+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 октябрь 2016, 02:00

Искелек күренеше түгел!

Кызганычка каршы, бүгенге алга киткән, югары технологияләр заманында да борын-борыннан килгән бет проблемасы бар. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләрдә 14 яше тулмаган балалар арасында әледән-әле бетләү очрагын терки. Сыйныфта бер генә бала бетләсә дә, ул башкаларга бик тиз йога. Күп ата-аналар балаларының бетләү мөмкинлеген күз алдына да китерә алмый, әмма бу хәлгә тарыгансыз икән, паникага бирелергә ярамый.

Бетләү гигиена кагыйдәләрен сакламаудан гына түгел, ә бетле кеше белән контакттан, әйтик, уйнаганда чит кешенең чәченә кагылудан, пычрак суда юынудан килә.

Чирне ничек танырга? Чәчегездә бик тиз хәрәкәтләнүче нокталар күрәсезме? Бу — бетләр. Бет тәнне боза, кычыттыра. Ул чәчкә “ябыштырып” йомырка сала. Бөҗәкләр бигрәк тә башның артын, чигәләрне “ярата”, муенга, колак артларына, киемгә чыккалый. Ике ай гомерендә ул 100гә якын йомырка салып өлгерә.

Бетне табып, котыгыз алынмасын. Аннан бер атна эчендә котылып була. Даруханәдә махсус дарулар сатыла, алар белән башны бер-ике тапкыр эшкәртү җитә. Бигрәк тә спрейлар уңайлы. Алар белән баш кагылган өйдәге барлык нәрсәләрне, хәтта автомобильне дә эшкәртергә кирәк. Урын-җир әйберләрен 90 градуска кадәр җылытылган суда юарга; мендәрләрне, матрасларны полиэтилен пакетка салып, ике атнага тышка, балконга чыгарырга; баш киемнәрен кайнатырга; иске таракларны ташларга; үсмер яшендәге балаларга психологик киртәләрне җимерергә ярдәм итәргә кирәк.
Читайте нас: