+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 октябрь 2016, 02:00

Ир икән – ир булсын!

Хатыны җилкәсендә көн күрүче ирләрне “альфонслар” дип йөртәләр. Кечкенә вакытта әти-әнисе бернәрсәдән дә чикләмәгән ир балалар үсә төшкәч тә тормышта иң җайлы вариантларны эзли. Гаиләдә әни кеше баш булса, малайлар чын ир-егет булып үсми. Алар гел хатын-кыз ышыгында яши торган була. Бай хатын-кызларның малайлары да эшләмичә яшәргә тиз күнегә. Чибәр, тел бистәсе егетләр дә хатын-кызга аркаланучан. Гаиләдә бөтен эшне булдыра торган тырыш хатын-кыз булса, ир-ат үзеннән-үзе көчсезгә әйләнә. Тора-бара аңа болай яшәү ошый башлый. Кайбер ир-атлар бер эшкә барып карый, икенчесенә урнаша. Бер урында озак эшли алмый. Гаепне дә башкалардан эзли. Гел зарланып, үзен жәлләтә.Мондый ирләргә бүгенге көн белән генә яшәү җайлы. Бу гомер буе шулай барачак. Бәлки, аларның хатыннарына да, ир-ат булудан туктап, бермәлгә генә нәфис зат булып караргадыр. Тормыш йөген үз аркагызда гына сөйрәмәгез. Гаилә кору белән үк эшләрне бүлеп куйсагыз, җиңелрәк булыр. Үсеп килүче улыгыз, әтисеннән күреп, нәкъ шундый ук булуы ихтимал бит әле.

Альфонс ирләрне берничә төргә бүләләр:

Эш сөймәүчеләр

Мондыйлар эшләргә яратмый. Тормышның ул эшлә­мәсә дә барганын белгәч, бөтенләй ялкауга әйләнә, чөнки ул хатынына бик ышана. Кайбер булдыклы хатыннар үзләре ирләрен җебегәнгә әйләндерә.

Мескенләнүчеләр

Андыйлар гел зарланып тора. Эш юк, акча бирмиләр, диләр. Ә үзләре ял итәргә ярата. Дуслар белән бергә җыелсалар, аларның акча янчыклары өендә кала. Андыйлар хатын-кызның күңелен яулар өчен башта бүләкләр бирә, ә аннары җилкәсенә менеп утыра.

Остарган альфонс

Андый ирләр үз эшен бик оста башкара. Иң кәттә машинада йөри. Үз-үзен гел формада тота. Байларча кылана. Затлы шәрабларны белә, хатын-кызга кирәкле кыйммәтле косметикаларның маркасы белән кызыксына. Кыскасы, гүзәл затларга үзен шулкадәр белемле, затлы кеше итеп күрсәтә. Баксаң, аның бернәрсәсе дә булмый. Ул тәмле теле белән хәлле хатын-кызларның күңеленә кереп оялый.

Интернет-альфонс

Социаль челтәрдә хатын-кызны үз кармагына төшереп утыручы ирләр төре бу. Сез аларны бер дә күрмәскә мөмкин. Әмма алар күңеле­гезне СМСлар белән яулап ала. Матур сүзләр белән алар сезнең кредит картасы номерларын да сорап алырга мөмкин. Шул рәвешле ул үзенә кирәк бөтен мәгъ­лүматны җыячак. Үзен корбан итеп күрсәтергә дә мөмкин. Янәсе, дустыннан акча алып торган. Хәзер кайтармаса, аны зур бәла көтә, дияргә мөмкин.

Альфонс ирләрне ничек танырга соң?

Андыйлар хатын-кыз белән танышкач, бик тәф­силләп аның кайда эшләвен, уңышлары турында да сораша. Еш кына тормышыннан зарланырга мөмкин. Гаиләсе юклыгына да хатынын гаеп­ләп куячак. Ә хатын-кыз зарын сөйләсә, аны ишетми дә, ярдәм итәргә дә ашыкмый. Кыскасы, андыйлар яныннан тизрәк ычкынырга кирәк. Альфонслар, бай хатын-кызның җаена гына торып, ул нәрсә теләсә, шуны эшләп, аның күңелен яулый. Тик беркатлы булырга ярамый. Җебегән ирләргә кызыкмагыз, ир икән – ир була белсен инде ул.
Читайте нас: