Авыргазы районының Ишле авылында туып-үскән, гражданлык белгечлеге буенча экскаватор йөртүче егет махсус хәрби операция башланганнан соң беренчеләрдән булып үз теләге белән фронтка китә. Бала чакта ул хәрби булырга хыялланган, һәм вакыты җиткәч, уйлап та тормыйча, яугир формасын кигән.
Хезмәт вакытында «Нокиа» берничә тапкыр яралыларны хәрби орыну сызыгыннан алып чыга, аларны тере килеш медикларга илтеп җиткерә. Бу гамәлләре өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, ул аны иң кадерле бүләге дип саный. Шулай ук ул отрядка янаган дошман пилотсыз очкычын автоматтан бәреп төшерә, — бу эпизод өчен бүләккә тәкъдим ителә.
Бүгенге көндә яшь сугышчының күкрәгендә-генерал Шәйморатовның «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлык өчен», «Сугышчан бердәмлекне ныгыту өчен» медальләре, полк бүләкләре һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале балкый.