+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 сентябрь 2016, 02:00

Алабуга май туплый

Сентябрь – алабуганы кармаклау өчен иң уңайлы чор. Шул ук вакытта, кайбер киңәшләрне дә күздә тоту мөһим.

Көннәр салкынаю белән, алабуга өерләргә берләшеп, кышкылыкка май туплый башлый. Димәк, бер балыкны кармаклагач, шул урында икенчесе, өченчесе дә озак көттермәячәк. Сентябрьдә төче су ерткычы сулыкның теләсә кайсы урынында яхшы каба. Аяз, җылы көн аеруча уңышлы булыр.

Җиһаз урынына спиннинг файдалану нәтиҗә бирер. Шулай ук, калкавычлы кармак та ярый. Җим урынына суалчан, вак балык һәм ит чебене кулланыгыз.

Нинди зурлыкта булуына карамастан, алабугадан телеңне йотарлык ризык килеп чыга. Ышанмасагыз, сынап карагыз.
Читайте нас: