Сугыш чоры балалары... Алар – 1927 елдан 1945 елга кадәр туган буын вәкилләре. Аларның балачагы фронт, ачлык, салкын, ятимлек һәм хезмәт белән сугарылган. Әмма нәкъ менә алар илне аякка бастырган, колхозларны тергезгән, шәфкать, сабырлык һәм фидакарьлек үрнәге булып калган.
Шушы буын вәкилләре арасында Аскын районының Кубияз авылында туган Наилә Нухова һәм Куяштыр авылында гомер итүче Александра Степучева исемнәре тирән хөрмәт белән телгә алына. Аларның язмышы төрле булса да, икесен дә уртак сыйфатлар – сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм гаиләгә тугрылык берләштерә.
Наилә 1930 елда Кубияз авылында туа. Әтисе Гашим фронтка китеп, каты яраланып кайта. Әнисе көн-төн колхоз эшендә булу сәбәпле, йорт мәшәкатьләре Наилә һәм апалары иңенә төшә.
Яшь кыз авырлыклар алдында сыгылмый, киресенчә, холкы ныгый. Урмияз авылында укуын тәмамлагач, шәфкать туташлары әзерләү курсларында белем ала. Ул чорда Аскынга җәяү йөрү гадәти хәл булган, юл авырлыклары яшь белгечнең ихтыяр көчен генә арттырган.
1953 елда Наилә хезмәт юлын Үтәш авылында башлый. Ул елларда трахома (күз инфекциясе) – куркыныч авыру, аны дәвалау исә – авыр һәм җаваплы эш. Наилә ханым ун ел дәвамында авырулар белән көрәшә, күз нурын саклап калган кешеләрнең рәхмәтен ишетә. Соңрак аны Урмияз участок дәваханәсенә чакыралар.
Бу вакытта ул инде гаиләле була. Армиядән кайткан Миргарәп Нухов белән кавышып, 7 кыз үстерәләр. Күпьеллык намуслы хезмәте, шәфкатьлелеге, кешеләргә җылылыгы белән Наилә апа авылдашлары күңелендә якты эз калдыра.
Бүген ул – 95 яшен узган хөрмәтле хезмәт ветераны, 14 оныгы һәм 17 турунының кадерле дәү әнисе. Аның сабырлыгы, ягымлылыгы, үз эшенә тугрылыгы – һәркем өчен үрнәк.
Куяштыр авылында яшәүче Александра Прокопьевна быел 100 яшен тутырды. Ул – сугыш һәм сугыштан соңгы чор авырлыкларын үз иңендә күтәргән, хезмәт фронтының фидакарь кешесе.
Александра балачактан ук тормыш арбасына җигелә. Әтисе һәм абыйсы Петр иртәдән-кичкә кадәр эштә булганлыктан, йорт эшләре һәм туганнарын карау Александра иңенә төшә. Кызга укуны калдырырга, өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килә. Бакчаны көрәк белән казу, ашарга яраклы үләннәр, җиләк-җимеш, гөмбә җыеп киптерүләр, аркылы пычкы белән утын кисү, йөкләр ташу – боларның барысын да вакытында эшләмәсәң, кышны имин чыгып булмаячак. Ярый ла сыерлары була, ул гаиләне ачлыктан коткара.
– Әмма нәкъ шулар холкымны тагын да ныграк чыныктырды, – дип искә ала Александра Прокопьевна. – Әтием хезмәт фронтына алынды, ә абыем сугышка китте. Авылда ир-егетләр калмаганлыктан, картлар, хатын-кызлар һәм балалар барысы да көнне төнгә ялгап эшләде. Иртә белән торып, сыерларны савып, көтүгә куарга кирәк. Малларны эчерергә суны коедан ташып, зур казанда кайнатабыз, аннары апара эшлибез. Язын үгезләрне җигеп җир сөрәбез, чәчәбез. Көзен ашлыкны урак белән урып, сугып, җилгәреп фронтка озатабыз. Безгә 400 грамм он бирәләр, сугыш елларындагы ачлык-ялангачлык үзәккә үтте. Җәен, әлбәттә, җиңелрәк иде. Төрле үләннәр ашадык, бакчада үстерелгәннәр дә исән калырга ярдәм итте.
“Әтиебез кайтачак, тормыш яхшырачак” дип яшәгән кызлар бер-берсен юатып көн күрә. Әмма күп тә үтми, кайгы тагын аларның ишекләрен кага: абыйсы Петр хәбәрсез югала. 16 яшьлек кызның берүзе хуҗалык эшләрен алып барып, энеләре һәм сеңлесен үстерүен бүген күз алдына да китерүе кыен.
Алда аларны тагын бер сынау көтә – салым түләмәгән өчен дип, сыерларын тартып алалар. Александра сыерны калдыруларын үтенеп сорый, ансыз яши алмаячакларын, әтиләре кайткач та салымны түләячәген аңлатып карый, әмма балаларның күз яшьләренә игътибар итүче булмый.
– Нишлисең инде, бигрәк авыр еллар булды, – дип хәтер йомгагын сүтә ул. – Өй рәтеннән йөреп хәер сорашырга да, тамак ялына эшкә ялланырга да туры килде. Энем Николай да кул арасына кереп, азрак ярдәмләшә башлады. Бөтен авырлыкларны җиңдек, чөнки бердәм булдык һәм әтиебез кайткач тормыш җиңеләер дигән ышаныч белән яшәдек.
Әтиләре ябыгып, чирләп кайтып керә, ә өйнең бөтен җире тишек-тошык, җилләр уйный. Барысын да ремонтларга кирәк. Әмма сугыш тәмамланганнан соң да тормыш тиз генә җиңеләйми: ашарга да, кияргә дә юк, ә туганнарына мәктәпкә укырга йөрергә дә кирәк. Александра җиң сызганып эшкә тотына, әтисе дә акрынлап тернәкләнә башлый. Кызның үз гаиләсен кору турында уйланырга вакыты калмый, барлык уе якыннары турында була. Әмма Куяштыр авылына туганнарына кунакка килеп йөргән егет аңа күз сала.
Федор Самойлович тырыш кызга тәкъдим ясый. Яшь гаилә Кособачево авылында яши башлый, өй салып керә, хуҗалык тота. Бер-бер артлы балалары туа. Үкенечкә каршы, бу авыл районыбыз картасында юк инде, Степучевлар гаиләсе аннан иң соңгысы булып Куяштыр авылына күчеп китә.
Александра Прокопьевна бүген кече улы Сергей һәм килене Резеда тәрбиясендә яши, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Якыннары аның картлык көннәре матур үтсен өчен барысын да эшләргә тырыша. Ул дүрт оныгы һәм ике турунының уңышларына сөенеп бетә алмый.
Светлана СӘЛМАНОВА.
Аскын районы.