үткәрү Октябрь революциясенең еллыгын бәйрәм итүнең күркәм бер гадәте һәм иң мөһим вакыйгасы буларак тарихка кереп калган.

1941 ел. Мәскәү. Парад
1941 ел. Мәскәү. Парад


Әмма 1941 елның көзендә, Бөек Ватан сугышының башында, дошман гаскәрләре илебезгә аяусыз бәреп кергән вакытта, күпләр, бигрәк тә чит ил күзәтүчеләре, Октябрь революциясе көне уңаеннан тантаналы парад уздыру мөмкин түгел дип санаган.


Чөнки бу көннәрдә совет солдатлары башкаладан нибары 70-100 чакрым ераклыкта немец илбасарлары белән канкойгыч сугышлар алып барган, ә Мәскәүнең үзендә Мәскәү-Идел каналы аша салынган күперләргә, заводларга миналар куелган булган.


Шушы катлаулы вәзгыятьтә СССР җитәкчелеге, совет халкының рухын күтәрү өчен, 24 октябрьдә хәрби парад үткәрергә карар кыла. Әзерлек эшләре бик яшерен башкарыла. Һәм 6 ноябрьдә төнге сәгатьләрдә “Маяковская” метро станциясендә узган Мәскәү Советының тантаналы җыелышыннан соң, хәрби часть командирларына парадта катнашу турында хәбәр ителә. Кызыл мәйданга чакырылган хезмәт ияләре тантана 7 ноябрь көнне иртәнге биштә башланачагы турында искәртелә. Җыелма оркестрның репетицияләре тыныч вакытта ат чабышлары уздырыла торган манежда үткәрелә.


Хәвефсезлек чаралары да гаять җитди була. Парад башлану вакыты соңгы мизгелдә, иртәнге уннан ике сәгатькә күчерелә. Ил җитәкчеләренең гомерен саклау максатыннан, парадта катнашкан солдатлардан патроннар, танк һәм туплар снарядлары алына.


Дошман авиациясенең Мәскәүгә һөҗүм итүен булдырмас өчен, 5 ноябрьдән үк совет очучылары дошман аэродромнарына көчле һөҗүм ясый. Өстәвенә, 7 ноябрьдә һава торышы да уңайсыз була: күкне болыт каплаган, буран дулый. Дошман самолетлары башкалага омтылса да, берсе дә шәһәр үзәгенә үтә алмый. 6нчы истребитель корпусы һәм Мәскәүнең һава һөҗүменә каршы оборона зенитчылары көче белән дошманның 34 самолеты юк ителә.


СССР Дәүләт оборона комитеты рәисе, СССР Югары Башкомандующие һәм оборона наркомы Иосиф Сталин фәрманы буенча парад алдыннан төнлә Кремль йолдызлары кабызыла, Ленин мавзолееннан яшерү-маскировка чаралары алына.


7 ноябрьдә, иртәнге 7 сәгать 50 минутта Мавзолей трибунасына Иосиф Сталин һәм Мәскәүдә калган совет хөкүмәте әгъзалары күтәрелә. Иртәнге сәгать 8дә көндез дә, төнлә дә бертуктаусыз эшләгән бөтен тавыш көчәйткечләрдән диктор, танылган совет радиокомментаторы һәм журналист Вадим Синявскийның тантаналы тавышы яңгырый: “Советлар Союзының барлык радиостанцияләре сөйли. Мәскәүнең үзәк радиостанциясе Кызыл Армия частьларының Бөек Октябрь социалистик революциясенең 24 еллыгына багышланган парадын Кызыл мәйданнан тапшыра башлый…”


Шулчак Кремльнең Спас манарасы капкасыннан атка атланган парадны кабул итүче маршал Семен Буденный күренә. Башкала гарнизонының башлыгы генерал-лейтенант Павел Артемьевның рапортыннан һәм гаскәрләрне урап чыкканнан соң, оркестр “Барыгыз да тыңлагыз!” дигән сигнал бирә.


Аннары Иосиф Сталин чыгыш ясый. Дәүләт җитәкчесе Мәскәү янындагы сугышларда ирешелгән уңышлар, шулай ук немецларның “Тайфун” операциясенең төп максатына ирешмәве, башкаланы кискен һөҗүм белән ала алмаулары турында хәбәр итә.


Берләшкән оркестр “Интернационал”ны уйный, ә София яр буенда орудие салюты яңгырый. Һәм шуннан соң гаскәрләрнең тантаналы маршы башлана. Алар киң билгеле “Прощание славянки” маршын иҗат иткән Василий Агапкин җитәкчелегендәге оркестр башкарган революцион марш көенә атлыйлар.


Парадта барлыгы 28,5 мең кеше, 16 тачанка, 296 пулемет, 18 миномет, 12 зенит пулеметы, 140 артиллерия орудиесе, 160 танк, 232 автомашина катнаша. Һава торышы начар булу сәбәпле (көчле кар яву, буран), авиация катнашмый. Нибары 25 минут дәвам иткән тантаналы марштан соң, хәрби частьлар икенче көнне фронтка китәр өчен дислокация урыннарына юнәлә.


Тантаналы чара бер сәгатьтән артык дәвам итә. Аның барышында Мавзолейның ике ягындагы трибуналарда эшчеләр һәм хезмәткәрләрдән тыш, башкалада аккредитацияләнгән чит ил гәзитләре хәбәрчеләре дә була.


Бу парад дошман өчен көтелмәгән хәл була. Кызыл мәйданнан радио аша трансляция бөтен дөньяга тарала. Аны хәтта Берлинда да ишетәләр. Гитлерга бу турыда хәбәр итәргә беркем дә батырчылык итми. Ул парад турында очраклы гына белеп кала. Тарихчылар раславынча, бу хәл Гитлерны бик нык ачуландыра.


1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүдә үткән хәрби парадның әһәмияте зур була. Ул совет халкының һәм аның Кораллы Көчләренең рухын күтәрә, аларның Мәскәүне саклап калуга һәм дошманны тар-мар итүгә омтылышын күрсәтә. Бу вакыйга совет халкында һәм аның армиясендә горурлык һәм хөрмәт хисе уята, СССРның халыкара абруен арттыра. Шул ук вакытта парад дошманга да көчле тәэсир итә. Башкаланы яклаучыларның җиңүгә ышанычы, батырлыгы һәм ныклыгы немец гаскәрләренең рухын сындыра.


1941 елның 7 ноябрендәге хәрби парад Мәскәүдә генә түгел, ә Ставка карары буенча Куйбышев (хәзерге Самара) һәм Воронежда да уза.


Бер айдан соң совет гаскәрләренең Мәскәү янында контрһөҗүме башлана, аның нәтиҗәсендә җиңелмәс дип саналган вермахт үзенең беренче зур җиңелүен кичерә һәм фашистларның СССРга каршы “Яшен тизлегендә сугыш” планы җимерелә.


Бөек Ватан сугышының алдагы вакыйгаларына тәэсир итү көче буенча 1941 елның 7 ноябрендәге парадны мөһим стратегик операциядәге җиңүгә тиңләргә мөмкин.


1995 елның 13 мартындагы “Русиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында” Федераль закон нигезендә, 7 ноябрь – Октябрь социалистик революциясенең егерме дүртенче еллыгы уңаеннан Мәскәү шәһәрендә Кызыл мәйданда хәрби парад уздыру көне – Русиянең хәрби дан көне булып санала.

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас