+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 октябрь 2016, 02:00

Карп ләмдә казына

Карп октябрьдә су төбенә, ләмгә төшә. Бу балыкның көзге салкыннардан куркуы белән бәйле түгел. Карпның ризыгы ләмгә күмелә. Балык, әлбәттә, алар артыннан калмый. Уңышка ирешү өчен елга гигантының тагын берничә серен белү мөһим.

Карп кармакларга барганчы, сулыкта аның өчен вакытлыча “ашханә” оештыру мөһим. Кармаклыйсы урынга көн саен кукуруз, бәрәңге, манный кушылган җим сибегез. Балык шунда килеп тукланырга өйрәнсен. Бер атна юмартлык күрсәтегез.

Балыкка баргач, кесә телефоныгызны сүндереп куегыз. Ярда мөмкин кадәр тыныч булырга, әрле-бирле йөрмәскә тырышыгыз. Карп – үтә сизгер, шикчел балык. Кармак җебе нык, шул ук вакытта, суда күренерлек калын булмасын. Җим урынына кукуруз, пешкән борчак, бодай файдаланыгыз.

Карп, нинди зурлыкта булуына карамастан, зур каршылык күрсәтә. Шуңа күрә, калкавыч су астына киткәч, шатланырга ашыкмагыз. Сезне мавыктыргыч көрәш көтә. Балык кармак җебен уратып, аркасындагы сөяксыман тешле “канат”ы белән өзәргә омтылачак. Җепне тартылган килеш тоту хәерлерәк. Кул астында сөкә булса, уңышка ирешү мөмкинлеге күпкә артачак. Карп, гадәттә, ярга чыгып җиткәндә генә ычкына.
Октябрь карпы кичен һәм төнозыны яхшы каба.
Читайте нас: