Башкортстан Башлыгы халыкка дөрес һәм объектив мәгълүмат җиткерүдә республика мәгълүмат чараларының зур ролен ассызыклады.
- Аларның төп бурычы – дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм итү, мәгълүмати хәвефсезлекне ныгыту һәм халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү, - диде ул.
Радий Хәбиров республика мәгълүмат чараларын җәмгыятьнең төп партнерлары дип атады.
Ул журналистларның мәгълүмати хәвефсезлекне тәэмин итүгә керткән өлешен аерым ассызыклады.
- Без авыр чорда яшибез. Журналистлар халыкка безнең катлаулы заманыбыз, герой-якташларыбыз һәм аларга ярдәм итүчеләр турында дөресен сөйли. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, СВО зонасына чыгалар. Безнең сугышчылар өчен гуманитар конвой җыялар, эштән соң маскировка челтәрләре үрәләр. Көн саен көчле мәгълүмати һөҗүмнәрне кире кагалар, - диде Радий Хәбиров.
Республика хакимияте төбәк журналистикасын үстерүгә зур игътибар бирә. Русия Дәүләт думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Сергей Боярский билгеләп үткәнчә, Башкортстан – киңкүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча илдәге лидерларның берсе.
- Башкортстанда хәрбиләр белән эш дөрес төзелгәнен бөтен ил белә, нәкъ менә Башкортстанда бөтен Русиядә беренче булып хәрби журналист статусын закон нигезендә беркетелде, ярдәм чараларын билгеләнде Һәм боларның барысы да республика гына түгел, бөтен ил файдасына, – диде Сергей Боярский.