+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 сентябрь 2016, 02:00

Куаклары куе, ә җимеше аз...

Крыжовник – яктылык яратучы үсемлек. Ләкин кайчагында ул шулкадәр җәелә ки, нәтиҗәдә, үз-үзенә комачаулык тудыра башлый. Куе ботаклар арасыннан кояш нурлары үтмәгәч, бу, үз чиратында, уңыш бирүдә чагылыш таба.

Башта барлык иске ботакларны кисеп алырга кирәк. Иң беренче чиратта җиргә яткан, буталып беткән, сынган, авырган ботаклардан арыналар. Калган ботак­ларның очларын кисәргә кирәк. Бу эшләр, әлбәттә, яфрак ярганчы башкарыла. Уңыш җыеп алганнан соң, икенчегә кисеп тазарту мөһим. Монда, шулай ук, картайган, җимеш аз биргән яисә бөтенләй бирмәгән ботаклардан арыну зарур.

Көзен куак төбеннән ныклы 4-5 ботакны сайлап калдыралар да ышыклап тормасын өчен башкаларын кисәләр. Шуңа да игътибарны юнәлтү мөһим: уңыш җыю чоры тәмамлангач, яшь үсентеләрнең очларына прищипка ясарга кирәк. Бу гади эш уңыш күрсәткечен арттыруга йогынты ясый, җимешләр эре була.

Крыжовникны җәй дәва­мында 5 тапкыр яхшы итеп тукландырырга кирәк. Ә корылыкка ул түзем. Май һәм июнь ахырында яңгыр яуган булса, ул җәй буе сусыз да утыра ала.

Крыжовник күршеләр булуны бик ярата. Янәшәсенә тагын бер-ике төрле сорт утыртканда, уңышы ике тапкыр арта икән.
Читайте нас: