-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
3 декабрь 2025, 10:10

Хәтер – мәңгелек

3 декабрь – Билгесез солдат көне

Хәтер – мәңгелек
Хәтер – мәңгелек

3 декабрь – Русия календаренда тирән ихтирам һәм сагыш белән сугарылган көн. Бу дата илебезнең азатлыгы һәм киләчәге өчен гомерен биргән, әмма исемнәре билгесез булып калган солдатлар истәлегенә багышлана. Билгесез солдат – конкрет кеше түгел, ул миллионлаган батырларның җыелма образы. Аның исеме юк, әмма батырлыгы мәңгелек.

Тарихка кайтып...
Билгесез солдат көненең тамырлары 1966 елга барып тоташа. Нәкъ шул елның 3 декабрендә Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу хөрмәтенә Ленинград шоссесының 41нче чакрымында совет сугышчыларының Туганнар каберлегеннән бер солдатның җәсәде Кремль дивары янында тантаналы рәвештә җирләнә.

Александров бакчасында урнашкан “Билгесез солдат кабере” мемориалы 1967 елның 8 маенда ачыла. Биредә шул ук көнне Ленинградтан Марс кырыннан китерелгән Мәңгелек ут та кабынган. Ул ут шушы мизгелдән башлап Ватан өчен һәлак булган барлык сугышчыларга мәңгелек хатирә булып янарга тиеш була.

1997 елда мемориалда Почетлы каравыл посты булдырылды. Президент полкы хезмәткәрләре монда иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр сакта тора. 2009 елда мемориалга “Гомуммилли хәрби дан объекты” статусы бирелә.
Бөек Ватан сугышы елларында СССР 26,6 миллион кешесен югалта – ягъни ил халкының һәр ундүртенчесен. Аларның миллионнарчасының исемнәрен турыдан-туры билгеләү мөмкин булмый. Каты сугышлар, оккупацияләнгән районнар, яндырылган архивлар, җирләүләр – болар барысы да йөзләрчә, меңнәрчә солдатларның язмышын билгесез итә.

Хәтта бүген дә, сугыш тәмамланганга 80 елдан артык вакыт узса да, эзтабарлар ел саен меңләгән яу кырында калган батырларыбызның калдыкларын таба. Аларның кайберләренең исеме, кызганыч, һаман да билгесез булып кала.
Русиядә бүген якынча 5 мең кешене туплаган 50ләп эзләнү отряды эшли, һәм бу эшнең нигезен яшьләр – мәктәп укучылары, студентлар тәшкил итә. Башкортстан да бу хәрәкәттә актив катнаша: республикада ел саен эзләнү экспедицияләрен оештыру өчен субсидияләр бирелә, балаларны экспедицияләргә алып бару өчен ярдәм күрсәтелә.

3 декабрьдә оештырылучы чаралар еллар дәвамында яңа традицияләр белән баетыла. Тарихка баксак, 80 ел дәвамында Бөек Җиңү көнен тантана итү нинди үзгәрешләр кичергән? Фашистик Германияне җиңү бәясе күпмегә төшкән? Җиңү парады, “Үлемсез полк” акциясе, Георгий тасмалары турында нәрсәләр беләбез?

Дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм
1945 елның 2 маенда 15 сәгатькә фашистларның җитди каршылыклары Совет гаскәрләре тарафыннан өзелгәннән соң, Берлиндагы дошман калдыклары әсирлеккә төшә һәм шәһәрдә сугыш тәмамлана.

8 майда Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 43 минутта немецларның капитуляциясе турындагы тарихи актка кул куела. Ул Мәскәү вакыты белән 00.01 минутта үз көченә керә. Шул ук көнне И. В. Сталин гаскәрләрне Бөек Ватан сугышы тәмамлану уңаеннан котлап, боерык чыгара. Һәм шушы ук көнне Мәскәүдә 22 сәгатьтә Бөек Җиңү хөрмәтенә бер мең орудиедән утыз артиллерия залпы белән зур салют бирелә. 9 май көнне шулай ук Бөек Ватан сугышындагы Җиңү хөрмәтенә медаль булдырыла.

Бәйрәм көн ял көне дип игълан ителә. Әмма 1947 елда бу карар гамәлдән чыгарыла. Һәм бары тик 1965 елда гына СССР җитәкчесе Л. И. Брежнев 9 майны ял көне буларак бәйрәм итүне кабат тергезә.
Дәүләт дәрәҗәсендәге тантаналар аңа кадәр Кызыл мәйданда хәрби парад үткәрү, тантаналы кабул итү һәм Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу белән чикләнсә, 1975 елдагы юбилейда, аның эчтәлеге, әлеге чаралардан башка, Ленин мавзолеена чәчәкләр салу, яшьләр манифестациясе, бер минут тынлык игълан итү һәм бәйрәм салютлары белән тулыландырыла.

СССР таркалганнан соң, хәрби парад берничә ел дәвамында үткәрелми. 1995 елда гына Бөек Җиңүнең 50 еллык юбилее хөрмәтенә парад үткәрү традициясе тергезелә. 2006 елда илдә “Хәрби дан шәһәре” исеме булдырылды.

Фашизмны тар-мар итү күпмегә төшкән?
Фашист илбасарлары сугыш елларында Ленинградка, Мәскәүгә, Сталинградка һәм Кавказга кадәр килеп җитте. Балтыйк буе илләре, Белоруссия, Украина тулысынча вермахт кулында булды. Совет Армиясе, шулай ук, Русиянең Европа өлеше төбәкләрен вакытлыча калдырып торырга мәҗбүр булды.

Бөек Ватан сугышы елларында илбасарлар тарафыннан:
70 мең авыл;
1710 поселок һәм шәһәр;
31 меңнән күбрәк завод-фабрика;
36,8 миллион гектар чәчүлек мәйданы юк ителә.

Бөек Ватан сугышы елларында СССР үзенең аңа кадәр булган матди куәтенең өчтән бер өлешен югалта.

“Үлемсез полк” ничек башланды?
2007 ел илебездә “Үлемсез полк” акциясе тарихы башланган ел буларак билгеле. Әлеге традициянең авторы – Төмәндәге полиция батальонының ветераннар советы рәисе Геннадий Иванов. Аның башлангычы белән оештырылган акцияне урындагы журналистлар күтәреп ала һәм федераль дәрәҗәгә чыгара. Журналистлар бу акцияне Үзәк телевидение аша күрсәтте. Шул рәвешле, “Үлемсез полк” федераль дәрәҗәдә танылу алды.

Георгий тасмасы нәрсәне аңлата?
Аның тарихы 2005 елдагы Җиңү көненнән башлана. Чара бәйрәм алды көннәрендә русиялеләргә Георгий тасмалары өләшүдән гыйбарәт.

Акция һәр елны 24 апрельдән 12 майга кадәр дәвам итә. Әлеге тасма өс киеменә, автомобильгә беркетелә, торак йортларда һәм офисларда урнаштырыла. Георгий тасмасы – хәзерге һәм киләчәк буынга Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән, ил азатлыгы өчен гомерен биргән ата-бабаларыбызның үлемсез исемнәрен онытмаска чакыру билгесе.

Георгий тасмасы СССРда 1943 елда булдырылган Дан орденнары колодкасы тукымасында Георгий тәресе символын кабатлый. Ул ике төсне берләштерә – ут-ялкын, ягъни, кызгылт сарысы – сугыш төсе, ә карасы – төтен.

...Сугыш ярасы – окопларны күптән кара җир, яшел үлән каплады. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында фронтта, тылда каһарманлык күрсәткән батырларыбызның исемнәре мәңгелек.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас