Бөек Җиңүгә 80 ел. Бу дата безгә хәрби батырлыкларны гына түгел, Җиңүдән соң башланган иң мөһим вакыйгаларның берсен дә искә төшерә, ул – фашизмны хөкем иткән Нюрнберг процессы.
Бу процесс кешелекнең үзен коткару акты булды. Ул беренче тапкыр бөтен дөнья алдында явызлыкны, агрессияне, милләт һәм дин буенча юк итү сәясәтен хөкем итте.
Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның иярченнәре Советлар Союзының меңләгән шәһәрен җимерде, миллионлаган кешене үтерде, концентрацион лагерьларда газаплады.
“Освенцим”, “Майданек”, “Дахау”, “Маутхаузен”, “Треблинка” атамалары кешелек хәтеренә мәңгелеккә уелып язылды. Фашизм корбаннары арасында Башкортстан кешеләре дә байтак булды.
Сугыш елларында Башкортстаннан 710 меңнән артык кеше фронтка киткән, аларның 300 меңгә якыны кире әйләнеп кайтмаган. Һәр йортта, һәр авылда, һәр гаиләдә – югалту, әмма шул ук вакытта бердәмлек, сабырлык һәм Ватанга мәхәббәт. Шушы батырлык аркасында нацизм җиңелде. Ләкин 1945 елның маендагы Җиңү белән көрәш тәмамланмады: фашистларның кылган җинаятьләренә гадел хөкем тормышка ашырылырга тиеш иде. Шулай итеп, 1945 елның 20 ноябрендә Германиянең Нюрнберг шәһәрендә халыкара хәрби трибунал үз эшен башлады.
Гаепләүчеләр сыйфатында процесста СССР белән АКШ, Англия белән Франциянең иң яхшы, иң тәҗрибәле юристлары – практиклар һәм теоретиклар чыгыш ясый. Аларны безнең илдән Роман Руденко, АКШ Югары суды судьясы Роберт Джексон, Британиянең юстиция министры Хартли Шоукросс һәм Франсуа де Ментон (Франция) җитәкли. Судлар тарихында һичкайчан да бер процесста шулкадәр талантлы һәм шул ук вакытта төрле карашлы прокурорлар булмагандыр.
Судта 24 төп фашист җитәкчесе – Гитлерның иң якын ярдәмчеләре, рейхның югары түрәләре хөкем алдына басты. Иң билгелеләре – Герман Геринг, Вильгельм Кейтель, Альфред Йодль, Альберт Шпеер, Рудольф Гесс һ.б. иде. Алар кешелеккә каршы җинаятьләр, геноцид, басып алу сугышлары оештыруда гаепләнде.
СССРдан төп гаепләүче Роман Андреевич Руденконың кереш чыгышында гитлеризмның коточкыч һәм чиркандыргыч асылы, фашистик “яңа тәртип” һәм террорның, кол итү һәм талауның асылы ярып салынды. Руденко СССР, Югославия, Польша, Чехословакиядәге 300 миллион кеше исеменнән, гитлерчылар кан дошман күргән һәм аларны кырып бетерүне үзләренең беренче бурычы дип санаган славян халыклары исеменнән, фашистик ерткычны үтерү хакына бихисап корбаннар китергән Советлар Союзы халыклары исеменнән сөйләде. Немецларның 1941 елның 22 июненә кадәр барлык агрессияләре дә, гамәлдә, Советлар Союзына һөҗүм итүгә әзерлек этаплары гына булган.
Роман Руденконың түбәндәге сүзләре Нюрнберг залында яңгырагач, зал тынып калды:
“Беренче мәртәбә суд алдына тоташ дәүләтне кулга төшергән һәм дәүләтнең үзен искиткеч җинаятьләр корылмасы иткән җинаятьчеләр басты. Хөкем ителүчеләр йөзендә без тәүге тапкыр, ниһаять, аларның үзләрен генә түгел, алар булдырган җинаятьчел оешмалар һәм учреждениеләрне, дөнья һәм кешелеккә каршы алар күптән тормышка ашырырга ниятләгән вәхшәтле “теорияләрне” һәм “идеяләрне” дә хөкемгә тарттырабыз”.
Бу сүзләр аша бөтен совет халкының тавышы яңгырады, чөнки иң зур югалтуларны бу сугышта нәкъ безнең ил кичерде – 27 миллион гомер, күпме җимерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар...
Суд 12 кешене – үлемгә, ә җидесен озак вакытлы яисә гомерлек төрмәгә хөкем итте. Шулай ук, национал-социалистик партиянең җитәкче составы һәм аның саклау отрядлары (СС), иминлек хезмәте (СД), дәүләт яшерен полициясе (гестапо) дә җинаятьчел дип табылды.
Немец нацизмы һәм итальян фашизмы, Европаның байтак илләрендә нацизмны яклаган хәрәкәтләр һәм оешмалар кешелек алдында шулкадәр дә җинаятьләр эшләгән ки, хәтта Нюрнберг процессы барышында да, аннан соң да нацизмның күренекле эшлеклеләре үзләре кылган вәхшилекләр өчен куркып төшкән, тәүбә иткән. Гитлер заманында кораллану һәм хәрби припаслар министры булып эшләгән Альберт Шпеер истәлекләрендә соңрак болай дип яза: “Курку һәм кот очу минем тәнемне кысып алды... Искиткеч тәэсир калдырган һәм аларның чынлыгына ышанып булмаган фоторәсемнәр, документлар һәм боерыклар әле булса күз алдымда тора. Әмма аларның чын булуына шикләнү мөмкин түгел иде”.
80 ел үткәч тә бу сабак актуаль яңгырый. Фашизмның яңа формалары, нәфрәт, милләтчелек һәм ялган пропаганда – болар барысы да тарих сабакларын оныткан җәмгыятьләрдә яңадан баш калкыта.
Тарих исә бернәрсәне генә өйрәтә: явызлыкка каршы тору өчен хәтерне саклау кирәк.