+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 сентябрь 2016, 02:00

Вакыт җиткереп булмаса...

Кайчак бер нәрсәгә дә вакыт җиткереп булмый!.. Сездә дә кайвакыт шундый проблема буламы? Сәбәпләрен ачыклап карыйк.

1. Шәхси почта, социаль челтәрләр, форумнар...
Кайбер кешеләр 5-10 минут саен почталарын тикшереп торырга ярата. Берәрсе хат салмадымы икән, дип кызыксына. Мондый кешеләрнең бернигә дә өлгермәвенә аптырыйсы да юк.

2. Эш урынында тәртип юк.
Әгәр дә эш урыныгыз – чүп-чар, ә компьютердагы папкалар теләсә нәрсә белән тулган икән, һәрбер документны эзләү дә сезнең шактый вакытыгызны алачак. Ә мондый эзләнүләрне көненә берничә тапкыр башкарырга туры килсә, вакыт җитмәүнең сәбәбе шундук ачыла.

3. Уңайсыз эш урыны.
Эш урыныгыз бик бәләкәй, түбән, яисә биек, караңгы яки башкача уңайсыз булса да бу эшнең нәтиҗәлелеген, эш тизлеген киметә. Җитмәсә, тора-бара мондый шартларда сәламәтлегегез дә бозылырга мөмкин әле.

4. Берничә эшне берьюлы башкару.
Вакытны сарыф итмим, дип, берничә эшкә берьюлы тотынсагыз, эшнең сыйфаты бозыла һәм чиратлап эшләүгә караганда күбрәк вакыт таләп ителә.

5. Дуслар, танышлар, хезмәттәшләр.
Әлбәттә, дусларга да игътибар бүләргә кирәк. Әмма эш вакытында түгел! Телефоннан сөйләшеп көн үткәрсәгез, эшләрегез чират көтеп торачак.

6. Яман гадәт­ләр.
Тәмәке тарту гына яман гадәткә керми. Эш вакытын урлаучы гадәтләр исәбендә баналь чәй эчүләр, компьютер уеннары уйнаулар бар.

7. Ялкаулык.
Мөһим эшләрне башкарырга ирен­сәгез, алар, әлбәт­тә, эшләнми. Үзе­гезне кулга алыгыз да, җиң сызганып — алга!
Читайте нас: