+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 октябрь 2016, 02:00

Көзге эшләр хакында онытмагыз!

Ботаклардан җимешләр җыеп алынды. Инде бакчада тәртип булдырырга кирәк. Агач кәүсәләрен — гөмбәчекләрдән, мүк һәм корыган кайрылардан, ә ботак очларын кипкән җимешләрдән чистартыгыз. Корыган һәм авыру ботакларны кисеп алыгыз. Яраларын, кайрысы купкан агачларны тимер буявы белән буягыз. Агач һәм куаклардагы кортларны тотар өчен ясалган “билбау”ларны куптарып алыгыз. Бу вакытта инде аларга кышлар өчен күбәләк кортлары кереп урнашкан була. Тирә-юньдәге чүп-чарны җыеп яндырыгыз. Коелган яфраклардан черемә ясагыз.

Кар яуганчы җирне эшкәртеп калу мәслихәт. Агач һәм куаклар үсә торган җирне ашларга кирәк булыр. Һәр агач төбенә 4-5 килограмм компост, ә калган җиргә 2-3 килограмм тирәсе черемә кертү яхшы. Өстәвенә 1 квадрат метрга 2 стакан исәбеннән көл сибегез. Кәүсә әйләнәсендәге җирне 10-15 сантиметр тирәнлегендә казып чыгу төрле корткыч һәм паразитлардан котылырга ярдәм итәр. Казыганнан соң туфракны тигезләмәгез. Тигезсез җир яз көне суны үзенә яхшырак сеңдерәчәк.

Төрле авырулар һәм корткычлардан саклану өчен беренче кыраулардан соң шәрә куакларны һәм агачларны бордос сыекчасы белән эшкәртергә кирәк. Эремәне кояшлы һәм температура +9 градустан югарырак бул­ган көнне сиптерергә киңәш ителә. Язга кадәр агач ботаклары сау-сәламәт килеш сакланачак.

Кәүсәләрнең кибүеннән саклану өчен аларны акшарларга кирәк. Эремә өчен 10 литр суга 2-3 килограмм акбур, 300 грамм бакыр купоросы һәм 1 килограмм үзле балчык алына. Коры көнне әлеге катнашманы тигез катлам итеп агачның тамырларыннан алып беренче ботакларга кадәр сыларга кирәк.

Тамырлары өшемәсен өчен тотрыклы суыклар башланырга 2-3 атна кала җиләк-җимеш бакчасына күп итеп су сибегез. Кышын коры туфракта ныгып бетмәгән кечкенә тамырлар үләргә мөмкин. Ә карлыган һәм крыжовник куаклары астына җылыткыч торф яки 10 сантиметр калынлыгында черемә җәегез.
Читайте нас: