+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 октябрь 2016, 02:00

Гөмбә белән сак эш ит!

Кәҗә гөмбәсе, ал, агулы гөмбәләр — нәкъ менә шушылар кеше өчен куркыныч тудыра да инде. Танымасаң, гөмбә җыюга алынма, дип кисәтә белгечләр. Ничек агуланмаска?

1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы — бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен ташлап, эшкәртергә кирәк.

2. Аз-азлап кына ашарга.

3. Кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең гөмбәне каян җыйганын белеп булмый.

Гөмбә белән агулану аның төренә генә түгел, бу ризыкны күпме ашавыңа да, кешенең яшенә, аның сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. Шуңа да “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашау киңәш ителмәвен ассызыклый. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Белгечләр гөмбәнең деликатес булуын ассызыклый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашау киңәш ителми. Ә башка ризыкларны гөмбә белән алыштырырга ярамый.

Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу урында зарарлы матдәләр булса, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.

Шәһәр парк-скверларыннан, автомобиль юллары читеннән җыелган гөмбә ашап та агуланырга мөмкин. Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне чит кешеләрдән сатып алу киңәш ителми, чөнки бер агулы гөмбә бөтен банкадагы ризыкны зарарларга мөмкин.

Агулансаң, нәрсә эшләргә?

– Активлаштырылган күмер ашарга;
– ашказанын юдыртырга;
– эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга);
– күбрәк сыекча эчәргә;
– кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә!

Шунысы да бар: гөмбә белән агуланган вакытта “ялган тынычлык” чоры да булырга мөмкин. Ягъни бу вакытта кеше үз хәлен җиңеләйде дип саный. Әйтик, агулы гөмбә (бледная поганка) белән агуланганнан соң, хәлсезлектән кала, үзен башка берничек тә сиздермәгән агулану чоры 48 сәгать дәвам итәргә мөмкин. Аннан соң кеше гөмбә ашаганын онытып җибәрә, агулануны башка ризыктан күрә...
Читайте нас: