+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 сентябрь 2016, 02:00

Яшелчәне ничек сакларга?

Көзге уңышны җыю төгәлләнеп килә. Сакларга куелган яшелчә һәм орлык торышын ай саен кимендә ике тапкыр тикшерергә кирәк. Башта җылы яки салкын һава агымы кереп торган урыннарга игътибар итегез. Кар базында анда сакланган яшелчә һәм бәрәңгегә зыян салучы микроорганизмнар яши. Алар әкренләп баздагы ризыкларга һөҗүм итә.

Югалтуларга юл куймас өчен бәрәңге һәм тамыразыкны бакыр купоросы өстәлгән известь белән буталган комда сакларга киңәш ителә. Төрле чир тудыручы гөмбәчекләр баздагы продукциянең бозылуына сәбәпче була. Әгәр саклагычта кальций һәм магний ионнары, яъни, алар белән туендырылган һава тәэмин ителә икән, авыру таралуга чик куелачак. Бакыр ионнары исә баз корткычларына тагын да көчлерәк тәэсир итә. Әлеге чараны кулланганда, базда чир таратучы микроорганизмнар янәшәдәге яшелчәгә тиз генә күчә алмаячак. Шуңа күрә, һәр ике атна саен саклагычларны тикшереп, чери яки йомшара башлаган яшелчәләрне җыеп алырга кирәк.

Известь һәм купорос күп таләп ителми. Бер чиләк дымлы комга бер аш кашыгы известь һәм бер грамм купорос җитә. Химикатлар комга яхшы сеңсен һәм тигез таралсын өчен аларны мөмкин кадәр күбрәк вакларга кирәк. Порошок хәлендәге ком сибелгән әлеге матдәләрне саклагычта яхшы итеп таратырга һәм җир өстен бераз йомшартырга онытмагыз.
Читайте нас: