Аскын районының Олы Күл авылы – табигатьнең иң гүзәл почмагында, күлләр, урманнар белән әйләндереп алынган төбәктә урнашкан. Кайчандыр тормыш гөрләгән, басуларында эш кайнаган, урамнарда балалар көлүе ишетелеп торган бу авыл бүген тын гына яши. Хәзер анда нибары 7 кеше гомер итә (чагыштыру өчен: 1955-57 елларда 91 хуҗалык булган, 485 кеше яшәгән). Әмма Олы Күл тарихы – шушы җирдә туып-үскән, Бөек Ватан сугышы кырларында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең үлемсез исемнәре белән мәңгелек.
1941 елда илгә яу килгәндә, Олы Күлдән 51 ир-егет фронтка китә. Шуларның 28е генә туган якларына әйләнеп кайта. Һәрберсе – үлем белән күзгә-күз очрашкан, әмма чигенмәгән, Җиңүне якынайткан.
Гыйндулла Кәримов
1922 елда туган Гыйндулла Мөхли улы Кәримов – шушы авылның горурлыгы. Үрмияз мәктәбен тәмамлап, яшь егет хәрби хезмәткә чакырыла. Воронеж фронтында миномет расчеты командиры булып сугыша, соңрак офицерлар курсларын тәмамлап, взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә.
Курск дугасында, Брянск һәм Белоруссия җирләрендә барган сугышларда Гыйндулла батырлык күрсәтә. 1945 елның апрелендә Одер елгасы ярында барган каты бәрелеш вакытында ул, яралануына карамастан, ут ноктасын ташламый, дошманга ут ача. Ул көнне аның взводы ике пулеметны һәм егермеләп фашистны юк итә. Бу батырлыгы өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм “Сугышчан батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң Гыйндулла абый туган ягына кайтып, тормыш авырлыкларына бирешми, актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара, страховкалау агенты булып хезмәт итә. Аның нык характеры, тыйнаклыгы, тырышлыгы авылдашларына үрнәк була.
Тимербай Нигамәтҗанов
1919 елда туган Тимербай Нигамәтҗанов сугышка 1939 елда ук чакырыла. Артиллерия разведчигы, аннары орудие командиры булып хезмәт итә. Ул дошман утыннан курыкмыйча, коралын турыдан-туры ут астына чыгарып, дошман позицияләрен юк итә. Тимербай абыйның батырлыгы “Батырлык өчен” һәм “Кызыл Йолдыз” орденнары белән билгеләнә. Сугыштан соң Олы Күл авылына кайтып, төрле җаваплы эшләр: бригадир, хисапчы, ферма, склад мөдире вазыйфаларын башкара. Хатыны Рәтига Мостафа кызы белән 8 бала үстерәләр. Гаиләсе, тырышлыгы, тыйнаклыгы белән авылдашлар хөрмәтен казана.
Хәкимҗан Мөхәммәтҗанов
1907 елгы Хәкимҗан Мөхәммәтҗанов 1941 елда фронтка алына. Башта 58нче гвардия полкында укчы, ә 1943 елның мартыннан сугыш тәмамланганчы элемтәче (линейный надсмотрщик) була. Ул кабель катушкаларын дошман уты астында сөйрәп, өзелгән линияләрне ялгый.
Киев өчен сугышларда һәм Днепр аша элемтә чыбыкларын сузганда күрсәткән кыюлыгы өчен ул “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Батырлык өчен” медальләре һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң авылда хезмәтен дәвам итә, һәркем хөрмәт иткән намуслы хезмәт кешесе булып таныла.
Рәфкать Ганиев
Рәфкать Хатип улы Ганиев сугышта зенитчы була. 1945 елның апрелендә дошман авиациясе һөҗүмендә, аягы яраланса да, утны дәвам итеп, немец самолетын бәреп төшерә. Бу батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз орденына һәм “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Яралы хәлдә дә бирешмәгән татар егетенең исемен авылдашлары бүген дә горурлык белән искә ала.
Аның абыйсы Нәҗип берничә хәрби операциядә катнашып, батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтә, ике тапкыр яралана. Шулай ук “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Хәким Садрыев
205нче танк бригадасы сугышчысы Хәким Садрыев Япония милитаристларына каршы сугышларда батырлык күрсәтә. Дошман утыннан курыкмыйча, сафтан чыккан расчет урынына баса һәм һөҗүмне дәвам итә. Бу батырлыгы өчен III дәрәҗә Дан ордены бирелә.
Ислам һәм Сафа Мостафиннар
Мостафиннар гаиләсеннән ике туган Ислам һәм Сафа – икесе дә фронт юлларын үтә. Ислам политрук ярдәмчесе буларак алгы сызыкта хезмәт итә, ә Сафа Кавказны саклауда катнаша һәм батырларча һәлак була. Аларның батырлыклары “Батырлык өчен” медальләре белән билгеләнә, исемнәре авыл тарихына уелган.
Галихан Актуганов
Галихан Җиһанур улы Актуганов – фронтовик, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Ак финнарга каршы сугышта катнашып, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң озак еллар мәктәп директоры, тарих укытучысы булып эшли, яшь буынга белем һәм тәрбия бирә. Аның һәм хатыны Фәридә ханымның тырышлыгы нәтиҗәсендә авылда белем һәм мәдәният үсә. Гаиләләрендә 5 бала үсә. Олы Күл авылы халкы аларны олы хөрмәт белән искә ала.
Олы Күл авылыннан чыккан бу батырлар – яшьлеген окопларда, фронт юлларында калдырган, әмма рухларын сындырмаган буын.
Авылдан бик күп күренекле кешеләр чыккан: Башкортстанның атказанган табибы Рим Мөхәммәтов, төзүче Камал Миңнеәхмәтов, дөнья чемпионы Фәнил Мөхәммәтҗанов, полковниклар Тәлгать Шәрипов һәм Гарифулла
Әдиятуллин, “Батырлык өчен” медале иясе Рәзиф Мөбәрәков һәм башка күренекле шәхесләр – барысы да шушы авыл балалары, шул ук көчле тамырлардан үсеп чыккан токым.
Олы Күл авылы батырлары – безнең хәтер, безнең горурлык. Аларның исемнәре вакыт узу белән онытылмасын, киләчәк буыннарга барып җитсен!
Ярис ЗӘЙДУЛЛИН.
Аскын районы.