+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
3 февраль , 10:32

Башкортстанның, халкыбызның асыл улы

Бөек Ватан сугышы легендасы, “Кара генерал”, Чехословакиянең милли герое, якташыбыз, Бакалы районының шәрәфле шәхесе юбилее уңаеннан

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Даян Мурзин — Словакия Милли восстаниесе яугире дә

Бу турыда чех әдәбиятында ниләр языла соң? Ни өчен 38нче совет армиясе составында сугышкан генерал Свобода гаскәре Карпат таулары аша ярдәмгә килеп җитә алмаган? Чит ил әдәбиятына күз салыйк.

“1944 елда Көнчыгыш фронты Чехословакия чикләренә якынлаша башлаганда Словакия халкы немецларга каршы көрәшергә батырчылык итә, Гитлерга сатылган Словакия президенты Йозеф Тисо сәясәтен үтәүдән баш тарта. Һәм шунда ук Словакия Милли советы оештырылып, аның составына иң белемле, иң акыллы һәм үз иленә азатлык яуларга омтылучы патриотлар сайлана. Словакиядә элек-электән дус, тату яшәүче словаклар һәм чехлар да үзләренең тигез хокуклы булуларын белдерә. Җыеп әйткәндә, дуслык, бердәмлек ике халык арасындагы зур байракка әверелә”. (Петр Чорней, Иржи Покорный. “Чех җирләренең кыскача тарихы". Прага, 2015 ел, 60нчы бит).

Ян Жижка отрядының тәүге командиры Ян Ушияк белән штаб начальнигы Даян Мурзинның Советлар Союзында әзерлек үткән чехлар, словаклар һәм совет партизаннарыннан торган ике төркеме Словакиянең Склабина поселогы янында десант төшкәндә бу вакытта Словакиядә милли восстание башлануы турында белмиләр әле. Килеп төшеп, халыкка күренеп, совет иленнән аларга сәламнәр җиткереп, яңа барлыкка килгән отрядны “Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар отряды” дип атарга да өлгермиләр, аларга майор Величко тарафыннан бирелгән боерыкны җиткерәләр: “Иртәгә иртүк Словакиядә башланачак милли восстаниегә кушылырга!” Бу вакытта Ян Ушияк белән Даян Баян улының отрядына 600дән күбрәк кеше языла. Словак егете Ян Ушияк – отряд командиры, ә Даян Мурзин отрядның штаб начальнигы һәм командирның хәрби советнигы итеп билгеләнәләр. Менә шулай ял итеп тә өлгермичә, икенче көнне үк Словакия Милли восстаниесенә кушылып, немецларга каршы сугышка керәләр.

Тәүге чирканчыкны якташыбыз Мартин шәһәре өчен барган сугышларда ала. Арытаба Врутки, Жилин шәһәрләре өчен барган сугышларда катнашалар. (Сугыштан соң Даян Баян улына һәм беренче командиры Ян Ушиякка да бу шәһәрләрнең шәрәфле шәхесе дигән мактаулы исем бирелә. Әйткәндәй, болар хакында кызыксынучылар Д. Мурзинның “Дошман тылындагы фронт” (2005) дип аталган истәлекләр китабында 118-122нче битләрдә укый ала).

“Словакиядә Милли восстание барган вакытта баш күтәрүчеләр ягыннан фашистларга каршы төп көч булып Словакия армиясе тора. Баш күтәрүчеләрнең актив хәрәкәтен югалтмау, киресенчә, аларга булышу максатында 1943 елның 12 декабрендә Советлар Союзы һәм Чехословакия арасында Үзара ярдәмләшү хакындагы килешүгә кул куела”. (“Чех җирләренең кыскача тарихы”, Прага, 2015, 61нче бит).

Ә хәзер Словакия иң авыр мәлләр кичергән көннәрдә анда нинди партизан отрядлары сугышкан икән, дигән сорауга да җавап бирик. 1944-45 елларда Чехослова­киядә йөзәрләгән эреле-ваклы партизан отрядлары була. Тик алар хаотик рәвештә хәрәкәт итә. Шулар арасында даны һәм зурлыгы белән алдырган ике отряд Ян Жижка исеме белән аталган. Тәүгесенең командиры – Теодор Поло, икенчесенеке – башта Ян Ушияк, ул һәлак булганнан соң – Даян Мурзин. Шунысы үзенчәлекле: бер-берсенә комачауламасын өчен Теодор Полоның отряды Словакиянең Раец, Турчан таулары итәгендә, Бановце, Бебрава, Пожацка Бистрице биләмәләре тирәсендә хәрәкәт итә. Ә Даян Баян улының Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар отряды Валах краенда, Всетин, Злин өлкәләре тирәсендә сугыша. Бер төрле аталганлыктан, аларны бутамау өчен отрядларга аерым хәрәкәт итү зоналары билгеләнгән.

“...Күп кан коелган Словакия Милли восстаниесендә барлыгы 57 партизан отряды катнаша. Монда да аларның хәрәкәт итү зоналары аерым билгеләнә: мәсәлән, 56нчы сан астында якташыбыз Даян Мурзин сугышкан Ян Жижка отряды билгеләнгән. Ә башында Мәчетле егете Вафа Әхмәдуллин торган “Биек Татрлар” отряды 20нче сан астында хәрәкәт итә”. (“Чех җирләренең кыскача тарихы”, Прага, 2015, шунда ук).

Словакия Милли восстаниесендә Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар отряды төп-төгәл ике ай сугыша. Бу вакытта отрядның тәүге командиры булып – Ян Ушияк, аның хәрби советнигы һәм штаб начальнигы булып Даян Мурзин була. Әйтергә кирәк: отряд күпмилләтлелеге белән аерылып тора. Анда тирә-як концлагерьлардан качкан немец антифашистлары, венгрлар, урыслар, украиннар, болгарлар, французлар, поляклар, югославлар һәм, әлбәттә, бу турыда артык язмасалар да, казах, бурят, татар, башкорт, төркмән, кыргыз кебек мөселман халыкларының вәкилләре дә сугышкан. Даян Мурзин отряды тарихын өйрәнгәндә төрле чыганаклардан анда немецларга каршы сугышып, зур батырлыклар күрсәткән шактый Себер һәм мөселман халыклары турында укырга туры килде. Бу турыда “Янков биеклекләрендә Словакия Милли восстаниесе” дигән буклет текстында да язылган.

Словак язучысы Ян Станиславның “Азатлык өчен әманәт. Словакиядә фашистларга каршы күтәрелгән халык восстаниесе” дигән китабында: “Азатлык сүзе – иреккә чакыручы әманәт ул. Ә әманәткә хыянәт итмиләр”, диелгән (Банска-Бистрица, 2019, 26нчы бит). Бу җыентыкта, милләтенә карамастан, меңәрләгән партизанның бу ихтилалда кан түгүе, фашистларга каршы арысландай сугышып һәлак булуы турында бәян ителә. Болардан тыш, словак телендә Банска-Бистрицада нәшер ителгән ике дистәләп җыентыкта Словакия Милли ихтилалы турында шактый уйландыргыч мәгълүматлар урнаштырылган.

“1944 елның 29 августы иртәсендә Словакиядә Милли восстание башлануын хәбәр итәләр. Радио иртән иртүк гөрләп тора. Халыкны дәртләндереп, күңелле маршлар, җиңүгә әйдәгән чыгышлар яңгырый. Диктор: “Җитте, башлыйбыз! Күпме көтәргә була? Башны иеп, күпме яшәргә мөмкин? Банска-Бистрица – Словакия баш күтәрүчеләрнең төп үзәге ул! Бүген, тик бүген генә, иптәшләр! Баш күтәрүчеләр сафына 60 мең кеше азатлык яуларга басты. Барыгыз да кушылыгыз! Берегез дә читтә калмагыз! Сезнең белән үз иленә азатлык яуларга ашкынучы генераллар Рудольф Виест белән Ян Голиан җитәкчелек итәчәк!" – дип яуга чакыра. (“Словакия Милли восстаниесенең халыкны фашизмга каршы көрәшкә чакыруы” (Шунда ук. Банска-Бистрица, 2019, 26нчы бит).

Фашистларга каршы оештырылган бу восстаниедә Т. Поло, Ян Ушияк, Д. Мурзин, В. Әхмәдуллин, Л. Калина, В. Величко кебек отряд җитәкчеләре белән бергә “Я. Гус”, “Киров”, “Ермак”, “Орел”, “Ян Козин” исемнәре белән аталган күпмилләтле партизан отрядлары катнаша. Барысы да немецларга каршы аяусыз сугышлар алып бара. Ян Ушияк белән Даян Мурзин отряды Врутки, Турчинский Мартин, Жилин, Лесковице кебек авыл-шәһәрләр, ә Вафа Әхмәдуллин – Ружомберк, Литовский-Микулаш кебек авыллар янында сугыша. Сугыш тәмамланганнан соң, Д. Мурзинга да, В. Әхмәдуллинга да үзләре азат иткән авыл-шәһәрләрнең шәрәфле шәхесләре исеме бирелә“. (“Азатлык өчен әманәт. Словакиядә фашистларга каршы күтәрелгән халык восстаниесе” (Шунда ук. Банска-Бистрица, 2019, 27нче бит).

Алгарак китеп әйткәндә, зур горурлык белән бу восстаниедә Башкортстаннан ике батыр коман­дирның катнашуын аерым билгеләргә кирәк. Алар – Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар отрядының штаб начальнигы Даян Мурзин һәм “Биек Татрлар” отрядының командиры, Мәчетле егете Вафа Әхмәдуллин.

Словакия Милли күтәрелеше 1944 елның 29 августыннан 28 октябрьгә кадәр дәвам итә. Баш күтәрүчеләргә ярдәм итәр өчен Бескид тауларында урнашкан "Өч имән" аэродромына көн саен совет самолетлары төшә. Алар баш күтәрүчеләр өчен корал, азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары, кием-салым, дарулар кебек кирәкле нәрсәләр ташып тора. Бу ярдәм баш күтәрүче күпмилләтле Словакия Милли восстаниесендә катнашучыларга ике ай дәвамында гитлерчыларның баштанаяк коралланган армиясенә каршы торырга мөмкинлек бирә.

Сугыштан соң 1969 елда Социалистик Чехосло­вакиянең дәүләт эшлеклесе Густав Гусак “Свидетельство о Словацком народном восстании” дигән китабында түбән­дәгеләрне язып чыга: “Словакия Милли восстаниесендә катнашучы словаклар өчен алты елга сузылган сугыш елларында иң зур психологик һәм әхлакый яктан ярдәмне Советлар Союзы бирде. Бу восстаниедә безгә СССРдан килгән хәрби әзерлекле совет офицерлары, махсус әзерлек үткән совет партизаннары һәм командирлары фашистларга каршы көрәштә бәһаләп бетермәслек ярдәм күрсәтте.

Әйе, Европада сугыш елларында партизан отрядлары булмады түгел, булды. Әмма бер җирдә дә, бер илдә дә бездәге кебек халык яклавын, халык ихтирамын яулаган совет партизаннары кебек отрядлар булмады. (Густав Гусак. “Словакия халык восстаниесе турында таныклык". Прага, 1969 ел, 21нче бит).

“Үкенечкә каршы, Словакия халык күтәрелеше канга батырыла. Меңәрләгән патриот атыла, асыла, концлагерьларга ташлана. Ян Жижка бригадасыннан да күпләр һәлак була, икенче якташыбыз Вафа Әхмәдуллин отрядлары исә тауларда сугышу тактикасын уңышлы куллана белгәнлектән генә отрядын Татр таулары аша Польшага чыгарып, исән кала. Әмма юлда, биеклеге 2000 метрдан арткан карлы тау түбәләрендә, халык телендә “бандитлар”, "контрабандистлар" юлы дип аталган тар гына юлдан килгәндә йөзәрләгән яугир ачлыктан һәм суыктан туңып үлә, тау упкынына егылып төшеп һәлак була. Иң үкенечлесе шул – алар арасында Словакия компартиясенең СССРдагы бюро әгъзасы Ян Шверма да була”. (Шунда ук, 61нче бит).

...Словакия күтәрелеше канга батырылган чакта Словакиянең Кросно районында составына 1нче Чехословакия армиясе корпусы кергән 38нче Кызыл Армия гаскәрләре Карпат тауларында каты сугышлар алып бара. “Көнчыгыш Карпат” операциясендә якынча 36 мең совет, чех һәм словак хәрбиләре, 7 мең сугышчы һәм офицер ятып кала, янә каты яраланган 146 яугир кыр шартларында үлеп кала.

...Авырлыкларга карамастан, үз ватандашларына ярдәмгә ашыгучы генерал Свобода җитәкчелегендәге 1нче Чехословакия армиясе 1944 елның 6 октябрендә генә, күп югалтулар белән Дукла артылышын узып, үз туган иленә аяк баса. Үкенечкә каршы, алар вакытында килеп өлгерә алмау сәбәпле, баш күтәрүчеләр җиңелә, канга батырыла...

Кышкы салкыннар, бураннар нәтиҗәсендә словак һәм совет солдатлары тау башларына урнаштырылган ныгытмалардан немецларның ут яудыруын бик соң белеп кала. Тау башларына урнашкан немец снайперлары да тик ятмый: меңнәрчә яугирнең гомерен өзә. Тоташ ут явып торганлыктан, яралыларны дәвалау, яу яланыннан мәрхүмнәрне эвакуацияләү һәм җирләү мөмкинлеге дә булмый. Шулай итеп, “Көнчыгыш Карпат” операциясендә якынча 42 мең совет, чех һәм словак солдаты ятып кала, янә йөзләрчә авыр яралы яугир кыр шартларында һәлак була. Шунлыктан, бу яланны бүген дә “Үлем үзәне” – “Долина смерти” дип атап йөртәләр.

Банска-Бистрица шәһәрендә Икенче Бөтендөнья сугышына багышланган бик зур заманча җиһазландырылган музей эшли. Анда миңа да булырга, китаплар сатып алырга, музей экспонатларын фотога төшерергә туры килде. Анда мин күңелемне тетрәндергән бер күренешкә тап булдым: бу җирләрне фашист коллыгыннан азат итү өчен дөньяның чит тарафларыннан сугышып һәлак булган каһарманнарның якты истәлегенә аларның туган илләреннән алып киленгән туфрак биредә махсус урналарга урнаштырылган...

Миләүшә КОЛМӨХӘММӘТОВА (ГОДБОДЬ).
Чехия Республикасы.

Читайте нас