Үсемлекләрдән арындыргач, белгечләр теплицадагы җирнең өстен 7 сантиметр чамасы казып, чыгарып түгәргә киңәш итә. Бу шунда тупланган төрле корткычларны юк итү өчен эшләнә. Соңыннан җирне яхшылап казып чыгарга да була.
Теплицаның эчке ягын кер сабыны салынган җылымса су белән юганнан соң, янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп алырга кирәк. Әгәр инде анда үскән яшелчәләр чирләп утырган булса, бу очракта суга шул авыруга каршы чыгарылган средство кушып эшкәртү уңышлы булачак. Күпчелек бакчачылар теплицаның тышкы ягын юып тормый. Ләкин үсемлекләр яктылык ярата, шуңа да язын-көзен бу корылманы яхшылап юарга һәм чиста тотарга киңәш ителә.
Карбонатны бозмас өчен юганда йомшак губка яки чүпрәк кулланырга кирәк, ә тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.
Теплицаның кипкәнен көтеп тә тормыйча, ишекләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (алар бакчачылар кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теплицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла. Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтергә дә була. Зыян салучы корткычлар үлеп бетсен дисәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотыгыз. Алай эшләгәндә, поликарбонатка боз туңмас, кышын кар да ятмас.