Без бәләкәй чакта 9 май бәйрәме башкачарак уза иде. Ул заманнарда әле ветераннар күп, Җиңү көненә багышланган чаралар да алар катнашлыгында уза иде. Әле дә хәтердә, күкрәкләрендәге медальләрен чыңлатып, бәйрәм иртәсендә алар авыл клубына, яисә мәктәпкә җыела. Бу көнне алар үзләре дә аеруча дулкынланып көтә иде. Берәүләр кулларына тальянын алган, икенчеләре аларга кушылып җырлый. Ә үзләре гәүдәләрен төз тотып, матур киемнәрен киеп, авыл урамнарыннан горур атлап үтәр иде.
– Эльмир абый, Лотфый бабай гармунда уйный идеме? Аның сәхнәдә чыгыш ясавы күз алдында калган, – дип сорадым авылдашым Эльмир Кыямовтан.
– Юк, әткәй гармунда уйнамады. Ул бик матур итеп җырлый, җиңел итеп бии иде, – диде Эльмир абый.
Лотфый бабайның (аңа без – авыл балалары яратып шулай эндәшә идек) мәрхүм булуына дистә еллар үтсә дә, һаман да сәхнәләрдә очып-очып биюе, төрле кызыклар сөйләп көлдерүе хәтердә сакланган.
Кыямов Лотфулла Кыяметдин улы 1920 елның 4 мартында Балтач районының Көнтүгеш авылында хәлле генә крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Иске Уразай авылыннан Көнтүгешкә ат белән почта ташый. 1940 елның октябрендә армия хезмәтенә алына. Ерак Көнчыгышның Биробиджан шәһәрендәге 145нче гаубица артиллерия полкында хезмәт итә. 122 миллиметрлы гаубица йөртүчесе була.
Менә шулай матур гына башланып китә егетнең гомер юлы. Әмма илдә чыккан сугыш аның тормышына да шактый үзгәрешләр сала. Көтмәгәндә немец фашистлары илебезгә басып керә. Көнтүгеш авылыннан гына 175 кеше сугышка алына. Шуларның 87се генә әйләнеп кайта.
1943 елның гыйнварында Лотфулла Кыяметдин улы да Бөек Ватан сугышына алына. Ул Советлар Союзы Маршалы Георгий Жуков җитәкчелегендәге икенче Белоруссия фронтының авыр гаубица артиллерия бригадасында миномет частенда хезмәт итә.
– Әткәй бик тыныч холыклы иде. Аның кычкырып сөйләшкәнен дә хәтерләмим. Ул бары тик кычкырып, моңлы итеп җырлый гына иде. Безне дә һәрвакыт төрле хәлләрдә дә тынычлык саклап калырга, аек акыл белән эш итәргә өйрәтте. Үзе бик йомшак күңелле иде, – дип искә ала аны улы Эльмир.
Сугышның бик катлаулы вакытларында хезмәт итәргә туры килә Лотфуллага. Дошман белән үзеңне аямый көрәшү генә түгел, ачлык та үзәкләренә үтә сугышчыларның.
– Сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул. Ниндидер хәлләр турында сораша башласаң, елый иде. Авыл баласы бит, алар һәрвакыт атлар караган. “Бервакыт бөтенләй ашарга калмады. Шунда төнлә атлар яшәгән сарайга кердек тә, аларның солысын алып чыгып, кыздырып, уып ашарга булдык. Көтмәгәндә яныбызга тикшерүче килеп керде. Аңа нишләгәнебезне аңлатырга туры килде. Ярый әле аңлый торган кеше булды ул. Шушы хәлдән соң безгә икмәкне берничә граммга арттырып бирә башладылар”, – дип сөйли иде әткәй, – ди Эльмир Лотфулла улы.
Туган якны сагыну, якыннарың өчен борчылу хисе яу кырындагы сугышчыларга яхшы таныш. Чыннан да, бу хисләр кешенең милләтенә дә, аның чыгышына да, яшенә дә карамый. Лотфулланың моңлы итеп җырлавын аның яудашлары яхшы белә.
– Әткәй “Рамай”, “Сарман”, “Авыл көе” һәм башка халык җырларын яратып башкара иде. Командирлары урыс кешесе булуга карамастан, блиндажда яткан чакта әткәйгә һәрвакыт: “Пой, Киямов, пой”, – дип әйтә торган булган. Үзе татар телен аңламаса да, күңелен шушы җырлар белән юаткандыр инде, – ди Эльмир.
Лотфулла Кыяметдин улы бөтен Европаны үтеп, Берлинга кадәр барып җитә. Курку белмәс егет Рейхстагта “Киямов” дип, үз фамилиясен дә яза.
Сугыш тәмамлангач, Лотфулла Кыяметдин улын янә Ерак Көнчыгышка совет-япон чикләрен сакларга җибәрәләр. Шулай итеп, 6 ел хезмәт итәргә туры килә аңа. Туган ягына ул 1946 елда гына кайта.
Авылга кайткач, Лотфулла Кыяметдин улы гомер буе колхозда тракторчы булып эшли. Кызганычка каршы, сугыш тәмамлану белән генә илебез иңенә төшкән авырлыклар юкка чыкмый. Егеткә Көнтүгештәге колхозны яңадан аякка бастыру өчен зур көч салырга туры килә. Нәтиҗәдә, бераздан “Большевик” колхозы респубикада сөт һәм ит җитештерү буенча иң алдынгы хуҗалыклар исемлегенә керә. Авырлыкларга баш имәгән, көчле рухлы ир-егетләр бу юлы хезмәт батырлыгы күрсәтә.
1947 елда Лотфулла Кыямов өйләнә. Яшь гаилә 8 балага гомер бирә. Аларның һәркайсы белем алып, гаилә корып, тормышта үз урынын таба.
– Әткәйне яратмаган кеше булмагандыр. Һәркем белән уртак тел таба белә, шаярып сөйләшә иде ул. 9 май бәйрәмнәрен дулкынланып көтеп ала иде. Алар бу бәйрәмнең никадәр көч, күпме күз яше түгеп яуланганын бик тирән аңлыйлар иде шул, – дип искә ала улы.
Сүзне Лотфый бабайның сәхнәләрне “дер” селкетеп биюеннән башлаган идек.
– Ул заманнарда безнең авылда фольклор төркеме бар иде. Вакыйфә һәм Фазылбәк Хәйдәршиннар, Муллаян Хәйруллин, Әдүсә Галина һәм башкалар гармунда уйнап чыгыш ясыйлар иде. Әткәй дә алар белән булды. Гомер буе сәхнәне үз итте, – дип билен каеш белән буып, башына – кәләпүш, аягына читекләр киеп, сәхнәдә очып биюче Лотфый бабайның фотосын күрсәтә Эльмир абый.
Онытылмас еллар, онытылмас шәхесләр... Лотфулла Кыямов, чыннан да, авылның гына түгел, ил тарихында лаеклы урын алган кеше. Бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән ул. Шулар арасында II дәрәҗә Ватан сугышы орденын, “Батырлык өчен” медален аеруча кадерләп саклаган үзе исән чагында.
– Әткәй 1997 елда вафат булды. Беркайчан зарланмас, тормышның ямен, тәмен тоеп яши белүче кеше иде ул. Хәзер инде үземнең оныклар бар. Әле күптән түгел улым Илнарның улы Камил мәктәптә картәтисе турында зур фәнни эш башкарды. Әткәйнең барлык орден-медальләренең тарихын ачыклады, – ди Эльмир Кыямов.
Әйе, исән ветераннарыбыз бармак белән генә санарлык калса да, алар безнең балаларда, оныкларда, аларның балалары хәтерендә мәңге яшәячәк!
Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.