+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 октябрь 2016, 02:00

Төсенә карап, өстенлек бирегез!

Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар.

- Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә.

- Кызыл (иң актив төс) – чөгендер, гранат, чия, карбыз – көч өсти, энергия һәм оптимизм бирә. Буыннарны хәрә­кәтчән итә, мускулларны тыгызлата.

- Кызгылт-сары (ут төсе, иң кайнар төс) – әфлисун, өрек, кишер – кәефне күтәрә, матдәләр алмашынуын, кан йөрешен яхшырта, тирегә һәм азык эшкәртүгә яхшы йогынты ясый.

- Сары (иң җиңел төс) – кавын, ананас – сәламәтлек төсе, депрес­сияләрдә һәм неврозларда ярдәм итә.

- Яшел (кызылның капма-каршысы, димәк, тынычландыручы төс) – алма, аш тәмләткечләр, борчак – тискәре эмоцияләрне юк итә, йоклап китәргә ярдәм итә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

- Зәңгәр (кызгылт-сарыга капма-каршы, иң салкын төс) – суүсемнәр, кара җиләк, бөрлегән – йөрәк тибешен тыныч­ландыра, кан басымын төшерә, эчәк эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә.

- Шәмәхә (сарыга капма-каршы, иң авыр төс) – виноград, слива – күз күрүен яхшырта, шомланулардан тыныч­ландыра.

Тормышыгыз төсләргә бай, ашаган ризыкларыгыз файдага булсын!
Читайте нас: