Мемориалны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы урынбасары Айгөл Шакирова, Ибрай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Юрий Ефимов, шулай ук байтак еллар урындагы музей мөдире булган һәм тарихи хәтерне саклауга зур өлеш керткән Рената Прокопьева катнаштылар.
— Без барыбыз да, аеруча яшь буын, туган илебез белән горурланырга, дәүләтебезнең тарихын белергә һәм Русиянең чын патриотлары булырга тиеш, — дип билгеләде Айгөл Шакирова, әлеге чараның әһәмиятен билгеләп.
Тантаналы чарадан соң җыелучылар илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды. Мемориалга чәчәкләр салынды, ә аның биләмәсенә мәңгелек хәтер билгесе буларак чыршылар утыртылды.