+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 октябрь 2016, 02:00

Күңелсезләнмәгез!

Көз. Моңсу. Күңелсез... Моңсулыкта көзне генә гаепләргә ашыкмагыз әле. Барысы да үзегездән тора.

Үзегезне кулга алып, күңелегезне үстерергә тырышыгыз, уйларыгызда һәм кием шкафында тәртип урнаштырыгыз. Мөмкинлек булса, көзге моңсулыктан иң яхшы чара – шопинг. Һичъ югы берәр чагу төстәге шарф алып җибәрегез.

Көз – озак вакыт саф һавада йөрер өчен бер дигән вакыт. Иренмичә, тышка, паркка чыгыгыз. Көзге яфраклардан гөлләмә җыегыз. Яфраклар “келәме”нә чумып алсагыз да була.

Көзге урманда булганыгыз бармы? Юк икән, бу хатаны тизрәк төзәтегез. Көзге урман әкияткә тиң. Гөмбә җыйсагыз, тагын да файдалырак булыр.

Көннәр кыскарып, төннәр озаюга кайгырасызмы? Юкка. Сезнең хәзер йолдызлар сибелгән искиткеч матур төнге күк йөзенә соклану мөмкинлеге бар. Сокланмый калмагыз!

Ешрак дуслар, туганнар белән кич утырулар оештырыгыз. Өйгә тәмле алма бәлеше исе таралсын. Салкын кичне өстәл уеннары бизәсен.

Үткән җәйге көннәрнең матур мизгелләрен искә алыгыз һәм киләчәккә якты планнар корыгыз. Кышкы бәйрәмнәргә әзерләнә башласагыз да була.

Бик тә моңсулыкка чумасың килә икән инде, дөрес күңелсезләнә бел! Ул якты, матур моңсулык булсын. Плеерга романтик музыка кабыз һәм саф һавада йөрергә чык. Я булмаса, өйдә җылы пледка уран да яраткан сериалыңны карарга утыр.
Читайте нас: