+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 сентябрь 2016, 02:00

Топинамбурны җыяр вакыт

Күпчелек бакчачылар топинамбурны бик яратып үстерә. Төньяк Америкадан таралган бу үсемлекне җир грушасы дип тә атыйлар. Топинамбурның сары чәчкәләре кар төшкәнче тирә-якка матурлык биреп утырса, бүлбеләреннән төрле тәмле ризыклар әзерләргә була. Иң мөһиме, ул бик файдалы үсемлек. Аның бүлбеләре инсулинга, макро- һәм микроэлементларга, пектин матдәләргә бай, ул зарарлы матдәләрне һәм нитратларны бөтенләй тупламый. Топинамбурның шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары, подагра, атеросклероз һәм симерү чирләреннән файдасы тия. Шулай ук сидек һәм үт куыгында таш, инфаркт булганда, рак авыруын кисәтү максатында кулланалар.

Топинамбур салкыннарга кадәр үсүен дәвам итсә дә, аның бүлбеләрен сентябрь ахырында — октябрь башында алырга мөмкин. Башта сабакларын җирдән 15-16 сантиметр калдырып кисәләр, аннары бүлбеләрен казып алалар. Әгәр уңыш күп булса, күп өлешен казып алмыйча, җирдә язга кадәр калдырырга да була. Язын, кар эрү белән, бүлбеләрне казып алып, салат яки башка ризыклар әзерләргә мөмкин.

Топинамбурны саклау бәрәңгегә караганда мәшә­катьлерәк. Алар бик тиз кибеп бетә. Шуңа да бүлбеләрне дымлы комга күмеп, базда яки подвалда 0-1 градус температурада сакларга киңәш ителә. Моның өчен башта эре бүлбеләрне яхшылап юалар, киптерәләр һәм бер-берсенә тиеп тормаслык итеп, ком белән аралаштырып, тартмага тутыралар.
Читайте нас: