“Мәскәү артыннан”
Башкортстанның асыл улы Даян Мурзин турында үзем эзләп тапкан китапларның барысы турында да бер очеркта гына сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шул ук вакытта тапканнарымны халыкка җиткерәсем килә. Мәсәлән, бу китаплар арасында 2015 һәм 2021 елларда Чехия Фәннәр академиясендә нәшер ителгән сугыш тарихы хакындагы ике җитди китапны ничек билгеләми үтим?! Алар бит Икенче Бөтендөнья сугышы һәм 1944-45 елларда Чехословакиядә киң танылган Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы тарихын өйрәнүчеләр, шушы бригада хакындагы дөреслекне белергә теләүчеләр өчен бик файдалы мәгълүматлар бирә.
Әйтик, төрле авторлар төрлечә яза. Ә бит кемдер тарихи китапларга сылтама ясамый, Ян Жижка бригадасы хакындагы фактларны я артык арттырып, я хаталар белән бирә. Мондый хаталар аеруча Интернет челтәрендә еш кабатлана. Киләчәктә шушындый хаталар кабатланмасын өчен әлеге язмамда 2021 елда Чехия Республикасының Фәннәр академиясендә Прагада нәшер ителгән “Мәскәү артыннан: матбугат, парашютчылар, партизаннар” дип аталган җыентык белән таныштырып үтмәкчемен.
Бу зур хезмәтнең төзүчесе – академик Павел Шмейкал, ул барлыгы 1026 биттән тора. Җыентык тулысынча 1939-45 еллардагы сугыш вакыйгаларын, шул исәптән 1944-45 еллардагы партизаннар сугышын тулысынча яктыртуы, иллюстрацияләр, фотолар, төрле документлар белән баетып бизәлүе белән дә кызыклы. Шуңа өстәп, немец, инглиз телләренә дә тәрҗемә ителгән. Кем белә, бәлки, урыс теленә дә тәрҗемә итүче табылыр?
Әлеге зур хезмәт өстендә озак еллар дәвамында авторлар коллективы эшләгән. Моның үзенә күрә сәбәбе бар. Ни өчен дигәндә, Чехия Республикасы 16 крайдан тора. Шунлыктан, җыентыкта һәр крайдан 1938 елдан 1945 елларга кадәрге барлык вакыйгалар, бу крайда нинди партизан отрядлары хәрәкәт иткән – барысы да кергән. Әйтергә кирәк, сугыш елларында шушы уналты крайда барлыгы эреле-ваклы 95 партизан отряды булган.
Әлбәттә, мең битлек китап турында барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел, шулай да Европа дәрәҗәсендә якташыбыз командалык иткән Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы хакындагы кайбер мәгълүматларны бәян итәм. Аларны язу, минемчә, Д. Мурзинның “Дошман тылындагы фронт” дигән истәлекләр китабын тулыландыруны билгели.
Чехословакиягә немецлар 1939 елда басып керә һәм аны “Протекторат”, ягъни Германиянең аерылгысыз бер өлеше дип игълан итә. Алар килү белән шунда ук югары уку йортлары ябыла, эш хакы кыскартыла, чехлар, словаклар һәм башка халыклар сугыш файдасына Германиягә эшкә куыла. Моңа каршы халык Вацлав мәйданына демонстрациягә чыгып, үзенең ризасызлыгын белдерә. Шуның артыннан кулга алулар, төрмәгә ташлаулар башлана. Әйткәндәй, шуларның берсе булган журналист Юлиус Фучикны фашистлар җәзалап үтерә.
Бу хәлләрдән соң бик күпләр урман-тауларга китеп, гаилә отрядлары оештырып, партизан булып китә. “Гаилә отрядлары” дигән исем тагылган мондый отрядлар немецларга хәлләреннән килгәнчә каршылык күрсәтә, аларның корал складларын шартлата, төрлечә зыян китерә, немец сакчыларын үтерә. Заводларда, фабрикаларда кием, корал җитештерүче чехословаклар шушындый бәләкәй отрядларга корал белән ярдәмләшә, эш урынында саботаж оештыра. Сугышның тәүге елларында барлыкка килгән шушындый партизан отрядлары зур булмаган, күп булса өч-дүрт, ун кешедән артмаган. Үзләрен “партизан” дип атасалар да, алар чын партизан отрядларыннан ерак торган. Шушы сәбәпләрдән чыгып, җыентыкның авторлар коллективы Чехословакиянең 16 краенда каршылык хәрәкәте көчләре һәм партизаннар отрядлары турында бәян итүне аерым-аерым зур бүлекләргә бүлеп биргән. Атап әйткәндә: “Чехословакия Икенче Бөтендөнья сугышы елларында (1939-45)”; “Фашизмга каршы көрәш еллары (1939-45)”; “Советлар Союзы белән бәйләнеш (1939-45)”; “Фашизмга каршы көрәшүчеләр һәм Чехословакия (1939-45)”; “Хәрби парашютчылар (1939-45)” дигән бүлекләргә бүленгән. Ә 355-359нчы битләрдә Чехия Республикасының хәрби көчләре хакындагы мәгълүматлар урын алган. Әгәр боларны җыентыктагы битләр саны белән күрсәтсәк, мәсәлән, Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы турында 649, 654, 661, 689, 694, 891, 893нче һәм башка бик күп битләрдә тасвирланган.
Җыентыкның азагында кулланылган әдәбият, партизан отрядларының җитәкчеләре һәм командирлары, төрле кызыклы да, кызганыч та вакыйгалар һәм документлар, фотолар, партизаннар хәрәкәт иткән авыл-шәһәрләр, алар яшеренгән һәм сугышкан урман-таулар, “халупалар” (урмандагы ялгыз өйләр), авыл-поселоклар, шәһәр атамалары, партизаннарга ярдәм иткән авыл кешеләре, сатлыкҗаннар аркасында һәлак булган һәм җәзалап үтерелгәннәр, кешеләре белән яндырылган авыллар... барысы да үз урынын тапкан. Моңа мисал итеп, Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасына ярдәм иткән өчен кешеләре белән бергә яндырылган Лежаки һәм Лидице поселокларын, Прлов һәм Плоштина авылларын китерергә мөмкин.
“1943 елның 12 декабрендә Чехословакия белән Советлар Союзы арасында Үзара дуслык һәм ярдәмләшү хакындагы килешүгә кул куела. Сугыш елларында мондый килешүнең барлыкка килүе бәһаләп бетергесез әһәмияткә ия булган. Бу килешүдән соң немецлар итеге астында калган Европа илләрен, шул исәптән Чехословакияне дә, коткару өчен Советлар Союзында партизаннар хәрәкәтен киңәйтү максатында хәрби телдә – “разведшкола”, ә партизаннар телендә “урман мәктәбе” дип аталган кыска курслы мәктәпләр эшли башлый. Д. Мурзин үзе дә шушындый өч мәктәптә укыган, шуларның берсе үзебезнең Башкортстанда, Кушнаренко авылында урнашкан булган. Кушнаренкодагы разведка мәктәбе – Даян Мурзин укыган өченче шундый мәктәп.
1944 елның көзендә совет партизаннары Чехословакиягә десант төшә. Даян Мурзин отрядның беренче командиры, словак егете Ян Ушияк белән, ләкин үз төркеме җитәкчелегендә аерым-аерым Словакиянең Склабина поселогына төшәләр. Биредә аларны халык әзерләнеп көтеп тора. Бу вакытта Украина партизаннар штабы боерыгы белән Даян Баян улының иңенә командирның советнигы һәм штаб начальнигы бурычлары йөкләтелә. (“Медальоны храбрых. Соколов-Киев, 1943-45. Чехия Республикасының Оборона министрлыгы нәшрияты, 1998 ел, 9нчы бит)”.
“Короналы чех җирләренең зур тарихы”нда ниләр язылган?
Даян Мурзин хакында ватандашларыма җиткерергә теләгән тагын да бер җитди җыентык бар. Ул – Чехия Республикасы Фәннәр академиясенең “Пасека” нәшриятында басылып чыккан “Большая история коронованной чешской земли” дип аталучы җыентык. Бу китаптагы мәгълүматларны укып чыгу миңа Даян Мурзинның “Дошман тылындагы фронт” дигән истәлекләрен яңа мәгълүматлар белән баету, Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы һәм Даян Баян улы турында язылган дистәләгән чех һәм словак авторларын чагыштырып карау, алардагы фактларның дөреслеген ачыклау, ә, бәлки, төшеп калган яисә элек билгесез фактларның булу-булмавын чагыштыру өчен кирәк булды. Мәсәлән, “аерым төркемнәр белән сугышу тактикасын” гына алып карыйк. Бу деталь Даян Баян улының немецларга каршы кечкенә отрядлар белән сугыша башлап, тәҗрибә туплавының бригада белән хәрәкәт иткәндә бик нык кирәк булуын билгеләү өчен кирәк булды. Чынлап та, 23 яшьлек Даян Баян улы югалып калмаган бит: Ян Жижка отрядын бригада дәрәҗәсенә җиткергән! Әлеге җыентыкның 418нче битендә шушы турыда сөйләнелә. Шуңа тукталып китик:
“Аерым төркемнәр белән сугышу тактикасын бригада командиры Даян Баян улы Мурзин 1945 ел башында куллана башлый. Немецларның баштанаяк коралланган солдатларына каршы шулай сугышу күпкә отышлырак булган: бердән, югалтулар аз булса, икенчедән, аерым төркемнәрнең әле тегендә, әле монда һөҗүм итеп, дошманнарның теләсә кайсы камавыннан да имин-аман чыгу мөмкинлеген биргән”.
Әйткәндәй, шушындый ук фикерне Д. Мурзинның “Дошман тылындагы фронт” җыентыгында да укыйбыз (2005, 160нчы бит):
“В 1945 году партизанская бригада Яна Жижки продолжал воевать против врагов отдельными группами и отрядами, так как такая тактика была намного удобней. Это было сделано еще потому, что “здесь, в Моравии, условия для партизанской войны не позволяли держать бригаду в одном месте. Если бы бригада действовала в одном месте, фашисты сразу окружили бы партизан крупными силами.
Взгляните на карту Чехословакии, где найдете треугольник между городами Злин, Острава и Брно. Там вы увидите густую сеть дорог, по которым каратели могли бы за считанные часы окружить бригаду в любой точке. Но если в отряде будет всего 200-300 человек, они могли бы группами просочиться через кольцо, так как целиком бригадой невозможно воевать с немцами. А если воевать, то пришлось бы держать открытый бой, который привел бы к большим потерям, как было под Велким Карловице – к разгрому. Поэтому наши 5 отрядов бригады действовали в разных местах Валашского края с учетом местных условий и легко ускользали, когда каратели принимались всерьез преследовать. Также штаб бригады никогда не стоял на месте”.
Шулай итеп, “Д. Мурзинның дошманнарга каршы төркемләп хәрәкәт итү тактикасы үзен бик яхшы аклаган. Бригаданың аерым отрядлары немецларга каршы оештырылган төрле акцияләр, диверсияләрдә аз корбаннар биреп, немецларның корал складларын шартлату, телефон линияләрен кисү, тимер юлы һәм автомобильләр трассасында шартлатулар оештыру кебек эшләрне җиңелрәк һәм хәвефсезрәк башкарырга мөмкинлек биргән. Гомумән, командирның аерым төркемнәр белән хәрәкәт итү тактикасы – гениаль тактика ул! Тәҗрибәле командирның бу ысулны кулланып, бригада партизаннары белән уңышлы 54 операция оештыруына ничек сокланмыйсың?! (“Короналы чех җирләренең зур тарихы”, 417нче бит)”.
Немецлар бригада командирыннан мондый тактиканы көтмәгән, әлбәттә. Алар Ян Жижка бригадасына каршы мөмкин булганның барысын да кулланып, актив сугышырга тырышкан. Шунлыктан партизаннар 1944 елның ноябрендә башында капитан Бургер торган һәм махсус әзерлек үткән “Einzatzkommando Rushan” дип аталган хәрби көчләр белән сугыша. Бу көчләр, асылда, карательләр отрядлары була һәм шундагы һәр отряд үзе генә дә 700 солдаттан тора.
Бу вакытта немецларның төп көчләре Злин шәһәрендә тора. 1944 елның 2-3 ноябрендә карательләр Княгиня тавында партизаннарның штабын туздырып, партизаннарны, радистларны үтереп, командир Ян Ушиякның – кулына, штаб начальнигы Даян Мурзинның аягына атып, Ян Жижка партизаннарына каршы уңышлы операция уздыра. Һәм азактан бу җиңүләрен зурдан кубып, барысын да тар-мар итеп бетердек, дип, бәйрәм итәләр.
Бу вакытта протекторат белән Гитлернең яраткан офицеры Карл Франк җитәкчелек итә. Княгиня тавына барыр алдыннан К. Франк турыдан-туры рейхсфюрер Генрих Гиммлерның үзенә махсус үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Бу мөрәҗәгатьтә партизаннарны юк итү операциясе алдыннан хәрби көчләрне тауларда хәрәкәт итәргә өйрәтергә кирәклеген белдерә. Гиммлер аның белән тулысынча килешә. “Einzatzkommando Rushan” тулысынча хәзерлек үткәннән соң Ян Жижка партизаннарын юк итүдә үзен аклаган “Тетерев” операциясе башлана. Аны немецлар үзара икенче төрле “котловая операция для партизан” дип йөрткән. Ягъни партизаннарны тирә-яктан камап, чокырга куып төшерәләр дә шунда юк итмәкче булалар. Бәхеткә, бу операцияне немецлар тулысынча башкарып чыга алмый, “котловая операция” Бескид таулары шартларында үзен акламаган. Җитмәсә, Ян Ушияк белән Даян Мурзин немецлар кулына эләкмәгәннәр, партизаннарның командирлары булып калганнар.
Моңа бик каты ачулары чыккан карательләр 1944 елның 23 ноябреннән башлап бөтен Көньяк Моравиядә киңкүләм террор оештыра. Бу эштә немецларга сатлыкҗаннар аеруча нык ярдәм итә; кемнәр партизаннарга ярдәм иткән – шундук тотып атыла, каты җәзалана, төрмәгә ташлана. Бу операция алдыннан немецлар Даян Мурзинны – “бандитлар командиры”, ә Ян Жижка партизаннарын “бандитлар” дип атый. Һәм Д. Мурзинның башы өчен 2 миллион рейхсмарка акча вәгъдә ителә. Бу террорда тоташ Көньяк Моравиядә “бандитларга” ярдәм иткән кешеләр атыла, үзләренең йортлары алдында урнаштырылган дарларга асылып, башкаларга сабак булсын өчен айлар буе алынмый тотыла. Немецларның бу терроры декабрь аенда да дәвам итә” (“Короналы чех җирләренең зур тарихы”, “Пасека”, 417нче бит).
“Тетерев” операциясеннән командир Д. Мурзин зур сабак ала: бу хәлдән соң отрядның яңа штабын булдыра. Штаб начальнигы итеп иң ышанычлы, бергә утны-суны кичкән партизан Василий Петрович Настенко, политкомиссар итеп Иван Петрович Степанов куела. Хәзер һәр төркемгә җаваплы командир билгеләнеп, һәр партизанның үз отрядында алдына куелган бурычы була. Һәр партизан немецларга каршы оештырылган акцияләрдә үз командирына гына буйсына. Шулардан чыгып, Даян Баян улы 1945 елның 1 гыйнварыннан Ян Жижка бригадасын барлыгы 4 төркемгә бүлә. Әйтергә кирәк, моңа кадәр төрле чыганакларда Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы 1945 елда күп отрядлардан торган бригада булган дип язылып килде. Шунлыктан, кемдер – 5, кемдер уннан артык төркем булган дигән карашта булды. Ә менә архив документларына таянып язылган “Большая история коронованной чешской земли” җыентыгы, шулай итеп, 4 отряд булуын дәлилли:
– 1нче төркем: Всетин, Велке Карловице, Валах Клоубоугы-Визовице һәм Кашава шәһәрләре;
– 2нче төркем: Злин өлкәсенең Голешов, Голштин Бистрицесе, Пшеров, Граница, Валах Мезижицсе шәһәрләре;
– 3нче төркем: Злин өлкәсенең Напаедла, Угерске Градиште һәм Угерский Брод шәһәрләре;
– 4нче төркем: Кромежиж, Вешков һәм Славков шәһәрләре тирәсендә хәрәкәт иткән.
“Шулай итеп, һәр отрядның хәрәкәт итү территориясе һәм максаты, яңа көчләр кушылып, сан ягыннан ишәеп китү мөмкинлеге дә булган. Бу отрядларның барысы да немецларга каршы үзен аклаган төркемләп сугышу тактикасын кулланып хәрәкәт иткән. Димәк, командир Д. Мурзин бригаданың шушындый бүленешен протекторатта фа-
шистларга каршы аз югалтулар белән уңышлы хәрәкәт итү максаты белән эшләгән.
Әгәр отрядлар сан ягыннан зураеп китеп, үз чиратында бәләкәйрәк төркемнәргә бүленеп сугышкан икән, димәк, бу бик дөрес эшләнгән. Әмма бригада сугыш тәмамланганчы шушы дүрт эре отрядлар белән үзенә билгеләнгән территорияләрдә сугышкан” (“Короналы чех җирләренең зур тарихы”, 418нче бит).
“Вольфрам”партизаннары белән очрашу
Югарыда 1944 елның октябрендә Ян Жижка отрядының зур югалтулар кичерүе турында бәян иткән идек инде. Иң тәүгеләрдән Ян Жижка отрядының радисты Карл Свобода һәлак була. Шуңа ике кулсыз калган Даян Мурзинның элемтәсе булмаганлыктан, Украина партизаннар хәрәкәте штабы Мәскәү кушуы буенча Англия аша ярдәм итмәкче була. Ни өченме? Чөнки Германия илне басып алгач, Чехословакиянең президенты Эдвард Бенеш Англиягә эмиграциягә китә һәм үз иленең тынычлык яклы көчләре белән шуннан торып идарә итәргә тырыша. Шушындый авыр хәлдә Княгиня тавына “Вольфрам” дип аталган, Англиядә әзерлек үткән чех һәм Англия разведчиклары ярдәмгә килә. Әмма нишләргә? Даян Мурзин, совет иле командиры буларак, Мәскәү белән киңәшләшмичә капиталистик Англия разведчиклары белән бәйләнешкә керергә тиеш булмаган. Бәйләнешкә, бәлки, керер дә иде, ләкин рация дә, радист та юк.
1944 елда Европа илләренә Даян Мурзин кебек парашютта ташланган һәм партизан отрядлары оештырып сугышкан совет разведчиклары белән эшләү, алардан алынган мәгълүматлар һәм һәртөрле бәйләнешләр өчен 1нче Украина фронтының мәгълүматлар бүлеге начальнигы, Кызыл Армия капитаны Адам Евсеевич Нишчененко җаваплы булган. Сугыш шартларында мондый җаваплы разведчиклар икенче төрле исемнәр астында яшеренеп йөргән. Нишчененконың чын исеме исә берничә кешегә генә билгеле булып, гади партизаннар өчен “Леонид Белявский” исемендә йөргән. Әмма Даян Мурзин, рациясе һәм радисты булмаганлыктан, Белявскийга да элемтәгә чыга алмаган. Ә “Вольфрам” төркеме разведчиклары Ян Жижка отрядына ярдәм күрсәтергә, бергәләп хәрәкәт итәргә тели. 1944 елның 22 сентябрендә аларның беренче тапкыр Бескид тауларындагы Траяк калкулыгына килүе, беренче килүдә үк инглиз партизаннарының Д. Мурзин белән очрашуы аларның тәүге адымы була. Бу турыда “Большая история коронованной чешской земли” җыентыгында да әйтелә (“Короналы чех җирләренең зур тарихы”, 741нче бит).
Ә хәзер шушы очрашуны Даян Баян улының “Дошман тылындагы фронт” китабындагы истәлекләре белән чагыштырыйк (134нче бит):
“...Когда вокруг будущей базы расставили дозоры, привели ко мне троих чехов, вооруженных английскими автоматами.
– Кто такие?
– Мы – парашютисты от правительства Бенеша, который с приходом Гитлера в Чехословакию оставил свою страну и уехал в Англию. А сейчас он пытается руководить ситуацией в протекторате.
– Что вам надо?
– С вами хочет встретиться наш командир”.
Күренүенчә, архив документларына таянып язылган (“Короналы чех җирләренең зур тарихы” җыентыгындагы белән зур аерма бар. Беренчедән, Д. Мурзин белән очрашырга килүчеләр чехлар гына түгел, ә инглиз разведчигы, капитан Отиск белән бергә килгән ике чех разведчигы Роберт Матула белән Владимир Жезнечек була. Алар да, Д. Мурзин кебек үк, разведка мәктәбендә белем алган, тик СССРда түгел, ә Англиядә. Капитан Отиск Мурзинга президент Бенештан алып килгән хат һәм долларлар суза. Даян Мурзин әлеге акчалардан баш тарта, чөнки аларны сугыштан соң арттырып түләргә кирәк булыр иде. Алар 23 яшьлек командирны президент Бенеш исеменнән Моравиягә уңышлы узуы, аңа һәм отрядның беренче командиры Ян Ушиякка үзе үлгәннән соң Чехословакиянең иң абруйлы, иң зур бүләге – Сугышчан Алтын Тәре белән бүләкләнүләре турында да әйтә.
Икенче истәлекләрдә әлеге хәлләр турында түбәндәгечә языла:
“Д. Мурзин согласился встретиться с английским командиром группы, штабс-капитаном Отиском, который вечером появился на базе. И попросил его показать документы. Тот показал. Но когда Мурзин решил его арестовать, капитан Отиск сказал, что “он действует от имени президента Чехословакии Бенеша, и что советское командование должно знать о них (об англичанах). Но Мурзин ответил, что “лично об англичанах не получил никакой информации” и хотел арестовать. Тогда капитан Отиск ответил, что “не нужно пытаться арестовать их, так как о них знают парни из особой группы Украинского штаба партизанского движения”.Тогда Мурзин лично запрашивал насчет “англичан” самого партизанского вожака Тимофея Амбросиевича Строкача. Тот подтвердил, но посоветовал их “хорошенько проверить”. ...Когда Мурзин решил их проверить, “Вольфрамовцы” вообще расстроились, и дальше между ними не было уже ни доверия, ни дружбы...
В тот вечер дозорные окликнули троих неизвестных, которые пытались пройти в наш лагерь. Троица бросилась в лес, а дозорный был вынужден открыть огонь. Убитые оказались людьми “Вольфрама...” (“Фронт в тылу врага”, стр. 135).
Әмма болар дөреслеккә туры килми. Бу турыда “Короналы чех җирләренең зур тарихы” җыентыгының 415нче битендә бөтенләй икенче мәгълүмат бирелә:
“Весной 1945 года капитан Отиск, Роберт Матула, Владимир Жезнечек ушли в другой отряд и участвовали в партизанских боях недалеко от Брна. А когда пришла Красная Армия, в конце 1945 года перешли на советский фронт и воевали против немцев. В те годы Советский Союз через партизанское движение сотрудничал с англичанами, держал с ними связь и в самых тяжелых ситуациях принимал помощь англичан”. (“Короналы чех җирләренең зур тарихы”, 415нче бит)”.
Миләүшә КОЛМӨХӘММӘТОВА (ГОДБОДЬ).
Чехия Республикасы.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa