+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Подполковник Гомәровның хәрби серләре

Башкортстаннан полк командиры Сталинград универмагыннан фельдмаршал Паулюска качарга ирек бирмәгән

Подполковник Гомәровның хәрби серләреПодполковник Гомәровның хәрби серләре
Подполковник Гомәровның хәрби серләре

“Мин, түбәндә кул куючы... бөтен мәгълүматны сер итеп сакларга... аларны бернинди шартта да фаш итмәскә һәм хәтта якын туганнарым һәм дусларым белән дә уртаклашмаска сүз бирәм... Имза, дата”. Фронттагы яшерен вакыйгалар белән бәйле мәгълүматларны ачмау бурычын Исхак Гомәров ике тапкыр имзалый. Шуның берсе Бөек Ватан сугышында Сталинград шәһәрендә Гитлерның иң зур дәрәҗәле хәрбиләренең берсен әсирлеккә алу белән бәйле була.

Колхоз кырыннан – сугыш кырына

Ул, профессиональ хәрби буларак, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында үзе катнашкан вакыйгалар турындагы истәлекләре белән беркайчан да уртаклашмады. Гомумән, тормыш аңа тумыштан ук рух һәм тән ныклыгына тоташ сынаулар әзерләгән. Хәер, ул чорда яшәгән кешеләрнең күбесе сынаулы язмышка дучар иде шул.
Исхак Гомәров 1912 елның 10 апрелендә Ырынбур губернасының Орск өязе (хәзерге Баймак районы) Югары Мәмбәт авылында туа. Яланаяклы балачагын унике яшеннән үк онытырга туры килә аңа, чөнки колхоз кырларында өлкәннәр белән беррәттән эшкә җигелә. 21 яше тулгач, аны Кызыл Армиягә алалар. Шул ук вакытта ТатЦИК исемендәге берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә. Аннары Камчаткада хезмәт итә, Халхин-Гол сугышларында катнаша.
1939 елда Михаил Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның августында академиядән ашыгыч чыгарылыштан соң Ельня янындагы авыр сугышларда, башкалабыз Мәскәүне дошманнан саклауда катнаша.
1942 елның сентябрендә гвардия майоры Исхак Гомәров җитәкчелегендәге 1045нче полк Сталинград янына килеп җитә һәм шунда ук генерал Александр Родимцевның легендар 13нче гвардия дивизиясе составында Мамай курганы янында сугышка керә. Контузия ала. Госпитальдән соң аны 39нчы укчы дивизиянең 120нче гвардия полкы командиры итеп билгелиләр.

Немец штабын “боҗра”га алу

Идел буендагы дәһшәтле ике йөз көн дәвам иткән сугышның 142 көне Сталин­градның үзендә барган. 1943 елның 31 гыйнварына каршы төндә совет гаскәрләре шәһәр үзәгендәге универмаг бинасына үтеп керә, аны һәр яктан камап ала. Әсир немецларның сүзләренә караганда, фельдмаршал Фридрих Паулюсның 6нчы армия штабы нәкъ монда урнашканлыгы билгеле була. Гомәров полкы тыл ягына урнашкан һәм аларга камалган немецларның качу мөмкинлеген ут белән томалау бурычы куела. “Кольцо” дип аталган совет операциясе шул рәвешле үзенең финалына якынлаша.
Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә немецлар ягыннан атышлар туктала. Универмаг бинасының беренче һәм өченче катларда әсирлеккә төшү билгесе булган ак тукымалар күренә. Ишек төбендә тагын ике немецның шундый ук чүпрәкләр болгавы күренә. Бу дошманның сөйләшүләргә барырга ниятләвен күрсәтә. Бригада командиры, полковник Иван Бурмаков боерыгы буенча универмагка өлкән лейтенант Федор Ильченко җитәкчелегендәге парламентерлар төркеме юнәлә.
Бу сәгатьләрдә урнашкан тынлык вакытында бераз черем итеп алырга уйлаган полк командиры, майор Гомәровны таң алдыннан телефон шалтыравы уята.
– Исәнме, батыр! Немецлар бирелә бугай. Ак флаглар элеп куйдылар. Мин разведкага старлей Ильченко җитәкчелегендәге төркемне җибәрдем. Әйдә, кил, бу хәлне җитәкчелеккә хәбәр итик, – ди аңа универмаг бинасын һәр яктан уратып алган бригада командиры Иван Бурлаков.
Исхак аның белән Мамай курганындагы сугышлардан ук дус була. Аларның подразделениеләре һәрвакыт диярлек сугышта янәшә барган һәм еш кына бер-берсенә ярдәм иткән. Майор тиз генә җыена һәм, трофей “Фордик”ка утырып, универмаг янына килә.
Шул арада бирегә Кызыл Армиянең өлкән һәм югары команда составы вәкилләре килә башлый. Ул вакытка немец гаскәрләренең капитуляциясен кабул итәргә вәкаләтле төркем шактый зурая. Берничә сәгатьтән соң берничә полковник һәм подполковник озатуында подвалга 64нче армия штабы начальнигы генерал-майор Иван Ласкин төшә.

Фельдмаршал әсирлеккә төшә

Немец командующие, Ласкинның истәлекләренә караганда, аларны урысча “ватык-җимерек” тел белән каршы ала: “Германия армиясенең фельдмаршалы Паулюс Кызыл Армиягә әсирлеккә бирелә”. Ябык, агарынган һәм арыган кыяфәттәге вермахтның 6нчы армиясе командующие совет хәрби җитәкчеләрендә ерткыч җәнлек хәлендәге җан иясе кебек тәэсир калдырган. Барлык формальлекләр үтәлеп һәм фельдмаршалга шәхси хәвефсезлек гарантиясе алынганнан соң, аны штаб офицерлары белән бергә подвалдан алып чыгалар һәм 64нче армия штабы урнашкан күршедәге Бекетовка авылына китерәләр. Анда аңардан армия командующие, генерал-лейтенант Михаил Шумилов һәм Дон фронты командующие, генерал-лейтенант Константин Рокоссовский сорау алалар.
Сталинград үзәгендә әле һаман урам сугышлары бара. Бу хәлдән соң немец офицерлары, совет командирлары озатуында автомашиналарга утырып, утны туктату турында приказ белән дошман частьларына юнәлә. Шул салкын иртәдә Сталинградтагы мәсхәрәле җиңелү фашистик Германиянең ахыры һәм безнең Җиңүебезнең башы булуын күрсәтә. Контрразведка хезмәткәрләре капитуляция актын кабул итүдә катнашкан барлык совет хәрби хезмәткәрләреннән әлеге документ турында бернинди мәгълүматны беркемгә дә сөйләмәү турында йөкләмә ала. Исхак Гомәров та, башкалар кебек үк, бу серне озак саклый. Бары тик кителендәге “Сталинград оборонасы өчен” медале генә аның бу вакыйгаларда катнашуын раслый.

Гитлер командирларын “аулый”

Сталинград универмагы подвалында әсирлеккә алынганнан соң бер-ике ел узгач, Паулюс Кызыл Армиягә контрпропаганда оештыруда актив ярдәм итә башлый. Аның гитлерчылар ялган дип игълан итәргә теләгән антинацист мөрәҗәгатьләре һәм листовкалары яхшы билгеле. Аларда элекке фельдмаршал немец халкын Адольф Гитлерны юк итәргә һәм сугышны туктатырга чакыра. Ә Гитлер Германиясен тар-мар иткәннән соң, нәкъ Паулюс Нюрнберг процессында совет гаепләвенең төп шаһитларының берсе була. Аның үзенә хәрби җинаятьләр өчен бернинди гаепләүләр дә белдерелми.
Күпләр белмидер дә әле, ләкин Гитлер әсирлеккә эләккән “көрәштәшен” юк итәргә тырышу өчен зур көч салган. 1943 елның февралендә Кызыл Армия тылына Сталинград янына һавадан гитлерчы диверсантларның зур төркеме төшерелә. Хәзергечә әйткәндә, яхшы өйрәтелгән егерме спецназчы-башкисәр була алар. Аларга әсирлеккә төшкән барлык немец хәрбиләрен теләсә нинди юл белән юк итү бурычы куела. Әлбәттә, беренче чиратта – Паулюсны! Сталинград чекистлары дошман десантының төшү ноктасын бик тиз ачыклый һәм оператив рәвештә юк итә.
Берничә айдан соң гитлерчылар Суздаль янында шундый ук диверсия төркеме ярдә­мендә әсир фельдмаршалны юк итү омтылышын кабатлый. Нәкъ менә шушы шәһәрдә ул вакытта команда составының хәрби әсирләр лагере урнашкан булган. Һәм тагын тулы уңышсызлыкка дучар була немец десанты. Бу юлы кызылармиячеләр булып киенгән гитлерчылар,“подпольедагы акгвар­диячеләр” белән яшерен элемтә урнаштырып, үзләренең мәкерле планын тормышка ашырырга уйлый. Әмма алар акгвардиячеләр ролен совет чекистлары уйнаячагын башларына да китерми.

Бернинди килешү юк!

1943 елның маенда гвардия подполковнигы Исхак Гомәровны Көньяк-көнбатыш фронтка күчерәләр. Ул Көнбатыш Украинаны, Молдавия һәм Польшаны азат итүдә, Одерда һәм Шпрееда немецлар оборонасын өзүдә, ә сугышның соңгы этабында – Берлин операциясендә ул җитәкчелек иткән часть җаваплы операцияләрдә катнаша.
Апрель азагында аның полкы гестапо кварталын штурмлый. 2 майда иртәнге сәгать дүрттә подполковник Исхак Гомәров командованиегә Империя канцеляриясе һәм Гитлер бункеры алынганлыгы турында хәбәр итә. Аларны алу 301нче һәм 248нче дивизияләргә тапшырылган була. Империя канцеляриясе фюрер резиденциясе булып хезмәт иткән. Апрель азагында Гомәров полкы бу объектка барысыннан да якынрак булып чыга, дошман оясына кадәр булган ара өч йөз метрдан да артмый.
Алдагы көнне, 30 апрельдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә икенче батальон командиры, майор Шаповалов каршыдагы йорт подвалыннан ак флаг болгаулары турында хәбәр итә. Гомәров полкка утны туктатырга приказ бирә.
– Немец солдаты подвалдан ак флаг күтәреп чыкты, – дип хәбәр итә комбат.
Бу турыда кичекмәстән дивизия командиры, полковник Антоновка хәбәр итәләр. Берничә минуттан командир белән дивизия штабы начальнигы полкның контроль пунктына килеп җитә. Анда парламентерны да алып киләләр.
– Полковник Хейнерсдорф, Германиянең яңа рейхсканцлеры Геббельсның референты, – дип таныштыра үзен немец офицеры тылмач аркылы.
– Ә Гитлер кая соң? – дип гаҗәпләнә совет командирлары.
– Гитлер моннан бер сәгать элек үз теләге белән вафат булды. Германиядәге бөтен властьны ул рейхспрезидент Дениц һәм рейхсканцлер Геббельска тапшырды. Без монда Геббельс боерыгы буенча сезнең командование белән сугышны туктату турында сөйләшү өчен килдек, – ди немец полковнигы.
– Сезнең Германия капитуляциясен имзалау вәкаләтләрегез бармы? – дип сорый аңардан дивизия командиры Антонов.
– Юк, коры җир гаскәрләре Генштабы начальнигы, генерал-майор Кребсны сезнең югары командование белән сөйләшү өчен сезнең якка чыгарга рөхсәт алырга тиешбез, – ди немец.
Бер сәгатьтән армия командующие Николай Берзарин немецларны безнең якка үткәрергә, Кребсның безнең якка чыгуына комачауламаска, бер үк вакытта дошман ягына игътибарны көчәйтергә, дигән күрсәтмә бирә. Бу хәл турында Сталинга хәбәр итәләр. Башкомандующий Кребс белән сөйләшүләрне фронт командующие урынбасары, армия генералы Василий Соколовскийга тапшырырга куша, әмма сүз сугышны туктату турында түгел, ә Германиянең берсүзсез капитуляциясе турында гына барырга тиеш, ди Сталин.

Гомәровны Жуков үзе котлый

Сөйләшүләр озак бармый. Соколовский шунда ук Кребсның килешү турындагы тәкъдимен кире кага һәм каты кисәтү белдерә: әгәр 2 майда сәгать 10га кадәр капитуляция турында җавап булмаса, Империя канцеляриясе һәм Гитлер бункеры штурм белән алыначак. Җавап булмый һәм күрсәтелгән көнне 15 сәгатьтә совет гаскәрләре фашист башлыкларының оясын тулысынча басып ала. Немец солдатлары зур төркемнәр белән әсирлеккә бирелә.
Соңыннан, еллар үткәч, Исхак Гомәров Гитлер бункерында һәм Империя канцеляриясе янындагы парк территориясендә күргән коточкыч күренеш турында сөйли.
– Адым саен үле немец солдатлары һәм офицерлары аунап ята иде. Алар арасында без Германиянең Генераль штабының соңгы начальнигы, генерал Кребсны да, Гитлерның баш адъютанты, генерал Бургдорфны да таныдык. Күпләре үз-үзләренә кул салган. Бу турыда башындагы яисә күкрәкнең сул ягындагы пуля яралары дәлилли иде. Бомба төшкән бер чокырда яртылаш туфрак белән күмелгән, янган ике гәүдә табылды. Соңрак аларның Гитлер һәм Ева Браун булуы ачыкланган. Бункерга керү юлында Геббельс һәм аның хатынының мәетләре ята иде. Алар немец автоматчыларына үзләрен атып үтерергә приказ биргән булган. Алар яшәгән бүлмәдә аларның үле балалары – биш кыз һәм бер малай ята иде. Аларны әти-әниләре үзләре агулы инъекция ясап үтергән, – дип истәлекләре белән уртаклаша Исхак Гомәров.
3 майда полкка 5нче удар армия командующие, генерал-полковник Николай Берзарин һәм Хәрби совет әгъзасы генерал-лейтенант Федор Боков киләләр. Бер сәгатьтән Георгий Жуков һәм фронтның Хәрби советы әгъзасы Константин Телегин да килеп җитәләр. Алар Империя канцеляриясенең ярымҗимерек бинасын карый. Гитлер бункерына төшмиләр. Жуков полкның команда составын һәм шәхсән аның командиры, подполковник Гомәровны күптән көтелгән җиңү белән котлый.
Шул ук көнне полкка хәрби контрразведка хезмәткәрләре килә һәм шәхси составтан бу хәрби операция барышында күргәннәрен һәм ишеткәннәрен беркемгә дә сөйләргә тиеш түгеллекләре турында йөкләмә ала. Әлеге мәгълүмат беренче чиратта Башкомандующий Иосиф Сталин өстәленә ятарга тиеш була.
Гвардия подполковнигы Гомәров өчен бу хәрби сер сугышның иң катлаулы һәм тарихи яктан әһәмиятле эпизоды турында дәшмәүнең икенчесе була. Һәм күкрәгендәге “Берлинны алган өчен” медале генә аның бу вакыйгаларга катнашы барлыгын раслый.
Берлин операциясе өчен 1050нче полк Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм Бранденбург исемен ала. Берлинны алгандагы батырлыклары өчен батыр якташыбыз, подполковник Исхак Гомәров “Советлар Союзы Герое” исеменә тәкъдим ителә. Ләкин, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, аңа исем урынына Кызыл Байрак ордены тапшырыла. Аның сугыштагы батырлыклары, шулай ук, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз, Польша Республикасының батырлар тәресе, ГДРның “Хәрби бердәмлек өчен” алтын медале һәм башка бик күп бүләкләр белән бәһаләнә.

Батырның исеме – үлемсез!

Исхак Гомәров 1946 елда, авыру сәбәпле, отставкага китә. Соңрак хәрби хезмәткә кайта һәм подполковник дәрәҗәсендә Уфаның Калинин районы хәрби комиссариатында эшли. Аны “Берлинның шәрәфле шәхесе” итеп сайлыйлар һәм 1974 елның сентябрендә ГДРның 25 еллыгын бәйрәм итүгә чакыралар. Тантаналы чарага ул СССРның Леонид Брежнев җитәкчелегендәге партия-хөкүмәт делегациясе составында бара.
Исхак Гомәров 1993 елның 6 маенда вафат була, Уфаның Көньяк зиратында җирләнә. Баймакта батыр якташыбыз һәм шәһәрнең шәрәфле шәхесе истәлеген кадерләп саклыйлар. Аның исеме Баймак урамнарының берсенә бирелгән, ә портреты – “Үлемсез полк”ның еллык катнашучысы. Үз вакытында Исхак Идрис улы белән шәхсән аралашу бәхетенә ирешкән кешеләр аны олы хөрмәт белән искә ала.
Әйткәндәй, аны еш кына мәгариф учреждениеләренә очрашуларга чакырганнар, һәм ул беркайчан да баш тартмаган. Бу чын батырлык дәресләре иде, дип искә алалар аның турында. Өлкәннәр дә, яшьләр дә аны дөньяларын онытып тыңлар булган. Сталинград сугышы һәм Берлин операциясе турында аларга ачык һәм дөрес итеп отставкадагы гвардия подполковнигы Исхак Гомәровтан башка тагын кем шулай сөйли алыр иде икән?! Ул бит шул тарихи вакыйгаларның турыдан-туры катнашучысы! Әйтергә кирәк, ул вакытта инде әлеге хәлләр турындагы серне ачмау турындагы тыю да гамәлдән чыгарылган була.
Икенче Бөтендөнья сугышы барышын тамырдан үзгәрткән Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм совет гаскәрләренең тулы җиңүе белән тәмамлана. Хәзер 2 февраль – Сталинград сугышы тәмамланган көн – Русиянең Хәрби дан көннәренең берсе булып рәсми рәвештә билгеләнә. Илебез тарихындагы шушы мөһим вакыйгалар шаһиты, Баймак җирендә туып-үскән ил батыры Исхак Гомәровның исеме республика өчен зур горурлык, һәм ул Туган илебезне ярату үрнәге булып озак еллар дәвам итәчәк.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Марс Әбдиев,
Русия Федерациясе Иминлек органнарының отставкадагы подполковнигы, Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас