

Илебез тарихында Ленинград блокадасы – иң фаҗигале һәм кайгылы сәхифәләрнең берсе. Ачлык-ялангачлык, югалтулар, күз яшьләре белән узган 872 көн. Анда ачлыктан гына 600 меңнән артык кеше һәлак булган. Артиллерия утына, бомбага тотулар нәтиҗәсендә 2 миллионлап кешенең гомере өзелгән.
Фашистлар чолганышында калган Ленинград шәһәрен геройларча саклауның тере шаһиты – блокадачы Евгения Васильевна Куфтерина Уфада яши. Быел 90 яшен тутырачак күпне кичергән бу апа белән башкаланың 11нче китапханәсендә таныштык. 84нче Татар гимназиясе укучылары өчен оештырылган “Батырлык дәресе”ннән соң да искиткеч ачык күңелле, җор сүзле, оптимист бу апа белән тиз генә саубуллашасы килмәде.
Евгения Васильевнаның балачак истәлекләрендә – бер телем икмәк белән җан асраган аяусыз көннәр, иң газизләрне югалту ачысы, совет халкының гаҗәеп батырлыгы, рух ныклыгы... 1936 елның 28 декабрендә Ленинград шәһәрендә туа ул. Нева елгасы буендагы төньяк башкаланы фашистлар чолгап алганда аңа нибары биш яшь була. Ул чакта кечкенә булуына карамастан, шәһәрдә барган куркыныч вакыйгаларны, туктаусыз атыш тавышларын – барысын да яхшы хәтерли.
– Башта без Ленинградның Киров районында яшәдек. Әтием Василий Петрович Киров исемендәге заводта слесарь, әнием Евгения Яковлевна “Красный Треугольник” фабрикасында, аннары госпитальдә эшләде. Энем Коля туды. Гаиләбез тату, без бик бәхетле идек... – ди Евгения Васильевна хатирәләре белән уртаклашып. – Ә аннары сугыш башлана дигән хәбәр таралды. Башта моңа беркем дә ышанмады. Күп тә үтми заводлар, йортлар янында канаулар казый башладылар. Снарядлар шартлый, фашист шәһәрне бомбага тота башлагач, яшеренү урыны эзләп, шушы канауларга йөгерүләребез бүгенгедәй күз алдымда. Соңыннан безне шәһәрнең бераз тынычрак, Петровское районына күчерделәр.
Камауда калган шәһәрдә беренче кыш... Үзәк өзгеч салкыннар белән бергә коточкыч ачлык башлана, фашист азык-төлек запасы тупланган Бадаев складларын шартлатканнан соң хәлләр тагы да авырлаша. Бу вакытта Ленинградта, өлкәннәрдән тыш, 400 мең бала була. Һәр өлкән кеше соңгы сулышына кадәр балаларның гомерен саклап калу, Ленинградка дошманны аяк бастырмау өчен тырыша. Женяның әнисе госпитальдә эшли, тәүлек буена заводтан кайтмый эшләгән ире янына барып, киемнәрен алыштыра, шул арада йөгереп кайтып, өйдә калган балаларның хәлен белә, тамакларын кайгырта.
– Бик авыр көннәр килде. Ярый әле карточка белән икмәк бирә башладылар. Көнлек норма – 125 грамм, аннары ул 75кә калды, эшләгән кешегә – 250 грамм. Чират торып, шул икмәк кисәген өйгә алып кайту – иң зур бәхет. Әти-әниләр эштә, без, балалар, икмәккә чират торабыз. Әле җитсә ярый... Җитмәгән, карточканы урлаткан чаклар да булды... Кемнәрнеңдер түземлеге юк, өйгә кайтып җиткәнче ашап бетерәләр. Алай исән калу бик авыр иде, әлбәттә. Ул кышта шәһәрдә гаиләләре белән үлүчеләр күп булды. Ә без әни кайтмыйча, икмәккә тотынмыйбыз. Әни ул кечкенә кисәкләрне ваклап, кайнар суда җебетә. Көн буена шуның суын эчәбез. Аннары столяр җилеме сата башладылар, аны да суга болгатып куя, ул дерелдәвек кебек булгач, шуны ашыйбыз. Сәдәфләр җитештерүче фабрикадан сөякләр алып кайта, шуларны кайнатып эчерә. Бәрәңге кабыгы, кипкән кәбестә яфраклары, тузганак, әрекмән тамырлары – газизкәем нәрсә тапса, шуны ашатып, безне яшәтергә тырышты. Атларга дип солы, кибәк катнашмасыннан әзерләнгән брекет кисәкләрен чәйни-чәйни уртлар каный. Тәмле түгел, тик нишлисең, ашыйсы килә бит... – ди Евгения Васильевна.
Тагын да үзәккә үткәне – өйләрдә су да, ут та, җылылык та булмавы. Снаряд шартлавыннан тәрәзәләр кырылып төшә, аларны фанер кисәкләре белән генә каплап куялар. Женяның әнисе үзе өчен бик кадерле картиналарны, өйдәге барлык агач әйберләрне – комод, урындыкларны акрынлап кечкенә “буржуйка” мичкә озата. Кайчандыр өйнең яме булган әйберләр ул куркыныч көннәрдә мичтә дөрләп, сабыйларга туңып үлмәслек җылы бирә...
Һәр фатирның ишеген каккан кайгы аларның гаиләсен дә урап узмый. Башта ачлыктан тәүлек әйләнәсенә заводта танклар җитештерү эшендә булган әтиләре үлә, ә аннары кечкенә Коля...
– Няня, ашыйсым килә...
– Ашарга юк бит, энем...
– Няня, эчәсем килә, су бир...
Үзе дә әле сабый гына, хәлсез Женя ачлыктан су эчә-эчә шешенеп беткән энесен итәгенә алып юатырлык көчне каян алгандыр?! Малай биш яшьлек апасы кулында мәңгелеккә күзләрен йома... Аны кечкенә кәрзингә салып, “мәетлек”кә (үлгәннәрне күмеп тормый, бер урынга җыя башлыйлар) илткән кышкы көн бүгенгедәй күз алдында. Ул зәмһәрир кышта Женяның әнисе газизләрен, туганнарын – барлыгы 14 кешене соңгы юлга озата. Йончу, ачлыктан шешенеп беткән хатын һәркайсын фанер кисәгенә салып, каберлеккә ташый...
– Нинди генә авырлыклар, ачлык-ялангачлык булмасын, халык җиңүгә булган ышаныч, тыныч көннәр киләсенә өмет белән яшәде. Тормышның якасына тотынып, исән калырга, Ленинградны сакларга тырышты. “Дошманга шәһәрне бирмибез!” – дигән теләк барыннан да көчлерәк иде. Завод-фабрикалар эшне туктатмады, театрлар эшләде, мәктәпләрдә укулар барды, тәрбиячеләр балалар бакчаларында соңгы икмәкне авызларыннан өзеп, сабыйларга каптырды. Алар балалар йортларына әйләнеп беткән иде инде. Тома ятим калган сабыйлар өзгәләнеп әниләрен таптыра иде, – дип хәтер йомгагын сүтә михнәтне күп күргән әңгәмәдәшем.
Әнисе эштә чакта Женяның да балалар бакчасында яшәгән көннәре аз булмый. Шундый вакытларның берсендә тәрбияче апалары балаларны һава суларга урамга алып чыга һәм... немецлар ут ача. Көчле бомба шартлавыннан кызны дулкын стенага китереп бәрә. Башы бик каты бәрелүдән нәни Женя шактый вакыт һушына килә алмый авырып ята, бик озак тернәкләнә.
Ә җәйгә хатын-кызларны, балаларны һәм картларны Ладога күле аша эвакуацияли башлыйлар. Бу юл тарихта “Тормыш юлы” исеме белән билгеле. Балаларны һәм өлкәннәрне төрле катерларга утырталар. Балалар белән беренче рейс ярдан шактый ераклашкач, дошман ут ача, бомбага тоту башлана. Күз ачып йомганчы балалар су астына китә. Күл өстенә ап-ак панамкалары гына тарала...
Евгения Васильевна икенче рейста була. Аны әнисе белән Башкортстанга эвакуациялиләр. Алар Бөре районының Калинники авылында сыену урыны таба. Сугыш тәмамланып, Ленинградка кабат кайтырга чакыру килгәндә Женяның әнисе инде кияүдә, янә дүрт малайга гомер биргән күпбалалы әни була.
– Туып-үскән җиргә кайтасыгыз килдеме? – дип кызыксынам Евгения Васильевнадан.
– Әлбәттә, бик сагындыра иде. Әнием 96 яшькә кадәр яшәде, телендә һәрвакыт Ленинград булды. Тик үги әтиемнең читкә күчеп китәсе килмәде. Әни дә биш бала белән үзе генә юлга чыгарга базнат итмәде. Аннары без кайтып китүчеләр белән хәбәрләшеп тордык, сугыштан соңгы елларда анда тормыш җиңел түгеллеген, элек без яшәгән фатирга чит кешеләр кереп урнашуын, торак табу бик читен булуын белә идек. Шуңа да Башкортстанда төпләнеп калдык. Еллар үткәч, дәү әнине, әниемнең бертуганнарын эзләп таптык. Алар да сугышның ачысын аз татымаган. Йортларын немецлар басып алганнан соң, аларны кечкенә балалары белән сарайга куып чыгарулары, дошманның сабыйларга карата да коточкыч вәхшилеге турында китап язарлык... – ди ул.
Евгения Васильевна гомере буена тәрбияче булып эшләгән. Авылдашы Василий Семенович белән матур гаилә корган, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ә язмыш апабызны әле соңыннан да шактый камчылый, сыный. Бердәнбер кызлары Люданы, аннары бердәнбер оныгын, ирен, өч энесен югалту кайгысын кичерә ул. Бүген туруннары тәрбиясендә хөрмәт күреп яши.
Бу тормышта балачактан күпне күргән, күпне кичергән Евгения Васильевнаның кешеләрне, тормышны яратуы һәр сүзендә, җөмләсендә чагыла.
– Тынычлыкта, иминлектә, үз илеңдә яшәүдән дә зуррак бәхет юк. Илеңне ярату шундый зур көч ул, аны баш очыңда ут уйнаткан, ачлык-ялангачлык белән җәфалаган дошман да җиңә алмый. Ватаныңны ярату хисе яшәү көче бирә. Мин аны блокада елларында әниемнең һәм аның кебек меңләгән совет кешеләренең күзләрендә тойдым, – ди ул.
Евгения Куфтеринаның очрашуга килгән укучыларга әйткән теләкләрен илебездә яшәүче һәр балага җиткерәсе иде:
“Чит җирләрдә сез беркайчан да үз кеше булмаячаксыз. Безнең илебез бик матур, бай һәм иркен. Кешеләре – изге күңелле. Үзебездә яхшы табиблар, укытучылар, инженерлар – илебезнең лаеклы кешеләре булыгыз, балалар!”
Автор фотосы.