+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 октябрь 2016, 02:00

Тәнегезне тәрбияләгез!

Җәен тәнегезне кояш нурларыннан, ультрафиолеттан саклап йөрдегезме? Кремнар сөрттегезме? Бик яхшы. Көз көне дә тән тиресе сездән ярдәм һәм тәрбия сорый.

Битлекләр

Җиләк-җимеш, яшелчәләр — сезнең иң якын дусларыгыз булырга тиеш. Бакчадагы соң өлгерә торган байлыкларны, хәтта кәбестәне дә битлек рәвешендә файдаланырга була.

Атнасына бер тапкыр битегезгә пар ваннасы ясагыз, ул пычранудан гына азат итми, ә кан йөрешен, тиренең тыгызлыгын яхшыртачак. Суга эфир майлары (роза, ромашка, бөтнек) кушу файдалы.

Майлар һәм скраблар

Шундый эксперимент ясап карагыз — берничә атна дәвамында битегездәге косметиканы майлар ярдәмендә чистартыгыз. Зәйтүн, кукуруз, шәфталу, бадәм агачы, виноград төше майлары әйбәт булыр. Керфекләрегезнең ныгуы, тәне­гезнең дымлануы сезне сөендерәчәк.

Скраблар файдаланыгыз. Сатып алырга да, үзең ясарга да була. Моның өчен савытка бер аш кашыгы бал, шулкадәр үк тоз, чак кына сөт алырга кирәк. Скраб әзер! Скраб ясау өчен кофе куесына каймак та бутарга мөмкин.

Иртән кара икмәккә әчегән сөт кушылган катнашма белән “юынсагыз”, тән күзәнәкләре тараячак, чис­тарачак, битнең ялтыравы бетәчәк.

Көз көне генә түгел, ел дәвамында күбрәк су эчегез. Ул тәнне дымландыра, организмнан токсиннарны чыгара.
А, С, Е витаминнарына бай ризык: кишер, йомырка, бавыр ите, чикләвекләр, балык, помидор, цитруслар ашагыз.

Матурлык чоры

Көз яңгыр да пычрак дигән сүз түгел әле. Ул — матур төсле яфраклар, урамнарның саф һавалы, хуш исле чоры. Көзнең матурлыгын күрер өчен яхшы кәеф кирәк. Кәеф комплимент әйтүдән күтәрелә. Комплиментлар матурлыкка әйтелә. Ә матурлык ул — үз-үзеңне ярату һәм тәнеңне дөрес тәрбияләү.
Читайте нас: