+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 октябрь 2016, 02:00

Кәнфитне дә тәмләндерә ул!

Бакчачылар бар­барисны күп­челек очракта матурлыгы өчен үстерәләр. Майда сап-сары чәчкәләре, октябрьгә кадәр кызыл җимешләре бизәп утырган куакны, чынлап та, бакчаның иң чагу бизәге дип атарга да була. Аның әчкелтем җимешләре кайнатма, кесәл, сироп, кәнфит эчлекләре һәм аш тәмләткечләр әзерләүдә кулланыла. Барбарис җимешләре лимон һәм алма кислоталарына, С һәм Е витаминнарына бай.

Медицинада тамырларын һәм яфракларын файдаланалар. Гади барбарис тамырларында 11 алкалоид, шул санда ук берберин бар. Берберин аның яфракларында да була. Аннан тыш оксиакантин, бербамин, леонтед һәм башка алкалоидлар, С һәм Е витаминнары, каротин, алма һәм лимон кислоталары бар.

Барбарисның шифалы сыйфатлары андагы берберин микъдарына бәйләнгән. Берберинны үсемлекнең җир асты өлешеннән алалар. Берберин бисульфаты таблеткаларын медицинада үт кудыргыч чара буларак кулланалар. Яфраклар төнәтмәсен гинекологиядә кан китүне туктату өчен файдаланалар. Үт кудыргыч һәм ялкынсынуга каршы тәэсир итү сыйфатлары барбарисның җимешләрендә дә бар.

Кайнатмасын бер чәй калагы туралган тамырдан һәм ике стакан судан хәзерлиләр. Биш минут кайнаталар, суыталар, сөзәләр һәм көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәләр. Төнәтмә хәзерләү өчен бер чәй калагы чималга ике стакан кайнаган су салалар. Аны да шулай ук эчәләр.

Тамырларын яз көне үсемлекләр төймәләнү вакытында яки көз көне җимешләре өлгергәннән соң хәзерлиләр. Куакларны саклау өчен бер үк урыннан тамырларны ун ел узгач кына кабат алырга ярый. Тамырларны алгач, балчыгыннан чистарталар, тик суда юарга ярамый, чөнки берберин анда тиз эри. Аларның дару матдәләренә аеруча бай булган кабыкларын сакларга кирәк. Барбарис тамырларын 6 сантиметр чамасы зурлыктагы кисәкләргә турыйлар, түбә астында яки 45-50 градус температурада киптергеч­ләрдә киптерәләр.

Яфракларын төймәләнү һәм чәчкә ату чорында хәзерлиләр. Аларны кәгазьгә юка гына таратып, түбә астында яки ачык һавада күләгәдә киптерәләр.
Читайте нас: